Четверг, 28.03.2024, 19:44:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 16 » ШИКӘРЛЕ КҮЛ
ШИКӘРЛЕ КҮЛ
21:53:41
Әле Мамай ханга хәтле үк, бу якларда ярлы, әмма киң күңелле бер кеше яшәгән. Ходай тәгалә аңа улларына куанырга насыйп итмәгән: алар барысы да балигъ булганчы ук үлгәннәр, ди. Тик аның Гайшә исемле бер кызы гына калган.

Бу кеше Габдулла исемле булган. Ул күл буенда яшәгән һәм Актүбәдән далага баручы кәрваннарга юл өйрәтеп торган. Шуның өчен аңа товарлардан кечкенә генә өлеш бирелә булган. Кыргыз сәүдәгәрләре арасында юл күрсәтүчеләрне бүләкләү гадәте әле хәзергә хәтле яши, дип сөйлиләр.

Бер тапкыр, аккош ауларга, күл буена аучылар килгән. Алар арасында яшь хан — матур һәм мәһабәт егет тә бар икән. Чая һәм батыр Гайшә, бай парча киемнәре һәм кыйммәтле коралыннан ханны танып, аңа баш игән.

— Нигә сезнең күлдә аккошлар аз соң? — дип сораган яшь хан.

— Падишаһ! — дип җавап кайтарган кыз,— мин теләгәнең хәтле аккош ияләндерермен, тик син безгә ешрак кына кил!

Шул көннән соң Гайшә, узган сәүдәгәрләрдән шикәр сорап, аны күлнең ярларына ташлый башлаган. Бу тәмләткечне яраткан аккошлар көтүләре белән күлгә җыелганнар. Бервакыт яшь хан, үзенең вәгъдәсен исенә төшереп килгәч, кошларның күплегенә таң калган.

Ә бичара кыз нәни бала кебек шатланган, ул үзен яшь ханның сөйгәне итеп күз алдына китергән, гел аның турында гына уйлаган.

Чыннан да, хан аны үзенә чакырткан, ә карт Габдуллага, күл буенда калып, киекләрен сакларга кушкан.

Хан Гайшәне үз сараена алган, әмма аны ханбикә итү турында уйламаган да.

Кәнизәкләр һәм коллар арасында, тынчу әсирлектә Гайшә елаган һәм сагышланган, ул ханбикә булу турындагы хыялының коточкыч ялгышу икәнен аңлаган. Яралы йөрәгенең авыртуына түзә алмыйча, туган күленә, ялгыз калган әтисе янына качкан.

Әмма хан боерыгыннан уза алмаган бәхетсез ата, кызын күрә алмыйча, үлеп киткән икән.
Әтисенең үлгәнен белгән бичара Гайшә күлгә ташланган.

Соңыннан хан үз гаебен аңлаган:

— Минем хатыннарым күп иде,— дигән ул.— Әмма мине тик берсе генә ярата иде!
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1318 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz