Пятница, 19.04.2024, 21:56:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Ноябрь » 23 » Табигать күренешләре
Табигать күренешләре
21:25:24

Һава

253. Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.

254. Үзе шушында,
Үзе беленми,
Тынга беленә,
Күзгә күренми.

Яңгырау, кайтаваз

255. Тәнсез тора,
Телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми,
Һәркем аны ишетә.

256. Гаиб1 изгеләрдән бер дусымбар,
Мин ни дисәм шуны ди.
Җырласам җырлый, көлсәм көлә;
«Син кайда?» дип сорасаң,
Кайдалыгын әйтми, яшерә.

257. Сөйләгәнне үзеңә кайтара.

258. «Ә» дисәм, «ә...» — ди,
«Мә» дисәм, «мә...» — ди,
Үзе бирми, бирсәм — алмый,
Сүзгә җавап кайтармый.

259. Кем барлык телләрдә дә сөйли ала?

Җил-давыл

260. Аяксыз-кулсыз капка ача,
Ача да артына кача.

261. Кулсыз-аяксыз тәрәзәне кага,
Тавышсыз җырлый,
Өйгә керергә сорый.

262. Үзе аяксыз-кулсыз,
Үзе агач сындыра.

263. Үзе күренми, үзе сызгыра,
Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.

264. Үзе җансыз,
Тавышы ямьсез.

265. Урманнан биек,
Җептән нәзек.

266. Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз.

267. Кырда йөри, урманда ята.

268. Аягы юк, кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Кояш кебек нуры юк,
Күрергә күзе юк,
Һич җитмәгән җире юк.

269. Аягы да юк, башы да юк,
Үзе җилдереп йөри.

270. Ике тауның арасы,—
Сызгыра пәри баласы.

271. Ут та түгел, ук та түгел,
Су да түгел, бу да түгел,
Үзе карны кисә.

272. Нәрсә оча канатсыз?

273. Үзе дулый,
Үзе җылый.

274. Шундый зур — бөтен җирне әйләндереп ала,
Шундый кечкенә — иң кечкенә ярыкка да сыя.

275. Иртә килә, чиртә килә,
Ике канатын сирпә килә,
Камышлыктан үтә килә,
Камыш башын селкә килә.

276. Адәм түгел — адәмнән тиз йөри белә,
Җырчы түгел — җырчы кебек көйли белә.

277. Йөгәнсез ат,
Үлемсез карт,—
Килә дә китә,
Күп зарар итә.

278. Өй түбәсендә бүре улый.

279. Тавышы бар — үзе юк,
Сөйләшергә сүзе юк.

280. Үзе көйли, үзе сөйли,—
Бер тыңларлык сүзе юк.

281. Читән аша эт талаша.

282. Ук аттым,—
Угым китте сазга таба,
Түшем белән шуып барам
Кызга таба.
Аягымны-кулымны багласаң да,
Түшем белән шуып барам кызга таба.

283. Ары йөри, бире йөри,
Күпме йөрсә дә арый белми.

284. Ялман2 ялан гизә.

285. Язын ямьле,
Җәен җиләс.
Көз җиләтә3,
Кыш җылата.

286. Ерткыч түгел — үкерә.

287. Тиле-тиле, тилергән,
Сарай башын җимергән.

Җил һәм су

288. Оча канатсыз,
Йөгерә аяксыз.

Җил яки су

289. Җөгәне юк тотарга,
Авызы юк еларга,
Теле юк сөйләргә,
Бөтен эшне эшләтәләр.

Томан

290. Кырда кырык киштә.

291. Уты юк, төтене бар.

292. Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә.

293. Турфанда4 келәм каксалар.
Тузаны монда килә.

294. Ак чыбылдык эчендә
Айны ничек табаем?
Күк чыбылдык эчендә
Көнне ничек табаем?

Судан пар күтәрелү

295. Күк тана койрыгы белән су эчә.

Су пары һәм яңгыр

296. Җирдә чакта күккә ашкына,
Күккә менгәч җиргә ашкына.

Чык яки кырау

297. Күл әйләнә йөгердем,
Күнчегемне5 төшердем,—
Ай күреп калды,
Кояш төшеп-алды.

298. Өй әйләнә йөгердем,
Ачкычымны төшердем,—
Ай күрде, кояш алды.

299. Хан кызы мәчеткә барды,
Эчкече төшеп калды;
Төшеп калган әчкечне
Ай күреп, кояш алды.

300. Ак келәткә кергән чакта,
Ак тупыем6 төшеп калды,—
Ай күреп калды,
Кояш күтәреп алды.

301. Әби кар базына бара,
Намазлыгы төшёп кала,—
Ай күрә, кояш ала.

302. Колхоз кызы суга бара,
Беләзеге төшеп кала,—
Ай күреп кала,
Кояш үбеп ала.

303. Ак келәттән кайтканда
Ак яулыгым төшеп калды,—
Ай бирде, кояш алды.

304. Мунчага барадыр идем,
Чабата башмагым төшеп калды,—
Ай күрде, кояш алды.

305. Ак җәймәм төшеп калды,—
Ай күрде, кояш алды.

306. Өй артында — ак мүк.

307. Кич җиргә төшә,
Төнне җирдә үткәрә,
Иртә белән тагын югала.

308. Төнен туа, көндезен үлә.

309. Төн тудыра, түнтәрә7,
Көн килә дә күтәрә.

310. Төнлә туа,
Үләнгә куна,
Таңда тона,
Көнне күрсә юк була.

Кырау

311. Бәла килә, бәла килә,
Ике җиңен сала килә,
Карлыган суын эчә килә,
Кара тизәген чыгара килә.

Чык һәм чалгы

312. Җем-җем иткән нидер ул?
Ялмап алган нидер ул?
Биле бөкре нидер ул?
Яуны кырган нидер ул?

Болыт

313. Җилә килә, җилә килә,
Каенлыкка җитә килә.
Каен суын эчә килә.

314. Түбәсе бар, өе юк.

315. Түбә өстендә — түмгәк,
Аның төсе күп-күмгәк.

316. Кечкенә генә чоба8,
Бөтен дөньяны яба.

317. Чыбаркүлдә9 киез каксам,
Тузаны монда нилә.

318. Аягы җиргә тимәс,
Башы күккә тимәс.

319. Аягы юк — ил гизә,
Күзе юк — яшь түгә.

320. Иртән дә килә Җәмилә,
Кич тә килә Җәмилә;
Калын шәлләрен төренеп,
Тагын килә Җәмилә.

321. Онгыл-чонгыл манара,
Кат-кат булып кабара,
Суы барда карала,
Суы бетсә тазара.

322. Күк, күк, күк җәймә,
Күп төш ябар күк Җәймә;
Җирдә җәелмәс җәймә,
Тотып җыелмас җәймә.

323. Урман аша апара таша.

324. Ары чаба, бире чаба кара атым,
Тау башыннан дулап үтәр кара атым.

325. Тау башында ямаулы торпыша.

326. Үзе ага, яры юк.
Барып җиткән җире юк.

327. Зәңгәр күктә бөркет оча,—
Канаты белән кояшны каплый.

Яңгырсыз болыт

Сыерымның җилене тулган, сөте юк.

Болыт, яңгыр

329. Түбә аркылы казлар үтте,
Бөтен җирне сазлар итте.

330. Кимә йөри, кимә йөри,
Артыннан су сибә йөри.

331. Канаты юк — очадыр,
Ишкәге юк — йөзәдер,
Илдән-илгә күчәдер,
Бик азга да көе китә,—
Җылый-җылый төшәдер.

332. Кара төенем чишелде,
Эченнән җәүһәр чәчелде.

Болыт, яңгыр, җир

333. Албасты күкне басты,
Кояшны йотты.
Җир посты,
Авызын ачмый албастыны упты.

Болыт, үлән

334. Күктә — күгәрчен,
Җирдә — әберчен10.

Болыт чыгу, күк күкрәү, яшен яшьнәү, яңгыр яву, җил өрү

335. Җил, җил, җилә килер,
Ике җиңен селкә килер.
Каенсарга керә килер,
Каен суын эчә килер,
Көмеш башлы, алтын кашлы,—
Иөз егерме биш яшьле.

Яңгыр

336. Никадәр озын, нәзек булса да,
чирәмгә утырса, күренми.

337. Мине һаман сорыйлар, көтәләр,
ә күренсәм — кача башлыйлар.

338. Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр,
Мин аз гына күренсәм,
Качып-посып бетәләр.

339. Чакырдылар, дәштеләр,
Барган идем качтылар.

340. Күктән килде, җиргә китте.

341. Иң килә, миң килә,
Ике тәкә тиң килә,
Каенлыкны үтә килә,
Кар суларын эчә килә.

342. Иләк белән су ташыйлар.

Янгыр, җир, үлән

343. Берсе чәчә,
Берсе эчә,
Берсе үсә.

Яңгыр яву, былчырак, кояш киптерү

344. Өй артында сөт эрегән,
Кәҗә таптап бетергән,
Әни коймак пешергән,
Әти ашап бетергән.

Улактан яңгыр суы агу

345. Чокыр эчендә бер җылан
Түбән таба йөгерә.

Боз яву

346. Юл тулы борчак чәчелде, җыючы юк.

347. Киштәдән борчак коела,
Идәнгә төшкәч җуела.

Тамчы

348. Борынсыз чыпчык боз тишә.

349. Өй артында дөп-дөп кое казый.

350. Өй артында озын агай
Инә белән кое казый.

351. Кечкенә генә абзый,
Сикерә-сикерә баз казый.

352. Өй уратып кое казыдым.

353. Өй артында дөп-дөп тары төяләр.

354. Өй артында тәңкә сикерә.

355. Сикереп төшә,
Бозны тишә.

356. Аяксыз-кулсыз алдыр11 тиштем.

357. Ялт-йолт ялтырый,
Ялгыз тирәк калтырый.
Энҗе кебек тезелә,
Ука кебек сузыла.

358. Үзе озын, үзе нечкә,
Җиргә төшсә, күрмимен.

Яшен

359. Урал таудан кылыч орсам,
Иделдә чабагым уйный.

360. Урман аша чылбыр суздым.

361. Ялан җирдә ялт та йолт.

362. Ялт-йолт итә,
Җиде чакрым җир китә.

363. Ялт итте, йолт итте,
Елгага төшеп китте.

364. Җем-җем итәр,
Җемелдәп китәр.

365. Тәрәзәне елык итте,
Йөрәгем чырык итте.

366. Өй түбәсендә — чутлы-чутлы тимер чыбык.

367. Өй түбәсендә чатлы камчы.

368. Чыбыркысы бар, көтү көтми.

369. Угын атар,
Үзе качар.

370. Бер сүнәр дә бер янар,
Тигән җирен ягар.

371. Ялт итәр дә йолт итәр,
Тигән җирен ут итәр.

Күк күкрәү, яшен, яңгыр

372. Ала казы калтыр-колтыр,
Канат очы ялтыр йолтыр;
Инәсе12 елый вәр-вәри,
Кызы көлә шар-шарый.

373. Күренә таудай күгәреп,
Аждаһадай агарып,
Ут чәчеп, таш ярып,
Килә ятыр яу кебек.

374. Сакмардагы сары айгырым
Сыгындырып кешнидер;
Билтердәге13 биш биям
Бишесе дә колынлый;
Колыннары сарала,
Як-ягына тарала;
Аны күргән кешенең Зиһеннәре тарала.

375. Сакмарда сары алашам бар,
Питердә биш биям бар;
Берсе торып кешнәсә,
Бишесе дә колынлар.

Күк күкрәү

376. Борыслан14 тау башыннан җигүле ат-арба тәгәри.

Күк күкрәү, яшен

377. Һу-һу итәр,
Пыяла чардак дерелдәр,
Газраил муенын сузар,
Фәрештә канатын җәяр.

378. Ялт-йолт ялтырый,
Имән агач калтырый,
Бадьяннары сызгыра,
Алпавытлар кычкыра.

379. Дөбер-дөбер итәр,
Дөбердәп китәр.
Ялт-йолт итәр,
Ялтырап китәр.

Дөбер-дөбер кода килә,
Бөтен урам селкетеп.
Кода артыннан мин дә киләм
Ике җиңем селкетеп.

381. Кара казым «какъ» итте,
Канат очы ялт итте.

382. Ата каз бии дып-дып,
Башы-койрыгы йолт-йолт.

383. Атасы чарык15 әйләндерә,
Угылы пычагын яный.

384. Галдыр-галдыр итәдер,
Алпавытның күркәсе,
Шатыр-шытыр итэдер
Түшендәге серкәсе.

385. Падишаның күркәләре
Галдыр-галдыр итәдер;
Муенындагы мәрҗәннәре
Ялтыр-йолтыр итәдер.

386. Хан-солтанның күркәләре
Галдыр-голдыр итәдер.
Хан-солтанның сөңгеләре
Ялтыр-йолтыр итәдер.

387. Шәпеш агай киртәсе
Шарт-шорт итәдер;
Ике яктан да алкасы
Ялт-йолт итәдер.

388. Ялт итте, йолт итте
Агыйделнең капкасы.
Шарт итте, шорт итте
Карурманның аркасы.

389. Агаемның капкасы
Шарт-шорт итеп ачылды.
Агаемның киртәсе
Ялт-йолт итеп ватылды.

390. Болгаерда ялт итте,
Килдуразда шалт итте,
Борындыкта кисмәк ярылды.

391. Янбактыда ялт итте,
Шынталыда шалт итте,
Чыргатта чыра кабынды.

392. Югарыда яу купкан.

Күк күкрәү, яңгыр

393. Аю акыра, бүре бакыра,
Ионын коя,
Халык суга туя.

394. Югарыда уйныйлар,
Түбәндә елыйлар.

Яшен яшьнәү, яңгыр яву

Ялт-йолт ялтырый,
Җирнең өсте калтырый,
Энҗе кебек тезелә,
Ефәк кебек сузыла.

Аҗаган

396. Селки арыш камчысы,
Алтын нурлар тамчысы.

397. Ялман ялап ала,
Ялаган җире янмый кала.

398. Ялман уты ялтырык16
Тавышы-тыны юк.

Салават күпере

399. Өй түбәсендә чаңгы юлы.

400. Өй аркылы аркан аттым.

401. Аллы-гөлле яулыгымны
Читән аша ыргыттым.

402. Урман аша яшел таяк ташладым.

403. Идел аркылы алтын дуга ташладым.

404. Елга аркылы күпер салдым.

405. Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.

406. И элем чук, элем чук,
Аллы-гөлле яшел чук,
Өй түбәмә элгән чук.

407. Аллы-гөлле яшел чук,
Базарга килгән асыл чук,
Сатып алучы бер дә юк.

408. Шундый матур бер күпер —
Кеше йөрми, ат керми.

Суык

409. Ишектән керер,
Түреңә менеп утырыр.

410. Ишеккә килде сөмсәеп17,
Туктап торды турсаеп,
Ишектән керде иңкәеп,
Түргә менде туңкаеп.

411. Рөхсәтсез керер,
Түргә йөгерер.

412. Ишектән керә дулап,
Түргә уза җылап.

413. Ишектән керер,
Балта сабына утырыр.

414. Аягы юк, кулы юк,
Ишек ачуга, өйгә басып керә.

415. Мин ишектән кергәнче,
Агаем түрдә була.

416. Корт та түгел,
Эт тә түгел,
Ә үзе тешли.

417. Киртә артымда күк бурзай,—
Сөяккә теше үтми.

418. Байны кочаклый,
Ярлының куенына керә.

419. Тәрәзәгә каккан иде,
Өйнең бүрәнәсе ярылды.

Елгада боз кату

420. Килделәр агайлар балтасыз,
Ясадылар күпер тактасыз.

421. Гыйсмәт бабай балтасыз-нисез күпер ясый.

422. Балтасыз-пычаксыз күпер ясый.

423. Балтасы да юк, пычкысы да юк,
Елгалар аша күпер сала.

424. Балта чапмый шына түшәдем18.

425. Акбүз атым басма булды,
Буйдан-буйга тасма булды.

426. Акты-акты да тәрәзә астына ятты.

427. Кара төлке кар астыннан чаба.

Бәке

428. Төнлә тәрәзәсе бикләнә,
Көндез ачыла.

429. Көндез ватылган пыяла
Төн җиттеме — төзәлә.

430. Сыр-сыр сыргалак,
Уртасында бер табак.

Боз китү

431. Калтыр-колтыр күч бара,
Кара юрга буш бара.

Боз китү, елга ачылу

432. Торналар торып китте,
Агыйдел агып калды.

433. Аккошым очып китте,
Кара төлке ятын калды.

434. Кара тавык ятып калды,
Ак тавык очып китте.

Боз чатнау

435. Адәм тимәде — чигәм ярылды.

Боз

436. Көзен туа, язын үлә.

437. Су өстенә ятты,
Үзе су булып акты.

438. Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.

439. Утта янмый,
Суда батмый.

440. Тышка куйдым — таш булды,
Өйгә керттем — су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйсам — бу булды.

Тәрәзә бозы

441. Әндри күзен ак алган.

442. Күзәмәтнең күзенә ак салган.

443. Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.

444. Аягы юк, кулы юк,
Тәрәзәгә гөл ясый.

445. Каләмсез-камышсыз нәкыш ясый.

446. Тышта туңмый,
Ызбада туңа,

Кәрнизгә каткан боз

447. Үзе туңа, үзе керми,
Үзе елый да елый.

448. Өй артында ак тана
Мөгезем бар дип мактана.

Кар

449. Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра;
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек.

450. Өй артында ак тана,
Китәм диеп мактана;
Китәлмим дә, нитәлмим дә,
Бәдри, мунча яксана.

451. Ак ябалак ак киезгә ятыр.

452. Ак кына,
Чеметеп ала чак кына.

453. Мамык юрган,
Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык.

454. Кара урман өстенә
Мамык күпчек19 ташладым.

455. Җир өстендә ак мамык.

456. Кара җирнең өстенә
Каз мамыгын кем түккән?
Ак юрганын кем теккән?
Ап-ак онны кем сипкән?

457. Мамык түшәгем
Җиргә түшәдем.

458. Ак мамык белән бөтен дөнья тулган.

459. Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.

460. Урамда — батыр,
Өйдә — җылак.

461. Тышта — тау-кәү20
Өйдә — су-су.

462. Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.

463. Оча тавышсыз,
Ята тынсыз,
Үлгәндә терелә,
Шау да гөр килә.

464. Яткан-яткан да су булып качкан.

465. Ятты-ятты да елгага карап чапты.

466. Суык булса тик ята, һичбер сүз дәшми,
Каты салкын кышларда да сабыр итә.
Яз башында көн җылынгач йөгерә башлый,
Бик эсседә канатлана, очып китә.

Кар җемелдеге

Менә ята җәүһәр таш,
Алыйм дисән, юк була.

Кар яву

Яшь килен суга бара,
Тәңкәләре коелып кала.

Буран, өермә

469. Үзе ямьсез ыжгыра,
Кар буранын туздыра.

470. Урамда аю улый.

471. Каз мамыгын кагына,
Кагына да тузгына.

472. Йон түшәгем ертылды,
Бөтен дөнья йон булды.

473. Ду-ду-ду итә,
Хайваннарны йөгертә,
Адәмнәрне тилмертә.

474. Юл буенда тугымсыз көпчәк әйләнә.

475. Аю бабай йон тетә,
Балакларын селкетә.

476. Ирбәгәй дә оирбәгәй,
Ирексезләп ил биләй.

477. Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.

478. У-у, улыйдыр,
Йоннан бура бурыйдыр,
Койма белән урыйдыр.


1. Гаиб — күзгә күренми торган.

2. Ялман — кушаяк, кимерүче хайван.

3. Җиләтү — туйдырып бетерү, күңелне кайтару.

4. Турфан — төньяк-кенбатыш Кытайдагы шәһәр исеме. Элек зур сәүдә үзәге булган.

5. Күнчек — каплама, хатын-кыз күлмәгенә тегелә торган бизәк (?).

6. Тупый — тирәсенә мех тотылган түгәрәк бүрек.

7. Түнтәрү — аудару, каплау.

8. Чоба — астарсыз тегелгән озын өс киеме.

9. Чыбаркүл (Чибәркүл) — Чиләбе өлкәсендәге күл һәм шәһәр исеме.

10. Әберчен — 1) урман күгәрчене, 2) күк күгәрчен.

11. Алдыр — чокып ясалган агач савыт.

12. Инә — әни.

13. Билтер — бау, чылбыр.

14. Борыслан — Куйбышев өлкәсендәге тау.

15. Чарык — биредә кул белән әйләндерелә торган түгәрәк ташлы кайрак.

16. Ялтырык — ялтырый торган, ялтыравыклы.

17. Сөмсәю — күңелсезләнү, боегу, семсер коелу (?).

18. Шына түшәү — агач чәйләр белән беркетеп идән җәю.

19. Күпчек — колак мендәре, кечкенә мендәр.

20. Тау-кәү — тау-тау өелеп тору.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 7159 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 3.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz