Четверг, 25.04.2024, 19:25:12   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 21 » ТӘФТИЛЕВ КӨЕ
ТӘФТИЛЕВ КӨЕ
19:11:22
Тәфтилевләр фамилиясеннән Гайшәбикә намында бер кыз, Уфа офицерларыннан бер яшь рус егетенә мәхәббәт багламыш, мәзкүр егет Гайшәбикә ханымга никахлану өчен, арада дин дигән бер нәрсәнең бар идекен сөйләмеш, Гайшәбикә ханым да:

— Синең мәхәббәтеңә минем динем дә мокабәлә кыйла алмый — дигән кебек итеп, иртидадка ризалык күрсәтмеш, чиркәүгә барып бии тантаналы рәвештә христианиятне кабул кыйлмыш.

Соңрак чиркәүдән чыкканда, Гайшәбикә ханымга бик тирән уй төшеп, еглый-еглый чиркәү ишек алдындагы урындыкка барып ултырмыш. Һәм бик мөтәәссеф булып, бик кайгырып, шул урындыкта мәшһүр Тәфтилев көе берлә түбәндә язылачак җырны җырламыш:

Сары да елан, ай, туз башлы, сызгырадыр камыш буенча;
Кара да кашлар, газиз башлар йөри икән язмыш буенча.
Исем китә үземнең азуыма,
һич чара юк тәкъдир язуына

Гайшәбикә ханымның иртидад хәбәре анасына мәгълүм булгач, Гайшәбикә шул җырны җырлап ултырган вакытында анасы чиркәү капкасыннан йөгереп килеп кереп, түзүдән хариҗ рәвештә ачу күрсәтеп, кызы Гайшәбикә ханымның муенындагы камирасыны өзеп алып, парә-парә сындырып салып таптамыш. Булә мөгамәләсе өчен, Гайшәбикә анасына суд хозурында атылырга хөкем кыйлына башлагач, анасы муллалардан фәтва сорап, үз-үзене кател кыйлмыш. Гайшәбикә ханым ахыр вәһләдә тәрек дин өчен вөҗданан мөгаззәп булып «И ходай! кабахәтемне гафу кыйлсана» мәкамендә Тирсә дигән карьягә мәсҗед салдырган. Шул көннән игътибаран инсаннар күзеннән яшеренеп, калган гомерен Тирсә мәсҗеде астында ходага гыйбадәт берлә үткәрмеш. Алан кабере шул җирдәдер.

Мокабәлә — каршы тору.
Ирт идад — диннән ваз кичү.
Мөтәәссеф — кайгылы, үкенечле.
Түзүдән хариҗ — түземе бетеп, түземлектән чыгу.
Камира — тәре.
Алан — хәзерлә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1381 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz