Суббота, 20.04.2024, 15:53:10   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 7 » РУХАНИЛАР
РУХАНИЛАР
21:49:10
16956. Ак чалмалы мулладан ак яулыклы хатын артык.

16957. Абыстай бизәнгәнче туй узган.

16958. Ала канат карга да бер, ала чапан мулла да бер.

16959. Алама кеше бар җирдә бәрәкәт булмас, мулла бар җирдә рәхәт булмас.

16960. «Алла» дисәң, мулла кызын бирә, ди.

16961. Алтын — имамда , хатын — ишанда.

16962. Ат азгыны юрга булыр, ир азгыны мулла булыр.

16963. Ахмак сөйләүдән, сыер күшәүдән, мулла сораудан туймас.

16964. Ашлы өйне мулла мактый.

16965. Бай ботын кашыса, мулла кулын суза.

16966. Бай муллага сылтый, мулла аллага сылтый.

16967. Байга бармак янама — эшсез калырсың; муллага бармак янама — гүрсез калырсың.

16968. Байның күңеле малда, мулланыкы байда.

16969. Балык — тирәнне, мулла биргәнне ярата.

16970. Балыкка — мурда, халыкка — мулла.

16971. Бер авылда мәзин күп — иртә намазын көн чыккач укыганнар.

16972. Ботка эчендә калҗа күрсә, әлхәм укый муллалар.

16973. Бурны йөккә җибәрмә, мулланы йортка җибәрмә.

16974. Бәйрәм көнне мулла баер, ярлы ач калыр.

16975. Бәладән ишан да кача.

16976. Бүзче белгәнен тукый, мулла белгәнен укый.

16977. Дәрвиш — ашавыннан, бай — яшәвеннән билгеле.

16978. Зәгыйфь бәндә, шул өчәүнең кулына төшмә: муллага, казыйга, дәрвишкә.

16979. Ике дәрвиш бер паласка сыяр, ике патша җир йөзенә сыймас.

16980. Ике мулла бер кеше, бер мулла хатын кеше.

16981. Имам йорты — хатыннар зинданы.

16982. Имамның да имансызы була.

16983. Имәннән чикләвек, мулладан кешелек көтмә.

16984. Ишан очмас, мөрите очырыр.

16985. Ишан чалмасы астында ат урларга йөгән бар.

16986. Ишанга кул биргән, шайтанга юл биргән.

16987. Казны казый ашар, таякны ятим ашар.

16988. Казый булса бер кеше, эте булыр мең кеше.

16989. Казый хатыныңны алса, хөкем эзләп кемгә барырсың?

16990. Карак белән муллага бар да хәләл.

16991. Карак белән мулладан калмый.

16992. Карак — каргана, мулла — зарлана.

16993. Карак кем дә, мулла кем — һәммәсе дә бер төркем.

16994. Карак урлап алса, мулла алдап ала.

16995. Карак урлап алҗыта, мулла сорап алҗыта.

16996. Карак — әдәм көлкесе, мулла — авыл төлкесе.

16997. Каракны ютәл хур итә, мулланы — тамак.

16998. Карга булган җирдә тавыкка көн юк, мулла булган җирдә халыкка көн юк.

16999. Кем үлсә дә үлсен — мәзингә фидия булсын.

17000. Кесәң сай булса, муллага кермә.

17001. Кулак белән мулла икесе дә бер итектә.

17002. Кунак килгәнне күрсә, мулла намазга керешә.

17003. Куштан үзенә үзе табар, уңганга мулла кызын тагар.

17004. Куянның койрыгы юк, мулланың кунагы юк.

17005. Көн буран дип көенмә, аязы булыр соңында; мулла килде дип сөенмә, ниязы булыр соңында.

17006. Көннән якты нәрсә юк, көндез бар да төнлә юк; меллалыктан яхшы нәрсә юк, телдә бар да диндә юк.

17007. Күршеңдә мулла булса, җаныңа тынычлык бирмәс.

17008. Мал үлсә — козгынга җим, әдәм үлсә — муллага җим.

17009. Мужик бил сындырып, мулла бит сыпырып көн итә.

17010. Мужик ни кадәр ак булса , мулла шул кадәр ач булыр.

17011. Мужикка үлем килсә, муллага торым килә.

17012. Мулла аз бирсәң — «газабын элим»; күп бирсәң — «Гафур-рәхим».

17013. Мулла азса, мәхәлләгә ни сан.

17014. Мулла акчаны дус тотмый, кулына керсә, буш тотмый.

17015. Мулла алачагын онытмый.

17016. Мулла алуын белер, бирүен белмәс.

17017. Мулла, ашаса, юллап ашар.

17018. Мулла белән дус булсаң, сәдакаң кесәңдә мул булсын.

17019. Мулла белән ишанның корсаклары җидешәр тиредән тегелгән була, ди.

17020. Мулла белән түрә ил түрендә көн күрә.

17021. Мулла «бир» дигәнне ишетми, «мә» дигәнне генә ишетер, имеш.

17022. Мулла иң элек таягын күрсәтер, аннан аягын күрсәтер.

17023. Мулла мулланы сөймәс, халык берсен дә сөймәс.

17024. Мулла ни хәтле надан булса, чалмасы шул хәтле зур булыр.

17025. Мулла теректән дә ала, үлектән дә ала.

17026. Мулла хатыны, надан булса да, — остабикә.

17027. Мулла, хәлвә күрсә, коръәнне онытыр.

17028. Мулла тисә — казыйга барырсың, казый тисә — кемгә барырсың.

17029. Мулла эше өстендә, ризыгы кеше өстендә.

17030. Мулла үзе йолка, үзе курка.

17031. Мулла өеннән аш, үлек күзеннән яшь.

17032. Мулла үзе урлый, үзе юллый.

17033. Муллага «бир» дисәң, саңгырау булыр.

17034. Муллага көлтә дә, кибән дә аз.

17035. Муллага — мазар , сәүдәгәргә базар кирәк.

17036. Муллага мәчет юлын өйрәтергә кирәкми.

17037. Мулладан акыл сорасаң, актык атыңны сорар.

17038. Мулладан — дога, мужиктан — дуга.

17039. Мулладан: «Шаһитең кем?» — дип сорагач, мәзингә күрсәткән, ди.

17040. Муллаларның бар яратканы биш «каф».

17041. Муллаларның күзе баз — ни бирсәң дә аз.

17042. Мулланың аты чибәр капкага туктый.

17043. Мулланың ашын күрмәссең, еланның аягын күрмәссең.

17044. Мулланың башында чалмасы, чалма астында нуктасы.

17045. Мулланың карыны биш, берсе һәрвакыт буш.

17046. Мулланың койрыгы чалма астында, намаз вакытында гына җибәрә.

17047. Мулланың корсагы тугыз бозау тиресеннән теккән булыр, имеш.

17048. Мулланың кулы озын, мәзиннең муены озын.

17049. Мулланың сөйләгәнен тыңла, кылганын кылма.

17050. Мулланың сүзенә карама, үзенә кара.

17051. Мулланың тамагын туйдыра алмассың, байның эшен бетерә алмассың.

17052. Мулланың чалмасы чалынган, акылы чуалган.

17053. Мулласы нинди, мәхәлләсе шундый.

17054. Мәзин, манарага менсә, үзен әтәч, халыкны тавык дип уйлар.

17055. Мәхәллә надан булган саен, муллага кадер зур.

17056. Мөритләр булса, мөршитләр табыла.

17057. Петербург ни кушса, мулла шуны кушар.

17058. Суфи күп җирдә шайтан күп.

17059. Суфи суган ашамас, кабыгын җиргә ташламас.

17060. Суфи суган сөйми, ашаса кабыгын якка чөйми.

17061. Суфи суган сөймәс, күрсә кабыгын да куймас.

17062. Тавык күргәнен чукыр, мулла белгәнен укыр.

17063. Түрә вөҗданын сатар, мулла иманын сатар.

17064. Түрә — приказ белән, мулла — указ белән.

17065. Урманга барсаң — балтаңны, муллага барсаң калтаңны онытма.

17066. Хайван үлсә, карга шат; кеше үлсә, мулла шат.

17067. Халык надан булса, муллага доход.

17068. Чирле — җанны кайгырта, мулла малны кайгырта.

17069. Эт буранда котыра, мулла корбанда тутыра.

17070. Эткә — сөяк, муллага бәлеш бир.

17071. Этсез авылда мулла таяксыз йөрер.

17072. Ярлы — беләгенә, мулла теләгенә ышаныр.

17073. Ярлы кашынса, мулла сәдака өмет итәр.

17074. Ярлы үлгәндә мулла гел авыру була.

17075. Ярлыны ишан танымас.

17076. «Үләм, үләм дигәндә генә бер мужик үлеп китә дә, мин һа¬ман калам»,— дип әйтте, ди, бер мулла.

17077. Үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә.

17078. Җир тиресләүне, мулла китерүне ярата.

* * *


17079. Аның күк кенә мулла кызында да була.

17080. Башы чалмады, акылы чамалы.

17081. Бәлеш ашаганда син дә мулла, мин дә мулла.

17082. Мулла алдында — мулла, чыккач — юрга.

17083. Мулла да алла түгел, без дә хайван түгел.

17084. Ни мулла, ни юрга.

17085. Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала.

17086. Таш мәчеткә агач мәзин.

17087. Укымый мулла булган, чукымый карга булган.

17088. Әлеге дә баягы, сукыр суфи таягы.

17089. Үзенә юкны, муллага чукны.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2312 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz