Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы булган, ди. Балалары бер дә дус яшәмәгәннәр, вак-төяк аркасында да еш кына талашканнар, хәтта сугышканнар да. Бу хәл әниләрен бик борчуга салган. Ул аларны дус яшәргә ничек кенә үгетләмәсен, балалары барыбер аны тыңламаганнар. Бер көнне ире урманга ауга киткәч, хатыны намаз укырга утырган. Балалар шул вакыт тимер ук табып, шуның өчен тарткалаша башлаганнар, аннан сугышырга тотынганнар, әниләренә намаз укырга комачаулаганнар. Әниләре чыгырыннан чыккан, аларны: «Сак-Сок булыгыз!» — дип каргаган. Шул ук минутта балалар кошка әверелгәннәр. Намаздан соң әниләре кылганына үкенеп елый башлаган. Балалары аның янына очып килеп, гафу итүен үтенгәннәр. Әниләре гафу иткән, ләкин балалары элекке хәлләренә кайта алмыйча, кош булып калганнар. Алар хәзер дә урманда яшиләр, тик бергә түгел икән. Араларында биек тау тору сәбәпле алар бер-берсен күрә алмыйлар, бары тавышларын гына ишетәләр икән. Төннәрен аларның тавышлары килә икән дә берсе: «Сак!» — дип кычкыра, икенчесе: «Сок!» — дип җавап бирә, имеш. Алар кеше күзенә күренмиләр, ди. Кайвакыт, алар әниләренең каргышына юлыгып, үзләренең кош булып әверелүләре турында җырлар җырлыйлар икән. |