Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Март » 23 » Шүрәлене ничек алдарга
Шүрәлене ничек алдарга | 21:49:05 |
Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе була. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да ахырдан аңга киләләр, урманда кеше юк ич. Карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркышалар. Ә моннан чыгарга кирәк. Яңадан тирә-юньнән эзләп юлны тапкан кебек булалар. Китәләр янә, тагын озак баргач, карасалар — һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Яңадан елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә, бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра: сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган. |
Категория: Татар халык мифлары |
Просмотров: 1742 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Календарь |
« Март 2011 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|