Среда, 24.04.2024, 13:53:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 6 » ТӨШ ЮРАУ ҮРНӘКЛӘРЕ
ТӨШ ЮРАУ ҮРНӘКЛӘРЕ
15:14:38
18386. Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.

18387. Коедан су алганны күрсәң — кияүгә чыгасың.

18388. Мәет турында төш күрсәң, өндә дә мәет була.

18389. Төшеңдә бакыр акчалар алсаң — нахак сүз ишетәсең.

18390. Төшеңдә еласаң, шатланасың.

18391. Төшеңдә куян, каз күрсәң — бер туганың килә.

18392. Төшеңдә тауга менсәң, бәхетле булырсың.

18393. Төшеңдә чи ит, йомырка күрсәң — авыруга була.

18394. Төшеңдә яшеллек күрсәң — тиз килә торган шатлык.

18395. Төштә: ак әйбер — шатлык, кара әйбер — кайгы, кызыл әйбер — кыстау, яшел әйбер — озын гомер.

18396. Төштә атка атлану — мәртәбәгә ирешү.

18397. Төштә: болганчык су — көтелмәгән күңелсезлек, саф, чиста су — яхшы хәбәр.

18398. Төштә гармун тавышы ишетсәң, хәбәр була.

18399. Төштә көзгегә карау яки яңа аяк киеме кию — тормышка чыгу.

18400. Төштә солы яки карабодай күрсәң — авыру.

18401. Төштә су керү — елау.

18402. Төштә тегермән тартканыңны күрсәң, бәхет килә.

18403. Төштә төрле җепләр күрү — юлга чыгу.

18404. Төштә җеп эрләсәң, ерак җирдән якын кешең килә.

18405. Яңа урында беренче мәртәбә йокларга яткач, түбә тактасын санап йоклыйлар: «Әйбәт төшләр, дөрес төшләр керсен», дип.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5791 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz