Четверг, 25.04.2024, 11:42:59   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Риваятьләр
« 1 2 ... 10 11 12 13 »
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Иске Казан ханлыгы вакытында вә һәм бу яңа Казанның гыймарәтеннән соң барысы ике йөз илле еллап мөселман ханнары кулында Казан шәһәре бик төзек торды. Голәмалары вә мөдәррисләре вә һәм көтепханәләре күп иде вә талибләре күп иде. Ханнарының дошманнары юк иде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3649 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Наласа картының риваяте буенча, Иске Казанда ханнар берничә заман торганнан соң, бер заман бер карчык Казанка елгасыннан су алып менгәндә сукранып менә икән: «Һай, гакылсыз патшалар, мондаен җиргә кеше кала салырмы? Бакчы, моннан су алып бу кадәр биек тауга менүе ни газаптыр»,— дип.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1150 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Элгәре чакларда Казан кешеләреннән берәүнең Елан тавы урманында умарталыгы бар икән. Җәйнең матур көннәрендә бу кеше үзенең бала-чагалары белән шул умарталыгына барып хозур кыла булган. Умарталыгына баруны бу кеше үзе дә, бала-чагалары да бик яраталар икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1543 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Казанны күчерү яки аңа нигез салыну бер вакыйгага барып тоташа.

Казанның бер бае үзенең гүзәл кызын умарталыгына алып йөргән. Умарталык исә хәзерге Казан һәм Елантаудагы монастырь урнашкан урында — урманда булган. Бу кыз кияүгә чыккан. Бер көнне ул, Казанкадан су алып менгәндә, Казанга нигез салучыны орышкан. Аның сүзләре шул заманның ханы Гали бигә барып ишетелгән, һәм ул аны үзенә чакырткан.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 782 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Элек Казан башка урында, Казанканың бик текә ярында булган. Иске Казанда бер умартачы яшәгән. Хәзерге Казан урнашкан Елан тавында аның умарталары булган. Умартачы умарталыгына еш кына үзенең матур кызын да алып барган. Кызга бу урын бик ошаган: «Шәһәр нигә биредә түгел икән»,— дип уйлаган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4113 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 4.0/3 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Казанканың текә ярында урнашкан иске Казанда ханның килене булган. Бер көнне ул Казанкага суга барган. Тулы чиләкләре белән тауга күтәрелгәндә, егылган да суын түккән. Ул шунда ачуланып әйткән: «Тапканнар шәһәр төзергә урынын». Бу турыда ханга җиткергәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2068 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Кайсыдыр бер Кырым ханының яшь килене, беренче кат Казанкага суга барганда, чиләкләре белән тауда егылган. Кайнатасына ачуы чыгып, әйткән: «Тапкан инде кайда шәһәр төзергә!»— дигән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1897 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Иске Казан бик текә тауда урнашкан булган, шуңа күрә Казанка елгасына төшү бик авыр икән. Ниндидер патша заманында бер кыз, Казанкадан су алып менгәндә, арып, тауның уртасында туктаган да шәһәргә начар урын сайлаган өчен патша галиҗанәбләренә ачу белдергән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5575 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 4.0/6 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Казан бикләреннән берәүнең бер хезмәтчесе булган. Ул су алыр өчен бакыр казан* белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3991 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 4.2/4 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Аксак Тимер Болгар шәһәрен харап итеп, аның халкын аскан, кискән, үтергән чакта, Болгар иленең ханы Габдулла ханны да үтергән икән.

Габдулла хан Аксак Тимер тарафыннан үтерелгәч, аның ике сабый баласы — шаһзадәләр — һәм хатыны ханбикә калган. Болгар шәһәренең олылары, ханның нәселе киселмәсен өчен, ханбикә вә шаһзадәләрне ничек тә Аксак Тимер золымыннан саклап алып калырга тырышканнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4282 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/3 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Мәми-Чаллы * авылы янында Кала тавы бар. Ханнар шул тауда кала корганнар һәм шул тау башыннан ук ата торган булганнар. Бер хан ук атып әйткән: «Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп салам»,— дип.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1462 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бер заманны хан кала корырга булган. «Кайда кала корыйк?»— дип кешеләре белән киңәшкән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2112 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Элек-электән Болгар дәүләтенә төрле яулар һөҗүм итеп торганнар. Зур көрәшләр, сугышлар булган. Бу сугышларның күбесендә болгарлар җиңеп чыкканнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3336 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 3.0/2 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Борын заманнарында Идел буйларында Жигули казак дигән юлбасар була. Аның кешеләре Болгарны талап, тәмам бөлдереп бетерәләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1890 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Шәһри Болгарда халык бик мул яшәгән, алга киткән булган. Беркөн Хантимер исемле монгол ханы килеп, Болгарны туздырган, яндырган. Халык башта бик каты сугышкан. Шул сугышта Хантимернең сул тезенә ук кадалган, хан аксап калган. Шуннан аны Аксак Тимер дип атый башлаганнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2403 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Аксак Тимер хан Бүләрне алма келәгән. Шуның белән Бүләр өчен бик озак сугышып йөргән. Нихәтле сугышса да, ул аны ала алмаган. Шуннан соң ул, хәерче киеменә киенеп, Бүләргә бер карчыкка фатирга кергән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2460 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 4.3/3 | Комментарии (0)

Болгар чорына караган риваятьләр.

Бәрән каласының бер аучысы чираттагы сәфәре вакытында аягы имгәнгән кыр казына тап була. Кызганган ул аны. Аягын бәйләгән дә өенә алып кайтып киткән. Аучының хатыны исә мул табыш көтеп яткан, ди. Имгәнгән кыр казы белән кайтканын күргәч, бик нык ачуланган, ди, картын.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2512 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Болгар чорына караган риваятьләр.

Авылыбызда төрле кушаматлар йөри. Төрлесе төрле вакытта, төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр алар. Кешенең кем булуын шул кушаматларга карап та белеп була. Әйтик, «Төлке» кушаматлы кеше бар икән, димәк, ул хәйләкәр, уйлап эш итүчән. «Аю» кушаматлы адәмнең ни аңлатканын сиземләү кыен түгел. Димәк, пошынмый торган кеше бу. «Куян» кушаматлы адәм турында ни әйтергә мөмкин? Куркакларга шундый кушамат такканнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3608 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Болгар чорына караган риваятьләр.

Без, җәйгә чыгу белән, иптәшләребез белән бергә җыелып, Агыйдел буена балык тотарга — кармак салырга бара торган идек...

Без, анда барып, кармак салып арыганнан соң, балыкчы бабай янына барып, балык пешереп, чәй эчеп көнне үткәреп, кояш баер алдыннан гына кайта торган идек... Гадәтебез буенча бүген дә идел буена барып, бераз кармак салып утырганнан соң, кояш кызуына чыдый алмый, балыкчы карт янына... карт караманың астына җыелдык...
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5836 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Болгар чорына караган риваятьләр.

Яңа Үзи авылы янындагы кырда, урман эчендә Хуҗалар тавы дигән тау бар. Шул тауда борынгы заманнарда Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган. Мәрҗән шәһәрендә Тырышмал Хуҗа хөкем сөргән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2430 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.07.2011 | Рейтинг: 4.3/3 | Комментарии (0)

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz