Среда, 24.04.2024, 22:15:14   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2010 » Май » 4 » Солдатта булган диләр...
Солдатта булган диләр...
23:14:45

Солдатта булган диләр...

Башкарды: Гыйләҗетдинова Илсия Илфак кызы, 5 нче класс укучысы.

Минем этием, Гыйләҗетдинов Илфак Гыйлметдин улы 1989 елның 15 маенда армиягә китә. Шулай итеп, ул Кытай белән чиктәш булган Хабаровск өлкәсенең Бикин шәһәрендә, чик сакчылары гаскәрендә хезмәт итеп башлый.

Бер айдан соң, Хәрби Ант кабул иткәч, аны Биробиджан шәһәренә, сержантлар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул анда 6 ай белем ала. Шуннан соң ул кече сержант булып кире элеккеге частена кайта һәм анда отделение командиры итеп билгеләнә һәм яшь солдатларны хәрби әзерлеккә өйрәтә. Яхшы хезмәте өчен аны старшина дәрәҗәсенә күтәрәләр.

"Армия тормышы марш атлап йөрүдән, ялыктыргыч өйрәтүләрдән, каравылдан, ашханәдә дежурлык итүдән генә тормый, аның гомергә истә калырлык кызыклы вакыйгалары да күп. Хәрби хезмәттә булганнар армиядә булмаучылардан үзләренең буй-сыннары, үз-үзләрен тотышлары, теләсә кайсы авыр чакта дөрес карар кабул итүләре, тормыш тәҗрибәләре белән аерылып торалар. Чөнки алар инде бераз дөнья күргән, "дары исе иснәгән” кешеләр”, – ди миңа әтием. Юкка гына бит җырда да: "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр” – дип җырламыйлар.

Әтиемнең хезмәте тыныч чорга туры килгән булса, аның энесе, абыем Илшатның хезмәте "кайнар нокта” булган Чечня Республикасының Ачхой-Мартан, Бамут шәһәрләрендә үтә. Армиягә ул 1994 елның көзендә китә. Башта Чабаксар шәһәрендә эчке эшләр министрлыгының хәрби әзерлек курсларында өйрәнүләр үтә. Аннары инде аны тынычлык урнаштыручы көчләр составында Чечня Республикасының Ачхой-Мартан шәһәренә билгелиләр. Ул анда гранатометчик булып хезмәт итә. Аның солдат хезмәтендә төшкән фотографияләрендә без киноларда гына күрә торган күренешләр: җимерек йортлар, мәктәпләр сүрәтләнгән.

Бу фотографияләргә карап, үзебезнең тыныч җирдә яшәвебезгә сөенәсең. Сугыш беркайчан да, беркайда да булмасын иде, бөтен илнең балалары да безнең кебек тыныч йокыларын йоклап, сөенә-сөенә мәктәпләренә барсын, аларның бары тик шат авазлары гына яңгырап торсын иде!


Әтием – минем горурлыгым!

Башкарды: Вәлиуллов Радик Рәшид улы, 7 нче класс укучысы.

Минем әтием – Вәлиуллов Рәшид Мидхәт улы 1970 нче елның 26 маенда туган. 1988 нче елның 30 нчы маенда Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Ул диңгез флотына эләгә.

Башта ул Латвия Республикасының Лиепа шәһәрендә учебкада булган. 1988 нче елның 17 июлендә присяга кабул иткәннән соң, Эстониянең башкаласы Таллин шәһәрендә хезмәт итә башлый. 3 еллык хезмәт итү дәверендә әти үзен гел яхшы яктан гына күрсәткән. Шушы вакыт өчендә ул 4 мәртәбә отпускага җибәрелә.

Беренче отпускыннан соң ул шофер булып, КАМАЗ автомобилендә Казахстанга командировкага китә. Анда барлыгы 250 солдат җибәрелә. Май аенда китеп, көз көне уборкалар беткәч кайталар.

Әтием диңгез буенда чик сакчысы булып 3 ел хезмәт итүенә бер дә үкенми. Безнең вакытта Армиядә хезмәт итү бик зур горурлык иде ул, дип искә ала ул елларны әти. Армия сафларында хезмәт итү дәверендә ул "Старшина первой статьи” дәрәҗәсенә ирешә.

Көн режимы:

  • 6 сәг. 00 мин. – подъем;
  • 6 сәг. 10 мин. – зарядка;
  • 6 сәг. 30 мин. – юыну, йокы урынын җыештыру;
  • 7 сәг. 00 мин. – иртәнге аш;
  • 7 сәг. 30 мин. – көндәлек эш бүлешү өчен тезелү
  • 8 сәг. 00 мин. – хәрби уставларны өйрәнү, хәрби корал һәм техниканы өйрәнү буенча занятиеләр;
  • 11 сәг. 00 мин. – төшке аш;
  • 11 сәг. 30 мин. – нарядка басу, чик буйлары сагында булу, техниканы торгызу һ.б.;
  • 16 сәг. 00 мин. – кичке аш;
  • 16 сәг. 30 мин. – шәхси эшләр өчен вакыт (хат язу, китап-журналларны уку һ.б.);
  • 21 сәг. 00 мин. – "Время” программасын карау;
  • 22 сәг. 00 мин. – Отбой.

"Армия егетләре бик күп яхшы гадәтләргә, бигрәк тә үзендә ихтыяр көче, кыюлык, куркусызлык тәрбияләргә өйрәтә”, – ди әти. Минем дә әти кебек кыю, батыр, горур буласым килә.


Категория: Конкурсы | Просмотров: 4828 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz