Четверг, 28.03.2024, 13:06:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » Таңбатыр (дәвамы)
Таңбатыр (дәвамы)
15:24:29
Беренче өлеше ===>

Таңбатыр, диюнең атына атланып, алтын сарайга кайтып китә. Моны теге сакчы бик шатланып каршы ала:

– Әй егет, ди, мин сакчы солдат түгел бит, мине шулай киендерделәр генә, мин фәлән патшаның кече кызы бит, ди, мине дә алып кайт, үзеңнән калдырма, – ди.

Таңбатыр моңа патша язуын бирә дә әйтә:

– Мин сезнең апаларыгызны да коткардым инде, ди. Апаларың абыйларыма чыкмакчы булдылар, риза булсаң, син минем җәмәгать булырсың, – ди. Риза булышалар да үзләренчә шунда ук туй да ясап алалар. Берничә көн кунак булып ял иткәч, туталары янына кайтырга хәзерләнәләр. Юлга чыгар алдыннан егет әйтә:

– Әй, бу алтын йортлар әрәм булып калалар бит, – ди.

Кыз әйтә:

– Син алар өчен кайгырма, җае табылыр, – ди. Шуннан соң болар, юл кирәкләрен алып, атка атланып, чыгып китәләр. Бераз киткәч, кыз алтын сарайга таба әйләнеп кулъяулыгын селтәгән иде, алтын сарай алтын күкәй булып тәгәрәп килеп керде кызның кулына. Кыз бу алтын күкәйне яулыкка төрә дә егеткә бирә:

– Мә, син сакла инде моны, – ди.

Баралар-баралар болар, җиде тәүлек үтте дигәндә, барып җитәләр теге көмеш сарайга. Патша кызлары елашып күрешәләр. Өч көн, өч төк көмеш сарайда кунак булганнан соң, хәзерләнеп юлга чыгып китәләр. Бераз җир баргач, патша кызы көмеш сарайга борылып кулъяулыгын селкеп җибәргән иде, көмеш сарай көмеш күкәйгә әверелеп моның кулына тәгәрәп килеп керә. Патша кызы көмеш күкәйне яулыгына төреп егеткә бирә дә әйтә:

− Мә, ди, бусын да син сакла инде, – ди.

Баралар-баралар, ди, болар, җиде тәүлек киткәч, барып җитәләр теге бакыр сарайга. Барып керәләр. Апалары белән елаша-елаша күрешәләр. Апалары сый-хөрмәт күрсәтә боларга. Бу сарайда өч көн, өч төн кунгач, болар, хәзерлеген күреп, юлга чыгып китәләр. Бераз җир киткәч, кече сеңелләре бакыр сарайга таба карап кулъяулыгын селкеп җибәрә. Теге сарай бакыр күкәй булып йомарлана да тәгәрәп килеп керә кызның кулына. Патша кызы бакыр күкәйне яулыгына төреп егеткә бирә:

– Мә, ди, син сакла инде боларны, – ди. Таңбатыр бакыр күкәйне дә алып кесәсенә салып куя.

Ярар. Китәләр болар. Бара-бара барып җитәләр теге кое төбенә. Кое төбенә җитү белән, Таңбатыр арканның очыннан тотып селкетә инде, «тартып чыгарыгыз безне» дип белдерә. Иң элек олы апалары арканга тотына. Аны тартып чыгаралар. Ул килеп чыгу белән, Таңбатырның абыйлары үзара сугыша башлыйлар: «Бу мина да, бу миңа», дип.

Патша кызы әйтә:

– Мин олы апалары, иң олыгызга булырмын, без өч кыз, өчебез өчегезгә булырбыз, сугышмагыз, – ди. Боларга арканны төшерергә куша. Арканны төшереп, уртанчы кызны тартып чыгаралар. Уртанчы кыз чыккач, болар тагын сугышырга тотыналар. Уртанчы кыз апасыннан матуррак икән. Кызлар әйтәләр:

– Сез алай сугышмагыз, әле анда безне табып, дию кулыннан коткарган энегез бар. Безнең сеңелебез бар, аларны кое төбеннән тартып чыгарыгыз, – диләр. Сугышып аргач, тегеләр арканны төшереп җибәрәләр. Аркан төшү белән, кыз әйтә:

– Башта сине тартып алсыннар, ди, үзең чыккач, син мине тартып чыгарырсың, югыйсә, алар сине тартып чыгармаслар, – ди.

Егет әйтә:

– Юк, ди, мин синең үзеңне генә монда-– җир астында калдыра алмыйм, башта син чык, аннан соң гына минем чыгу турында уйларга булыр, – ди.

Егет аркан очын элмәкләп бәйләп, кызны шуңа утыртып чыгарып җибәрә. Кызны тартып алалар да, матурлыгын күреп, яңадан сугыша башлыйлар болар.

Кыз әйтә:

– Мин барыбер сезгә булмыйм, ди, сезнең энегез Таңбатыр белән сүз куештык бергә булырга, – ди. Кызлар өчәүләп тегеләрне кыстыйлар Таңбатырны тартып чыгарырга. Ярар, тегеләр арканны төшереп җибәрәләр. Таңбатыр арканга ябышып чыгып җитәм генә дигәндә, абыйлары арканны кисеп җибәрәләр. Таңбатыр кое төбенә төшеп китә. Кызлар елашып калалар. Таңбатырның агалары юлга чыгарга җыена башлыйлар.

Ярар, инде без Таңбатырга килик. Таңбатыр, кое төбенә килеп төшкәч, бик озак вакытлар һушына килә алмый ята. Өч көн, өч төн ятканнан соң бу әкрен генә кузгалып, торып китә. Йөри-йөри бу, йөри торгач, тагын теге тычканга очрый. Тычкан моның каршысына килеп чыгып, тилпенеп җибәрә дә кеше сурәтенә керә:

– Нихәл, Таңбатыр, тагын да бу хәлгә төшкәнсең икән син, – ди.

Таңбатыр әйтә:

– Шулай булды шул, ди, җир өстенә чыгарга юл эзләп йөрим дә, бер дә җай юк әле, – ди.

– Сиңа моннан чыгарга бу тирәдә бер хәйлә дә табып булмас, – ди тычкан. – Теге соңгы дию белән сугышкан җирдән узып китәргә тырышып кара, шул тирәдән узып китә алсан, бер-бер хәл булыр, ди. Шул алтын күперне узгач, булыр бер биек тау, шул тауда йөрер ике кәҗә тәкәсе, ди. Ул кыр кәҗәләренең берсе ак, берсе кара булыр. Алар бик йөгерек булырлар, ди. Менә шул ак кәҗә тәкәсен тотып атлана алсаң, ул сине җир өстенә чыгарып куяр, ди. Ә кара кәҗә тәкәсен тотсаң, ул сине йә үтерер, йә тагын да тирәнгәрәк алып төшеп китәр, ди. Аны тота күрмә, – ди.

Шуннан Таңбатыр, тычканга рәхмәтләр әйтеп, әлеге юл белән китә. Атна китә, ай китә. Бара торгач, барып җитә, ди, бу теге тауга. Кәҗә тәкәләрен эзләп табып, шуларнын, агын куып йөри башлый бу. Артыннан җитеп тотып алыйм гына дигәндә, кара кәҗә тәкәсе арага килә дә керә, тотарга җайсызлый. Күп йөри торгач, ак тәкәне эләктереп ала. Тотылгач, тәкә сорый инде моннан:

– Я, егет, син мине тотарга бик тырыштың инде, – ди, – нинди теләген, бар иде соң? – ди.

– Теләгем шул, мин якты дөньяга чыгарга телим, – ди.

Ак кәҗә тәкәсе әйтә:

– Мин сине якты дөньяга ук чыгарып җиткерә алмам анысы, шулай да чыгу юлына төшереп җибәрермен, теге ягын синең үзеңә эзләп табарга туры килер, – ди.

– Озак барырга туры килерме соң безгә? – ди егет.

– Байтак җир барасы булыр, ди, син менә миңа атлан, ди, йом күзеңне, мин әйтмичә ачма, – ди. Шулай ди дә кыр кәҗәсе җилеп китә, ди, егет көчкә генә тотынып утыра, ди, моның өстендә.

Азмы-күпме вакыт үткәндер, теге кәҗә тәкәсе Таңбатырга әйтә: – Ач күзеңне, – ди.

Күзен ачып җибәрсә, егет күрә: тирә-як яп-якты. Бик шатлана бу. Ак кәҗә тәкәсе әйтә егеткә:

– Вакытыңны үткәрмә, ди, әнә теге тау битеннән бер юл китәр, шул юл белән барсаң, югалмассың, – ди. Шулай ди дә күздән дә югала.

Ярар, Таңбатыр китә шул юл белән. Бара-бара бу, бара торгач, барып чыга бер ут ягылган урынга. Килеп көлне актарып карый, көл астыннан бер бөтен ипи чыга. Ипи өстенә «Таңбатыр» дип язылган була. Шуннан соң бу: «Әһә, мин болар артыннан төшкәнмен икән, өйгә таба кайтам икән», – дип уйлый. Ипине алып ашый да шул урында ятып ял итеп ала. Торып китә бу, бара торгач, янә килеп җитә ут ягылган урынга. Көлне актарып карый, моннан да бер бөтен ипи килеп чыга. Ипи пешәр-пешмәс кенә булып, елы гына булып ята, ди. Ипине алып ашый да, ял итеп тә тормыйча, юлга чыга бу. Бара торгач, барып җитә егет кешеләр туктап, утлар ягып, ашлар пешереп утырган бер җиргә. Көлне актарып карый, моннан бер чи ипи чыга. Әле ипи диярлек тә түгел, камыр көе генә, пешеп тә җитмәгән, «әһә, ди, боларның артыннан җитеп киләм, ахры», – ди. Китә бу, ару-талуны да белми. Бара торгач, барып җитә урман буендагы. аланлыкка. Бу барып җиткәндә, абыйлары, ял итәргә туктап, шалашлар корып кына торалар икән. Бу килеп җитү белән, абыйлары аптырашта калалар; кызлар елаша-елаша Таңбатырны каршы алып, аңа сый-хөрмәт күрсәтәләр. Кич җитү белән, өч агай-эне өч җиргә йокларга яттылар. Таңбатыр йокыга китү белән, агалары үзара киңәшләшә, сөйләшә башладылар, ди. Олы абыйсы әйтә: «Без моңа биккүп зыян эшләдек, ул барыбер бездән үчен алмый калмас», – ди. Уртанчы абыйсы әйтә: «Яхшылык көтмә инде син аннан, ди, ничек кенә итеп булса да котылырга кирәк», – ди. Сөйләшеп сүз беркетәләр дә Таңбатыр яткан шалашның ишегенә аркылыга кылыч куялар, үткен ягы белән палаткага каратып. Төн уртасы җиткәч, болар: «Харап итәләр, талыйлар!» – дип яман тавыш белән акыра башлыйлар. Таңбатыр, йокысыннан уянып, палаткадан йөгереп чыгыйм дигәндә, үткен кылычка килеп бәрелә дә ике аягын да өздерә. Инде бу кузгала да алмый, шып итеп утыра бу шунда. Агалары әйберләрен алай-болай җыештыралар да кызларны алып кайтып китәләр. Таңбатырның хатыны инәлеп-инәлеп сорый абыйларыннан: «Мине аның янында калдырыгыз», – дип, тегеләр, кызның ай-ваена карамыйча, аны көчләп алып кайтып китәләр.

Ярар, тегеләр өйләренә кайта торсыннар, без Таңбатыр янында калыйк.

Таңбатыр ята тегеләрдән янып калган ут янында. Шуыша-шуыша йөреп аннан-моннан утын-фәлән китерә бу, утны сүндерми тота, юкса эш начар бит.

Көннәрдән бер көнне карый, моннан ерак түгел генә бер җирдә бер кеше күренә. Бу кеше киекләр артыннан куып җитә, тик тота алмый, ә үзе тегермән ташы бәйләгән.

Таңбатыр моны үз янына чакырып ала. Сорый моннан:

– Син монда нишләп йөрисең? – ди.

– Мин сукыр кеше, ди, минем йөгереклектән көнләшеп агаларым минем ике күземне сукырайттылар да шушы җирләргә китереп калдырып киттеләр, – ди.

– Аягына нәрсә бәйләдең соң синең? – ди Таңбатыр.

– Күрәсең ич, бәйләмәсәм, йөгерүем чамасызга китә, – ди. Болар шулай сөйләшә-сөйләшә танышалар да икесе бергәләп көн итәргә булалар.

Ике-өч көннән сон болар янына өченче берәү килеп чыга. Бу кулсыз бер кеше икән, ди. Бу да абыйларыннан зыян күргән яшь егет икән, үзе чиксез-чамасыз көчле икән.

Яши башлыйлар болар өчәүләп бик дус булып. Сукыр белән кулсыз ашарга китерә, ә Таңбатыр ашны хәзерләп тора.

Көннәрдән бер көнне болар үзара сөйләшәләр: «Безгә аш пешерүче табарга кирәк», – диләр. Китәләр болар шәһәр эзләп, аяксыз сукырга атлана, сукыр аргач, аяксызны кулсыз күтәреп йөртә. Шулай итеп бик озак вакытлар йөри торгач, бер шәһәргә барыл керәләр. Бөтен шәһәр халкы боларны карарга чыга. Шул халык арасында патша кызы да бар икән. Ул йөрергә чыккан икән, ди. Ул арада булмый, болар шул патша кызын эләктереп алып та китәләр, ди. Куалар-болар артыннан, кая ул теге йөгерек артыннан җитү, тегеләрне син күр дә, мин күр.

Кайтып җитә бу өч батыр үзләре торган җиргә. Кызга әйтәләр:

– Без сине үзебезнең сеңелебез кебек кенә тотарбыз. Син безгә аш хәзерләрсең, тик утны гына сүндермә, диләр. Бүтән эш юк сина, – диләр.

Болар һәр көнне өчесе дә җәнлек ауларга чыгып китәләр, кыз өндә кала. Беркөнне шулай кыз ничектер йокыга китә дә уты сүнә. Уянып китә бу, утның сүнгәнлеген күреп, куркуга төшә: «Агаларым ачуланырлар инде мине», – ди. Йөгереп чыга да, бер биек агач башына менеп, тирә-якларны карый. Еракта-еракта елтыр-елтыр итеп тычкан күзе хәтле генә бер ут күренә. Шул утны эзләп китә бу кыз. Бара торгач, килеп җитә бу кечкенә генә бер җир өйгә. Бәләкәй генә ишеген ачып керә. Аның эчендә бер карчык утыра икән, ди. Бу убырлы карчык икән. Кыз килеп керү белән, убырлы карчык сорый кыздан:

– Я, кызым, килдеңме, ди, нәрсә эзләп йөрисен? – ди.

– И, әби, ди, утым сүнде, ут эзләргә дип чыккан идем, – ди.

– Ярар, кызым, мин сиңа ут бирермен, минем бер кешем дә юк, миңа бик күңелсез, иртәгә мин сиңа кунакка барырмын, икәү иркенләп кенә сөйләшеп утырырбыз, – ди.

– Ярар, әби, – ди кыз, – тик син ничек табарсың икән безне, – ди.

– Менә мин сиңа бер чиләк көл бирәм, – ди, – шул көлне үзен кайта торган юлның ике ягына сибә барырсың, мин шул юлдан шәт сезнең янга барып чыгармын, – ди карчык.

Кыз, карчык биргән утны өенә алып кайтып, абыйлары кайтканчы аш-суны хәзерләп куя. Тегеләр, ашап-эчеп, ятып йоклыйлар да икенче көнне тагын да ауга чыгып китәләр.

Абыйлары чыгып китү белән, теге карчык килеп керә бу кыз янына. Бераз утырганнан соң карчык әйтә:

– Балакаем, ди, син минем башымны кара әле, – ди.

Кызның алдына ята, кыз моның башын караган вакытта, карчык кызның ботыннан канын суыра икән, ди. Бу карчык кызның канын суыра-суыра да торып кайтып китә. Шуннан соң бу карчык кызның абыйлары юкта килеп һәр көнне кызның канын суырып китә торган булган. Кыз көннән-көн ябыга, кибә барып, тора-бара коры сөяккә генә калган, ди.

Абыйлары, кызның ябыкканнан-ябыга баруын күреп:

– Сеңелем, соң син нигә болай ябыгасың, сагынасыңмы, чирлисеңме? – дип сорыйлар кыздан.

Кыз әйтә:

– Сагынмыйм да, чирләмим дә, тик болай гына ябыгам, – ди, яшерә инде болардан.

Тора-бара кыз бөтенләй йөри алмый башлый, аяксыз кала. Шуннан соң гына кыз әйтә абыйларына:

– Менә шулай-шулай, ди, утым сүнгәч, мин бер карчыктан ут алып кайткан идем, ди, шул карчык миңа ияләнде, һәр көнне килеп минем канымны суыра, – ди.

Абыйлары, үзара сөйләшеп, бу карчыкны тотып үтерергә булдылар. Шулай сөйләштеләр дә, кыз янында сукырны калдырып, киттеләр. Сукыр мич башына менеп утыра. Озак та үтми, карчык килеп керә дә, мич башында утырган сукырны күреп: «Ә, бу сукыр мине сакларга калдымыни?» – дип сукырны мич башыннан өстерәп төшерә, аның аягын-кулын чәче белән бәйләп, узе кызның канын суыра-суыра да чыгып китә.

Икенче көнне кыз янында калдыралар кулсызны. Карчык аны да шулай чәче белән бәйләп сала да, кызның алдына ятып, канын суырып китә.

Өченче көнне кыз янында Таңбатыр үзе кала. Кызга әйтә: – Мин сәке астына кереп ятам, карчык бүген кайсысы калды дип сораса, алар бүген гел кайтмаслар, синнән курыктылар, калмадылар дип әйт, ди. Карчык, алдыңа ятып, каныңны суыра башлагач кына, аның чәчен сәке ярыгыннан төшер, – ди.

Бер заманны карчык килеп керә, бер дә шикләнмичә, кыз алдына ятып, аның канын суыра башлый. Кыз карчыкның чәчен ярыктан сәке астына төшереп җибәрә. Таңбатыр, карчыкның чәчен тартып алып, сәке астындагы аркылы агачка бәйләп куя да, үзе сәке астыннан килеп чыгып, карчыкны ярырга тотына – кай җирең кычыта! Шул арада моның иптәшләре дә кайтып керәләр. Кулсыз тотына карчыкны типкәләргә, ә сукыр кай җиренә эләксә, шунда суга, ди. Карчык бөтенләй эштән чыга. Ялына башлый, ди, боларга:

– Кыйнамагыз, ди, күзсезне – күзле, аяксызны – аяклы, кулсызны куллы итәм, – ди. Шуннан болар карчыкны ант иттерәләр. Карчык ант итә. Иң элек йоттыралар, ди, болар кызны. Кызны йотып җибәрә дә китереп чыгара авызыннан, элекедән дә матур, элекедән дә чибәр кыз булып чыга, ди, бу. Аннан соң сукырны йоктыралар. Сукыр да ике күзле булып килеп чыга, ди. Аннары кулсызны йотып җибәрә, ди. Кулсыз ике куллы булып килеп чыга. Таңбатыр әйтә:

– Карагыз, сак булыгыз, ди, ул мине йотуын-йотар, кире чыгармас, ди. Мине чыгармыйча җибәрмәгез сез аны, – ди. Теге убырлы карчык Таңбатырны да йотып җибәрә. Көтәләр моны, көтәләр, килеп чыгар дип, карчык космый гына бит. Карчыкны кыйнап та карыйлар, чыгармый. Шуннан соң теге сукырдан күзле булган батыр кылычын ала да карчыкңы тураклый башлый. Кискәләп бетерәләр моны, ә Таңбатыр юк. Карыйлар, бу карчыкның бер баш бармагы юк. Баш бармагын эзли башлыйлар, бу баш бармак карчыкның өенә таба китеп бара икән. Тотып алып ярып җибәрәләр – Таңбатыр килеп чыга, элеккедән дә матур, таза булып. Бу өч батыр бик шатланышып, берничә көн бергә торалар да үз илләренә кайтырга булалар. Таңбатыр әйтә:

– Без сеңелкәйне үз иленә илтеп куйыйк башта, – ди. Бу кызга бик күп бүләкләр бирәләр дә, саубуллашып, теге бик шәп йөгерә торган батыр, кызны үзенә атландырып, бик тиз генә илтеп куя. Кызны илтеп кую белән, өч батыр дусларча саубуллашып, бергә-бергә торган чакларын онытмаска сүзләр куешып, һәрберсе үз илләренә кайтып китәләр.

Ярар. Таңбатыр, бик күп илләр үтеп, бик күп сулар кичеп, кайтып җитә үз иленә. Патша тора торган шәһәр читендәге бер карт белән карчыкка килеп керә. Бу карт итекче икән. Бер-ике көн итек тегеп торганнан соң, Таңбатыр әкрен-әкрен генә сораштыра башлый:

– Патшаның батырлары кайттымы, нәрсәләр алып кайттылар, патша кызларын таба алганнармы? – ди.

– Патша кызларын табып алып кайттылар, – ди карт, – тик батырларның берсе үлеп калган бугай, – ди.

– Туйлары булдымы соң? – ди.

– Юк әле, ди, менә бер көннән булырга тиеш, – ди.

Шул сүзне ишетү белән, бу тиз генә бер вывеска чыгарып кадаклый: «Мин, фәлән-фәлән итекче, патша кызлары туйда киярлек читек тегеп бирә алам», – дип яза. Патша кызлары, моны ишетеп, теге картны эзләп киләләр дә өй алдына чакыртып чыгаралар.

– Бабай, син шулай-шулай дип әйткәнсең икән, син безгә иртәгә иртә беләнгә берәр пар читек тегеп җитештер, – диләр.

Фәлән хак бирерсез, вакытына җитештерербез, – дип ышандырып алып калалар.

Патша кызлары китү белән, теге карт эшләргә утырмакчы була. Ә егет уйлап та карамый. Карт эләгермен дип курка башлый. Егет әйтә:

– Ят та йокла син, бабай, мин үзем тегеп куярмын, – ди. Карт белән карчык ятып йоклый. Төн уртасы килеп җитү белән, егет, урамга чыгып, өч күкәйне тәгәрәтеп җибәрә, өчесеннән өч пар читек килә дә чыга. Егет боларны алып кайтып өстәл өстенә кертеп куя.

Иртәнчәк карт тора. Егет әйтә:

– Менә, бабай, ди, мин читекләрне тектем, ди, алырга килсәләр, үзем тектем дип әйтерсең. Никадәр сорасалар да, мин теккәнне әйтмә, – ди.

Иртә белән тегеләр килеп җитәләр. Картны чакырып чыгаралар.

– Бабай, тектеңме? – диләр.

– Тектем, – ди.

– Я, чыгар әле, – диләр.

Карт читекләрне чыгарып бирә.

– Менә карап карагыз, ошыймы сезгә? – ди.

Кызлар читекләрне алалар, бик ошый боларга.

– Моны кем текте? – дип сорыйлар.

– Үзем тектем, – ди карт. Картка акчаны күп кенә итеп бирәләр. Шуннан соң тагын кайтарып сорыйлар болар:

– Я, бабай, дөресен әйт, кем текте боларны? – диләр, моны кысалар инде. Теге һаман «үзем тектем» ди. Патша кызлары картка ышанмыйлар. Картка әйтәләр:

– Ярар, бабай, без әти белән сөйләшеп туйны чигерәбез, син андый һөнәрле оста булгач, безнең өчебезгә өч җөйсез күлмәк тегеп бир, күлмәкләр иртәгә өлгергән булсын, – диләр. Карт тагын ышандырып алып кала инде. Алып калмас иде, Таңбатыр, ни эшләргә кушсалар да, алып кал, дип өйрәткән. Карт бу күлмәкләрне ничек кенә өлгертербез икән дип чабалана. Егет әйтә:

– Син кайгырма, ят та йокла, бабай, – ди.

Төн уртасы җитү белән, шәһәр читенә чыга да теге өч күкәйне тәгәрәтеп җибәрә. Өч күкәйдән өч күлмәк килеп чыга. Алып кайтып элеп куя бу күлмәкләрне. Иртә белән тегеләр килеп җитәләр. Карт күлмәкләрне чыгарып бирә. Патша кызлары шаккатып карап торалар да:

– Бу күлмәкләрне кем текте? – дип сорыйлар, шикләнәләр инде болар.

Карт әйтә:

– Үзем тектем, – ди. Патша кызлары картка тиешле хакын бирәләр дә:

– Менә без сиңа тагын бер эш кушабыз, болай һөнәрле кеше булгач, син бу эшне дә эшләрсең, – диләр.

Карт нишләсен, теләсә-теләмәсә дә:

– Ярар, әйтеп карагыз, – ди.

Патшаның олы кызы әйтә:

– Иртә белән шәһәр читендә бер бакыр сарай салынган булсын, – ди. Уртанчы кызы әйтә:

– Көмеш сарай да салынган булсын, – ди. Кече-кыз әйтә:

– Ике апама ике төрле сарай салынгач, минем өчен алтын сарай салынган булсын, – ди.

Карт каушап кала да соңыннан, теге егеткә ышанып: «ярар, тырышып карармын», – ди.

Кызлар кайтып китү белән, карт өйгә кереп әйтә:

– Бетте баш, патша кызлары безгә шундый-шундый эшләр кушып киттеләр, – ди. Үзе калтырана, күзләреннән яшьләр килә:

– Нишләрбез икән инде, безнең бетүебез шушыдыр, – ди.

Егет әйтә:

– Кайгырма, бабай, ди, син ят та йокла, ди, мин үзем башкарып чыгармын, – ди.

Таңбатыр, төн уртасында чыгып, күкәйнең өчесен өч җиргә тәгәрәтеп җибәрә, өч җирдә өч сарай калкып чыга. Иртә белән егет бабайны уята:

– Кара әле, бабай, ди, өч җиргә өч сарай салдырып куйдым, – ди. Бабай бик шатлана, «патшаның җәзасыннан котылабыз икән», ди.

Иртә белән патша кызлары иртүк бабай янына килеп җитәләр. Берсеннән-берсе матур өч сарайны күрү белән, болар Таңбатырның кайтуын беләләр. Картны чакыртып чыгаралар да әйтәләр:

– Нихәл, бабай, без кушканны эшләдеңме? – диләр. Бабай әйтә:

– Күрмисезмени, – ди.

– Үзең эшләдеңме, бабай? – диләр.

– Үзем булмыйча, – ди карт, һаман теге егетнең барлыгын сиздерәсе килми, әйтмәм дип сүз биргән бит.

Кызлар, ышанмыйча, көлешә-көлешә бабайның сакалларын тарткалап карыйлар. Юк, йолкынмый. Аннары үзара сөйләшеп алалар да:

– Ярар инде, бабай, без сине гаепләмибез, син безгә бу сарайларны салдыручы егетнең үзен күрсәт инде, – диләр.

Бабай, теләсә-теләмәсә дә, егетне чакырып чыгара. Патша кызлары Таңбатыр белән елаша-елаша күрешәләр.

Таңбатырның кайту хәбәре патшага да ишетелә. Патша егетне үз янына чакыртып ала.

Кызлар әйтәләр әтиләренә:

– Безне дию кулыннан коткаручы менә шушы егет, агалары аңа бик каты зыян иттеләр, – диләр.

Шуннан соң патша, Таңбатырның көченнән куркып, кече кызын, теләсә-теләмәсә дә, аңа бирергә мәҗбүр була. «Агаларыңны теләсәң нишләт, үзең хөкем ит», ди.

Таңбатыр агаларын үз янына чакыртып ала да әйтә: – Сез мина зур зыян эшләдегез, шулай да астырмыйм, кистермим мин сезне, тик бу шәһәрдән чыгып китегез, күземә күренмәгез, – ди. Тегеләр башларын иеп чыгып китәләр. Таңбатыр, патшаның кече кызын хатынлыкка алып, кырык көн уен итеп, кырык көн туен иткәннән соң, үзенең әти-әниләре янына кайтып тора башлый.

Хәзер дә бик шәп кенә яшиләр икән, ди, болар. Кичә бардым, бүген кайттым.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3196 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz