Четверг, 28.03.2024, 13:26:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » Таңбатыр
Таңбатыр
15:22:59
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер патша. Бу патшаның булган, ди, өч кызы. Патша кызлары берсеннән-берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән-беркөнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә дип чыкканнар. Болар болынлыкта йөргән вакытта гына бик каты җил-давыл чыга да шул җил-давыл бу кызларның өчесен дә күтәреп алып китә. Патша үзенең кызларының югалганын белеп бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларны, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.

Шул патша торган шәһәрнең читендәге кечкенә генә бер йортта яшәгәннәр икән, ди, бер ир белән бер хатын. Болар бик фәкыйрь булганнар. Боларның булган икән, ди, өч уллары. Олы улларын Кичбатыр дип, уртанчысын Төнбатыр дип, ә иң кечкенәсен Таңбатыр дип йөрткәннәр, ди. Бу егетләр, ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп дигәндәй, бик тиз вакыт эчендә дәү булып җиткәннәр, ди.

Үсеп җитү белән болар урамга уйнарга чыгалар. Яшьләр арасында болардан да көчле берәү дә булмый. Уйнаган вакытларында кешенең кай җиреннән генә тотсалар да умыралар да алалар, ди, болар. Кәшәкә шаралый уйнаганда да болардан да оста уйнаучы юк, көрәшә башласалар да, кешене имгәтми калдырмыйлар, ди, болар.

Бу өч туганның көчләрен кая куярга белми йөргәннәрен күреп, бер карт кына кеше әйткән, ди, боларга: «Сез, ди, анда-монда сугылып, урынсызга кеше имгәтеп йөргәнче, әнә патша кызларын табып алып кайтып бирер идегез, менә шунда күренер иде сезнең батырлыгыгыз», – ди.

Шуннан соң болар, өйләренә кайтып, ата-аналарыннан рөхсәт сорыйлар:

– Әти, диләр, патша кызлары югалган, дип әйтәләр, без шул кызларны алып кайтып бирик микән әллә? – диләр. Ата-аналарының боларны бер дә җибәрәселәре килми, ризалык бирмиләр икән, ди.

– Әй улларым, без сезне теләп кенә алдык бит инде, сез чыгып киткәч, безне кем карар, кем туйдырыр? – ди әтиләре.

Малайлары әйтә:

– Әй әти, без патша эше белән йөргәч, сезне патша тәрбияләр әле, – диләр.

– Юк инде безгә патшадан бер рәхим дә, бернинди ярдәм дә буласы юк, – дип әти-әниләре елашалар.

Бу өч батыр әти-әниләреннән бик инәлеп сорыйлар да, рөхсәт алып, патшага барып әйтәләр:

– Менә без синең кызларыңны эзләргә чыгарга уйлыйбыз, безнең үзебез белән алып чыгарга бернәрсәбез дә юк, әти-әниләр дә бик фәкыйрь торалар, – диләр.

Патша боларга ашарга-эчәргә бераз азык бирергә була.

Әти-әниләре белән саубуллашып, өч егет чыгып китәләр юлга. Баралар-баралар болар, атна китәләр, бара торгач, барып керәләр бер урманга. Урманның эченәрәк керә барган саен, болар бара торган юл тарайганнан-тарая барып, соңыннан тар гына бер сукмакка калган, ди. Шул тар сукмак белән бара торгач, болар барып чыккан, ди, бик матур бер күл янына. Ул вакытта инде ашарларына беткэн була. Таңбатыр әнисе «юлда кирәк булыр» дип биреп җибәргән энәсен ала да, ут ягып, шул энәне утта кыздырып, бик шәп бер кармак ясый. Шуннан соң, су буена төшеп, балык тота башлый. Кичкә хәтле бер-ике пот балык тота да бу, шул балыкларын пешереп, абыйларын туйганчы ашата. Хәзер тамак кайгысы бетте инде боларның. Таңбатыр әйтә абыйларына:

– Безнең өйдән чыгып киткәнгә бик күп вакыт үтте, ди, без кай җирләрдә йөргәнебезне дә белмибез, бернәрсә дә күргәнебез юк әле безнең, – ди.

Абыйлары бер җавап та бирмәгән моңа. Шуннан соң бу, бик биек бер агач башына менеп, тирә-якны карый башлый. Таңбатырның агач башына менеп утыруы гына була, кузгала җил-давыл, бу давыл шул хәтле көчле була, юлына туры килән калын-калын агачларның башларын кыеп кына алып китә икән, ди. Таңбатыр бу җил-давылның котырганын карап тора да: «Әллә бу теге патша кызларын күтәреп алып киткән җил-давыл микән?» дип уйлый. Озак та үтми, әлеге җил-давыл бер җирдә бөтерелеп, котчыккыч булып өерелеп-өерелеп тора да бер биек тау башына барып туктый. Тау башында бик яман бөтерелеп тора-тора да бик ямьсез бернәрсәгә – дию пәриенә әверелә. Дию пәриенә әверелә дә бу, тау кырыена төшеп, шундагы бер зур тишеккә кереп китә.

Таңбатыр, тиз генә агач башыннан төшеп, дию кергән тишекне эзләп таба. Бик зур тишек икән, ди, бу. Шуннан соң Таңбатыр, зур гына бер таш алып килеп, әлеге тишекнең авызын томалап куя да тиз генә барып абыйларын уята. Абыйлары бер дә ашыкмый торган кешеләр булалар. Әкрен генә торып, Таңбатыр хәзерләп куйган балыкны пешереп, туйганчы ашап-эчкәннән соң гына, теге тау тишеге янына китәләр.

– Менә ул шушы тишеккә кереп югалды, без аның артыннан төшәргә уйласак, башта менә шушы ташны алып ташлыйк, – ди Таңбатыр. Кичбатыр ташка барып тотына – кузгата алмый. Төнбатыр барып тотына – аннан да бернәрсә дә чыкмый. Шуннан соң Таңбатыр ташны, күтәреп алып, селтәп кенә җибәрә – таш тау астына тәгәрәп төшеп китә. Таңбатыр әйтә абыйларына:

– Безнең беребезгә менә шушы тишектән төшеп, теге диюне эзләп табарга кирәк, ди, патша кызларын шул урламадымы икән, – ди. Өчесе бергәләп киңәшләшәләр дә, урманга кереп, кочак-кочак юкә суеп алып чыгалар. Шул юкәләрдән бик калын итеп аркан ишә башлыйлар. Өч көн, өч төн буена, бик нык, бик озын итеп ишәләр болар арканны. Шул арканның бер очын Кичбатыр нык биленә бәйләп, аны тау тишегенә төшереп җибәрәләр. Төшеп китә бу. Кич булды дигәндә генә арканны селкетә Кичбатыр: «Тартып чыгарыгыз», дип. Энеләре тартып чыгаралар.

– Төбенә җитә алмадым, аркан кыска булды, – ди Кичбатыр. Шуннан соң болар тагын бер тәүлек аркан ишәләр. Хәзер инде шул арканга бәйләп Төнбатырны төшереп җибәрәләр. Көтәләр-көтәләр болар, тегеннән бер хәбәр дә юк. Бер көн, бер төн үтте дигәндә, теге арканны селкетә. Моны да тартып чыгаралар.

– Бик тирән икән, төбенә җитеп булмады, аркан җитмәде, – ди Төнбатыр. Шуннан соң болар тагын ике төн, ике көн буена утырып аркан ишәләр. Арканны тагын да озын итеп ишеп, аның бер очын Таңбатырның биленә бәйлиләр. Тау тишегенә төшәр алдыннан Таңбатыр әйтә абыйларына:

– Тиз генә чыга алмасам, сез мине нәкъ бер ел көтегез, ди. Бер ел тулды дигәндә чыгып җитмәсәм, көтеп тормагыз, үз юлыгызны карагыз, – ди. Шулай ди дә бу Таңбатыр, абыйлары белән саубуллашып, тау тишегенә төшеп китә.

Ярар, Таңбатырның абыйлары шунда калып торсыннар. Без хәзер Таңбатыр белән аска төшик.

Төшә-төшә Таңбатыр, нихәтле вакыт төшеп тә, тау тишегенең төбенә җитә алмый, арканы тагын да кыска була моның. Кире чыгасы килмичә, кылычын алып, арканны кисеп җибәрә бу. Бик озак очканнан соң, барып бәрелә бу бик каты бер нәрсәгә. Шунда ук һушыннан китеп, өч тәүлек аңына килә алмыйча ята, ди, бу. Шуннан сон, әкрен генә торып, тагын да китә бу. Бара-бара бу, шулай итеп бара торгач, моңа бер тычкан очрый. Бу тычкан бер генә мәртәбә селкенә дә кеше була.

– Нихәл, Таңбатыр, нишләп йөрисең монда? – ди.

– Менә, – ди егет, – бер дию пәриен эзләп төшкән идем дә, монда китәргә урын юк, чыгарга җай юк, – ди.

Тычкан әйтә:

– Ул дию пәрие сезне алдады бит, ди, сезнең элекке арканыгыз дә тау тишеге төбенә җиткән иде, дию, сезне алдап, чокырның төбен аскарак төшереп җибәрде, ди. Хәзер син бик тирәндә инде, мин булышмыйча, моннан чыга алмассың син, – ди.

Егет нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торганда, тычкан әйтә:

– Менә мин сиңа дүрт полк тычкан солдаты бирим, ди, алар җирне казып торырлар, ә син таптап менеп кенә торырсың, ди. Шулай итеп алар сине менгереп җиткерерләр бер сукмакка хәтле, ди. Шул сукмак, белән җиде көн, җиде төн буена, бернәрсә күрмичә, караңгыда барырга туры килер, курыкма, ди. Шул юл белән бара торгач, сиңа очрар җиде кат чуен капка, ди, шул капкаларны ватып чыга алсаң, якты дөньяга чыгарсың, вата алмасаң, сиңа бик авырга килер, ди. Якты дөньяга чыгу белән, янә бер сукмак булыр, син шул сукмак белән китәрсең. Шул сукмак белән җиде тәүлек барганнан соң күренер сиңа бер сарай, – ди. Шулай ди дә бу, яңадан бер генә мәртәбә селкенү белән тычкан сурәтенә кереп, күздән югала.

Егет, дүрт полк тычкан солдатлары казыган юл белән бик күп вакытлар барганнан соң, барып җитә теге җиде чуен капка янына. Барып җитү белән, үзенең чукмарын алып, капкага бик каты итеп сугып җибәрә, чуен капка таралып китә. Шулай итеп бу җиде капканы да бәреп үтеп китә. Бара-бара бу, барган саен, дөнья яктырганнан-яктыра бара, ди. Җиде тәүлек юл киткәч, моңа зур кирпечкә охшаган бер кызыл нәрсә күренә. Барып җитә бу, янына барып карый, зур бер крипеч икән бу. Крипеч өстендә бакыр атка атланган, бакырдан коелган киемнәр кигән бер каравылчы тора икән, ди.

– Әй, адәм заты, – ди каравылчы, – бу тирәдән кит җәтрәк, ди. Син бу тирәгә ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, дию патша кайтып керсә, тотып ашар үзеңне, – ди.

Егет әйтә:

– Әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, анысын белеп булмый әле, ди. Хәзергә минем бик каты ашыйсым килә, китер әле берәр нәрсә ашарга, – ди.

– Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк шул, ди, менә хуҗам кайткач ашатырмын дип хәзерләп куйган бер тушкә угез ите, бер мичкә ипием, бер мичкә әче суым бар, шуннан башка бернәрсәм дә юк, – ди.

Егет әйтә:

– Ярар, ди, хәзергә миңа шулар да җитеп торыр, ә хуҗаңа ашап-эчеп торырга туры да килмәс, – ди.

Шуннан соң теге кеше, атыннан төшеп, бакыр киемен сала да Таңбатырга ашарга хәзерләп бирә. Бу солдат киеме кигән кыз кеше икән. Егет бу кыз китергәннәрнең барын да ашап бетерә дә йокларга ятырга җыена. Ятыр алдыннан сораша инде бу кыздан:

– Ул дию пәрие кайчан кайтыр икән? – ди.

– Ул иртәгә иртә белән менә шушы бакыр күпер өстеннән кайтыр, – ди кыз.

Егет әйтә:

– Менә сиңа бер без, ди, дию кайта башлагач, шушы без белән минем чигәмә чәнчеп уятырсың, – ди. Шулай ди дә йокларга ята бу. Диюнең кайтыр вакыты җитү белән, теге кыз моны уятырга тотына, уята алмый. Без белән чәнчергә кызгана, уятмый калдырсам да яхшы түгел дип уйлый. Шулай да бик каты итеп уята башлагач, Таңбатыр сикереп тора:

– Әй, ди, мине без белән чәнчеп уятырга кирәк иде, ул вакытта мин тагын да зәһәрләнебрәк китәр идем, – ди.

Таңбатыр теге кыз әйткән бакыр күпер астына кереп ята. Бервакытны, җил-давыл куптарып, дию бакыр күпергә якынлаша башлый. Күпер янына иң элек моның эте килеп җитә. Диюнең эте күпер янына килеп җитә дә, күпергә кермичә, шыңшып хуҗасы янына кире китә. Дию аңа камчысы белән генә селтәп, атына атланган килеш күпергә барып керә. Күпергә барып керү белән, моның аты да шып туктый. Диюнең ачуы килеп атына сугып җибәрә:

– Һәй, ди, нигә куркасың? Әллә монда Таңбатыр килеп яткан дип уйлыйсыңмы, ди, әле ул монда килү түгел, анадан да тумагандыр, – ди.

Диюнең шулай дип әйтеп кенә бетерүе була, бакыр күпер астыннан «тып» итеп Таңбатыр килеп чыга. Килеп чыга да:

– Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, – дип, дию пәрие каршысына килеп баса.

– Килсәң, – ди, дию әйтә, – әллә ни олы гәүдәле түгел икәнсең әле, ди, ике кабып, бер йотарга гына җитәрсең, – ди.

Таңбатыр әйтә:

– Гәүдәсе чуклы булыр, алай тиз генә йота алмассың, – ди.

Дию әйтә:

– Күп сөйләшеп торма, ди, алыш бармы, көрәш бармы? – ди. – Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшик, – ди.

Шуннан көрәшергә тотыналар да, алыша алмыйча шулкадәр озак йөриләр болар, шул тирәләр бөтенләй казылып чокырга әйләнеп бетә. Йөри торгач, диюнең хәле бетә башлый. Шул вакытта Таңбатыр моны күтәреп сала да, кылычын суырып алып, диюне тураклап, әрдәнә итеп өеп куя. Шуннан соң бу диюнең атына атланып аның сараена китә. Диюнең әлеге каравылчысы моңа каршы йөгереп чыга:

– Хәзер куркыр кешем юк, әйтергә ярый, ди, мин фәлән патшаның олы кызы идем, мине бу дию пәрие урлап алып киткән иде, зинһар мине монда калдыра күрмә, алып кына кайта күр үзең белән, – ди.

Таңбатыр әйтә:

– Без өч агай-эне сезне эзләргә дип чыккан кешеләр, – ди. Патша биргән язуны кесәсеннән чыгарып күрсәтә. Патша кызы шатлыгыннан нишләргә белми.

Таңбатыр әйтә:

– Атаңның вәгъдәсе буенча, син минем олы абыйга булырга тиешсең, хәзергә шушы бакыр сарайда торып тор, кайтышлый мин сине кереп алырмын, – ди.

Өч көн ял иткәннән соң, юлга чыгар алдыннан, Таңбатыр сорый теге кыздан:

– Синең сеңелләрең кая, аларны ничек эзләп табарга? – ди.

Кыз әйтә:

– Дию пәрие мине бик каты тотты, беркая да чыгармады. Минем
барып күргәнем юк, уртанчысына хәтле җиде тәүлек юл булырга тиеш, – ди.

Таңбатыр, кызга исәнлек-саулык теләп, юлга чыгып китә. Тау-ташлар үтеп, җиде тәүлек киттем дигәндә, барып җитә бу бер көмеш сарайга. Көмеш сарай кояшта ялт итеп тора, икән, ди. Барып керү белән, көмеш атка атланган, көмештән койган киемнәр кигән бер солдат каршылый моны. Туктата. Таңбатыр янына килеп әйтә бу:

– Әй адәми зат, ди, син монда ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, исән-сау чакта чыгып кит моннан, хуҗам кайтса, ашар сине, бер генә йотар, – ди.

Таңбатыр әйтә:

– Хуҗаң тизрәк кайтсын иде әле, ди, әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, ди. Менә минем җиде тәүлек буена рәтләп ашаганым юк, иң элек син миңа ашарга китер, – ди.

– Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк, хуҗама дип әзерләп куйган ике түшкә үгез итем, ике мич ипием, ике мичкә әче суым гына бар, – ди.

– Ярар, хәзергә җитеп торыр, китер әле шуларны, – ди.

– Хуҗама ничек дип җавап бирермен икән соң? – ди.

− Курыкма, ди, хуҗаңа ашап-эчеп торырга да туры килмәс, – ди егет.

Шуннан соң теге көмеш киемле солдат Таңбатырга ашарга-эчәргә китереп бирә. Таңбатыр, туйганчы ашап-эчкәннән соң, яхшылап кына сораша бу солдаттан:

– Хуҗаң кайчан кайта? – ди.

– Ул иртәгәләргә кайтып җитәргә тиеш, – ди.

– Кайсы яктан кайта ул? – ди.

– Менә шушы сарай артыннан ага торган елга аркылы бер көмеш күпер булыр, ди, һәрвакытта шул көмеш күпер аркылы кайта ул, – ди.

– Мин хәзер ял итәргә ятам, хуҗаң кайтып җитәрәк, мине уятырсың, ди, әгәр дә бик каты йоклап китсәм, менә шушы без белән чигәмә кадарсың, – дип, солдатка бер без чыгарып бирә дә йокларга ята бу.

Таңбатыр бер көн, бер төн йоклаганнан соң, дию пәриенең кайтыр вакыты җитә. Дию пәриенең якынлаша башлавын сизеп, теге каравылчы солдат уята башлый, уянмый гына бит теге. Уята алмый аптырагач, утырып елый бу моның янында. Без белән чәнчер иде, кызгана, башкача уята алмый. «Инде без белән чәнчеп уятыйм», дип кенә торганда, Таңбатыр, моның елавын ишетеп, уянып китә.

Солдат әйтә:

– Тизрәк тор, ди, югыйсә дию пәрие кайтып җитә инде, кайтып керсә, икебезне дә харап итәр, – ди. Таңбатыр тиз генә тора да, кылычын алып, теге көмеш күпер астына барып ята. Күп тә үтми, җил-давыллар чыгарып, дию пәрие кайтып та җитә. Иң элек моның эте күпергә килеп керә. Бер-ике генә атлый да эт шыңшып хуҗасына таба кире чаба. Дию пәриенең моңа бик каты ачуы килеп камчысын селти дә көмеш күпергә чабып кереп китә. Күпер уртасына җитүгә, ат «шып» туктый. Дию атына тагын бер сугып җибәрә, аты урыныннан да кузгалмый моның.

– Их, син, – ди, дию әйтә, – котың чыккан икән, ди, әллә син монда Таңбатыр килеп җитәр дип уйлыйсынмы, Таңбатыр анадан да тумаган әле, – ди. Диюнең шулай дип әйтеп бетерүе генә була, Таңбатыр көмеш күпер астыннан килеп тә чыга.

– Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, – ди.

– Килсәң, бик шәп булган, – ди дию, – мин сине ике кабармын, бер йотармын, – ди.

– Йота алмассың, сөяге каты булыр, – ди.

– Ярар, алай булса, алыштанмы, көрәштәнме, – ди.

– Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшәбез, – ди Таңбатыр.

Шуннан болар көрәшергә тотыналар. Таңбатыр диюне күтәреп ала да җиргә китереп бәрә, тегенең сөякләре өзгәләнеп-өзгәләнеп китә. Шуннан сон Таңбатыр моның сөякләрен әрдәнә итеп өеп куя да, диюнең атына атланып, солдат янына кайта.

Солдат әйтә:

– Әй абый, ди, зинһар син мине монда калдыра күрмә, – ди, – мин солдат түгел, шулай киендем генә, мин фәлән патшаның уртанчы кызы идем, син мине үзең белән алып кайта күр, – ди.

– Ярар, – ди егет, – минем уртанчы агама булырсың, – ди. Моңарга да патша биргән язуны чыгарып күрсәтә. – Син шушы көмеш сарайда торып тор, ди, мин сине кайтышлый кереп алып китәрмен, хәзер синең сеңелеңне эзләргә китәм, ди. Ул кайсы яктан, моннан еракмы? – ди.

– Шушы көмеш атка атланып барсаң, моннан җиде тәүлек юл ул, – ди кыз.

Егет көмеш атка атланып китә. Җиде тәүлек дигәндә, теге алтын сарайга барып җитә. Алтын сарай калын стена белән әйләндереп алынган. Алтын капка төбендә алтын кием кигән, алтын атка атланган бер сакчы йөреп тора икән, ди. Таңбатыр килеп җитү белән, теге сакчы әйтә:

– Әй адәми зат, монда нишләп йөрисен, ди, сине бит дию ашар, – ди.

Егет әйтә:

– Әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, хәзергә минем бик нык ашыйсым килә, тамагымны туйдыр әле син, – ди.

Сакчы әйтә:

– Минем хуҗам өчен хәзерләп куйган өч мичкә әче суым, өч мич ипием, өч түшкә үгез итеннән башка бернәрсәм дә юк, – ди.

– Миңа шушылар җитәр, – ди егет.

– Алай булса, – ди сакчы, – әнә тегендә чуен капка булыр, шул капканы ачып керә алсаң, ашарыңа бирермен, – ди. Шуннан егет чуен капканы сугып вата да сарайның эченә кереп китә. Сакчы моның көченә шакката. Бу сакчы Таңбатырны, бер бүлмәгә алып кереп, ашата да эчертә. Ашап-эчкәч, егет сораша бу сакчыдан:

– Хуҗаң кайчан кайта, кая таба китте? – ди.

– Әнә теге калын урман ягыннан кайта, ди. Анда бер алтын күпер булыр, ди. Дию пәрие, алтын атка атланып, әнә шул күпердән кайтыр, үзенең этен иярткән булыр, – ди.

Егет әйтә:

– Мин хәзер ял итәргә ятам. Хуҗаң кайтыр вакыт җитү белән, мине уятырсың, уянмасам, менә шушы без белән чәнчерсең, – дип сакчыга бер без бирә.

Егет яту белән йокыга китә. Бер көн, бер төн үтте дигәндә, теге диюнең кайтыр вакыты җитә. Сакчы егетне уятып карый, кая ул, теге кузгалып та карамый. Шуннан соң сакчы егет биргән безне алып бот итенә чәнчеп җибәрә, егет: «Ай рәхмәт, бик вакытлы уяттың әле», – дип сикереп тора. Сакчы шунда утырган бер мичкәдән бер чүмеч су алып бирә:

– Менә бу суны эчеп кит, көч кертә торган су бу, – ди. Егет суны эчә. Шуннан сон, сакчы, Таңбатырны тагы бер бүлмәгә алып кереп, әйтә тегеңәр:

– Диюнең үзенә килгән кешене өйгә алып кайта торган гадәте бар. Менә монда ике мичкә бар, аның берсендә көч кертә торган су, икенчесендә хәл бетерә торган су, – ди, – син шуларның урыннарын алыштырып куй, – ди. Егет мичкәләрнең урыннарын алыштырып куйганнан соң, сакчы белән саубуллашып, чыгып китә дә теге алтын күпер астына кереп ята.

Бер дә бервакытны дию алтын атына атланып, этен ияртеп күпергә кайтып җитә. Диюнең эте күпергә кермичә, койрыгын бот арасына кыстырып, кире хуҗасы янына чабып, елагансыман итә. Диюнең моңа бик каты ачуы килә. Бик нык камчы белән сугып җибәрә дә күпер өстенә кереп китә бу. Ат күпер уртасына килеп җитү белән «шып» туктый. Дию атын сугып та карый, ат бер генә адым да алга атламый, ди. Шуннан соң дию атына бик каты ачуланып:

– Нәрсә син, әллә монда Таңбатыр килер дип куркасынмы, Таңбатыр анасыннан да тумагандыр әле, – ди.

Дию пәриенең шулай дип әйтүе генә була, Таңбатыр күпер астыннан килеп тә чыга:

– Таңбатыр анасыннан да туган, килеп тә җиткән, – ди.

Дию пәрие әйтә:

– Мин сине бик олы гәүдәлеме дип уйлаган идем, син бик бәләкәй икәнсең. Сине ике кабарга, бер йотарга була икән, – ди.

– Ашыкма, тамагыңа торыр, – ди.

Шуннан соң дию әйтә:

– Алай булгач, көрәштәнме, алыштанмы? – ди.

– Алыш атаң башына булсын, көрәш синең башыңа булсын, мин синең агаларыңны үтереп бетердем инде, – ди.

Шуннан тотыналар болар көрәшергә. Көрәшәләр-көрәшәләр,бер-берсен җиңә алмыйлар.

Көчкә-көч туры килә инде боларның. Бик озак йөри торгач, Таңбатыр тегене арыта. Шуннан соң дию пәрие сизенә башлый. «Тукта, ди, бу минем хәлне бетереп үтерә күрмәсен, өйгә кайтып ял итим әле мин», – дип уйлый. Әйтә Таңбатырга:

– Өйгә кайтып бераз ашап-эчик, ди. Аннан соң яңадан көрәшергә тотынырбыз, – ди.

Дию пәрие сараена кайтып ашыйлар-эчәләр болар. Дию пәрие мичкәләрнең алыштырылуын белмичә, көч кертә торган су урынына, көч бетерә торган мичкәдәге суны эчә. Таңбатырга көч кертә торган суны бирә. Шуннан соң болар китәләр яңадан теге күпер янына. Барып җитәләр. Дию әйтә:

– Алыштанмы, сугыштанмы? – ди.

– Алышудан курыксаң, сугышырга да була, әйдә сугышабыз, – ди. Күпер янындагы аланга төшәләр. Шуннан соң болар шобага салаларлар – кемгә алдан сугарга. Дию пәриенә алдан сугарга килеп чыга. Иң элек дию пәрие китереп бәрә Таңбатырга. Таңбатыр тубыгыннан җиргә кереп бата. Аягын җирдән тартып алып, Таңбатыр сугып җибәрә тегеңәргә – дию пәриенең аягы тезеннән җиргә бата. Дию пәрие торып, сугып җибәрә, Таңбатыр тезеннән бата. Таңбатыр яңадан сугып җибәрә, дию пәри биленнән бата. Дию пәрие кабалана-кабала чыга да Таңбатырга китереп суга, Таңбатыр биленнән бата, чыгарга тырышып карый, чыга алмый. Дию әйтә:

– Чык, чык, борча, ди, нишләп ятасын, туфракта, – ди.

– Кайгырма, ди, борча чыгар ул, менә син ничек чыгарсың икән! – ди.

Шулай ди дә, бөтен көче белән бер селкенеп җибәрүе була, сикереп чыга бу. Дию каршысына килеп баса да кизәнеп диюгә сугып җибәрә, дию муеныннан җиргә бата. Шуннан Таңбатыр әйтә:

– Чык, күсәк, ди, нишләп ятасың анда! – ди. Дию пәрие тәмам хәлдән тая. Таңбатыр кылычын алып дию пәриенең башын өзеп төшерә, гәүдәсен өстерәп чыгарып вак-вак итеп тураклый да әрдәнә итеп өеп куя.

Дәвамы ===>

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3729 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz