Вторник, 23.04.2024, 16:09:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Шүрәле каргаган авыл
Шүрәле каргаган авыл
22:01:24
Карабай авылыннан бер агай, тышаулап атын кырга җибәрә икән. Шулай бер көн иртән атын алырга барса, теге шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә көн озын сабан белән җир сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана.

Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. «Тукта әле,— ди агай,— кызык итим әле үзеңне бер».

Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып ишек алдына чыга.

— Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм,— дип кычкыра берәү. Барып ачса капканы, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чатырдап сумалага ябышкан.

Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый:

— Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, ходаем,— дип каргый-каргый, Кыйбла тауга менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш.

Категория: Татар халык мифлары | Просмотров: 2882 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz