Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » Риваятьләр
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Моннан берничә йөз ел элек Асхабад шәһәрендә Алтай патша яшәгән. Алтайның Кылаф исемле улы булган. Яшь шаһзадәгә унҗиде яшь тулганда, ул инде шул заманда иң күп таралган алты телдә сөйләшкән. Шуның өстенә ул бик акыллы һәм искиткеч көчле икән. Кылаф шул заманның бөтен фәннәрен дә белгән.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Касим шәһәрендә Ибрай исемле яшь фабрикант булган. Аның бик матур сеңелесе бар икән. Ул аптекарьны яраткан. Әмма абыйсы, аптекарьның малы юк дип, аны аптекарьга бирмәгән, бер байга бирергә булган.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Борын заманда Ык суы буенда бер авыл булган. Анда бик матур һәм акыллы Наҗар исемле кыз яшәгән. Бу кызга авылның бөтен халкы сөеп караган, ул яшьләргә үрнәк булып торган. Наҗар үз авылларындагы бер җырчы егетне яраткан.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Бикә җыенының килеп чыгуы шулай.
Борын-борын заманда бу тирәдә бер карт белән карчык яшәгән.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Калинин районында Мәчти дигән авыл бар. Бу авылда алпавытлар күп булган. Берсе — атаклы алпавыт Мәрди булган икән. Ул Бүләк авылында җыен үткәрергә булып: «Җыенга җыелыгыз, мин акча таратам»,— дип хәбәр иткән.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Күгәй авылы урнашкач, халыкның күңел ачу бәйрәме булмаган, ә бәйрәм итүне чираттан уздырганнар: бүген берәүдә, иртәгә икенче хуҗалыкта, өченче көн тагын яңа хуҗалыкта ашап-эчеп күңел ачканнар. Бу эшне тәртиптә тоту өчен, агач таякка киртләр киртләп барганнар. Таяк авылга бер генә икән.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Рәҗәп авылында ике туган басуга карабодай чәчәргә чыгып китәләр. Чәчү тиз генә бетми: төнгә үк калалар болар. Шул төнне күрше рус авылында караклар чиркәүне талыйлар һәм эзләрен яшерү өчен алтын тәңкәләрне юл буйлап чәчеп баралар.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Зөя елгасы ике авылны аерып тора икән. Бу ике авылның егете белән кызы бик сөешкәннәр, ди. Боларга күрешеп сөйләшергә бер дә әти-әниләре ирек бирми икән. Беркөн кыз, җаен табып, сөйгәнен елга буена чакыра.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Оренбург баеның кызы укымышлы, ләкин ярлы бер егетне сөя. Бай ата кызын бу егеткә бирми инде. Аңардан котылу өчен, егеткә яла ягып, полициягә тапшыра. Егет төрмәдән кача да бай кызының кәнизәге аша кызга хәбәр бирә.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Бу көй бер кияүнең үзенең балдызына гашыйк булуыннан чыга. Кияү, хилафе шәргы рәвештә, балдызын да никяхлап алып, ике кардәшне бергә җыймакчы була.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
«Сак-сок бәете» вә көенең нидән чыкканлыгы Сак-Сокның үз бәетләреннән дә күренә.
Бәетләрдән аңлашылдыгына караганда, бер ана үзенең ике баласын: «Сез Сак-Сок булсагыз иде»,— дип каргый. Шул ук минутта балалар, Сак-сок дигән ике кош сурәтенә кереп, кара урманга очып китәләр.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Тәфтилевләр фамилиясеннән Гайшәбикә намында бер кыз, Уфа офицерларыннан бер яшь рус егетенә мәхәббәт багламыш, мәзкүр егет Гайшәбикә ханымга никахлану өчен, арада дин дигән бер нәрсәнең бар идекен сөйләмеш, Гайшәбикә ханым да:
— Синең мәхәббәтеңә минем динем дә мокабәлә кыйла алмый — дигән кебек итеп, иртидадка ризалык күрсәтмеш, чиркәүгә барып бии тантаналы рәвештә христианиятне кабул кыйлмыш.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Борынгы Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең урысча укый торган бик матур бер кызы бер француз җегетенә гашыйк булган була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта, өенә дә китерә.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Зөләйха намында мирза кызларыннан бер туташ Казан шәһәрендә яшь кенә офицердан сабак укымыш. Шул әснадә мәзкүр яшь офицерга мәхәббәт багламыш.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Алпай авылында чибәрләрдән чибәр сылу кыз үскән. Аның исеме Мәрьям булган. Аның матурлыгына сокланмаган кеше калмаган. Бөтен башкорт илендә аңа тиң кеше булмаган, диләр. Күрше егете Булат белән Мәрьям кече яшьтән үк дус булган.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Аның атасын Аю Ибрае дип йөртәләр иде. Бервакытны Рөстәм, анасы белән тары утаганда:
— Ни өчен безне, әни, аю халкы дип йөртәләр? — дип сорады.
— Бабаң, балам, аючы булган. Шуның өчен аю халкы дип йөртәләр, әле аючыларны төш тик кенә хәтерлим. Хәзер инде аючылар йөрми. Ә борын...
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Себердәге Чаптар авылының Балык кушаматлы бае Тармакүл авылы баеның Батыш дигән кызын сораткан. Кыз ул байга барырга теләмәгән, үзләрендә хезмәт иткән шагыйрь йөрәкле Әйдүкә исемле ярлы егеткә гашыйк булган.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Әхмәтсафа үсеп буйга җиткәндә бик уңган егет була. Ул скрипкада уйнау, җырлау буенча авылда беренчеләрдән санала. Әхмәтсафа авылда Гөлзифа исемле кызны бик яратып йөри. Гөлзифа авылда иң матур, иң чибәр, бер кашык су белән йотарлык бер кыз була.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
Борынгы заманнарда безнең халкыбызның көе хәзерге вакыттагы кебек булмаган, ә бәлки азәрбайҗан, төрек халык көйләренә охшаш яңгыраган.
|
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.
XIX гасырның соңгы чирегендә берничә тапкыр ачлык еллар булып үткән. Хөкүмәт салымнарын үтәү бик авыр булган. Ул вакытта аны казна салу дип йөрткәннәр. Налогларын түләмәүчеләргә бик каты җәзалар күрсәткәннәр. Мал-туарларын, кием-салымнарын һәм башка әйберләрен тартып алганнар.
|
|
|
|
Календарь |
« Март 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|