Вторник, 23.04.2024, 18:03:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 21 » ТӘФКИЛЕВ КӨЕ
ТӘФКИЛЕВ КӨЕ
19:08:45
Борынгы Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең урысча укый торган бик матур бер кызы бер француз җегетенә гашыйк булган була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта, өенә дә китерә.

Бервакыт шулай, мөфти хәзрәт өендә кыз белән җегет күрешеп торган чагында, өстләренә мөфти хәзрәт үзе килеп керә.

Кыз, аптырауда калып, үзенең мәгъшукын зур пыяла шкаф эченә яшерә.

Алай да мөфти хәзрәт җегетне күрә. Таягын алып җегетне кыйнарга килә башлый.

Җегет исә, тиз генә шкафны ватып чыгып, тәрәзәдән сикереп кача.

Шкафны ватканда, җегетнең битенә вә кулына пыялалар керә. Идәнгә җәелгән хәтфә паласлар өстенә каннар тама...

Минем исемдә шулкадәр генә калган.

Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди маҗаралар булгандыр, миңа мәгълүм түгел. Ләкин Тәфкилев көенең моңлылыгына караганда, җегет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр дип, фикергә килә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1651 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 1
1 гость  
0
башта тарихын укы шунан язырcын...

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz