Пятница, 19.04.2024, 21:20:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 16 » ТАМЕРЛАН МАНАРАСЫ
ТАМЕРЛАН МАНАРАСЫ
21:21:40
Хәзерге Варна авылы тирәсендә Тамерлан хан белән икенче бер хан арасында зур сугышлар була. Бәрелешләрнең берсендә Тамерланның гаскәрләре җиңүгә ирешә. Бик күп кешеләрне әсирлеккә алалар. Алар арасында шул җиңелгән ханның улы да була. Ул бик тә батыр һәм матур егет булган, дип сөйлиләр. Тамерлан хан, егетне җир асты зинданына ябып, янына сакчылар куйдыра.

Тамерлан ханның кызы бу егетнең матурлыгы, батырлыгы турында ишеткән була. Ул, аның зинданга ташлануын белеп, егет янына килмәкче була. Караңгы төннәрнең берендә килә бу зинданга. Ничек тә сакчыларны ризалаштырып, егет янына керә. Күрешәләр, сөйләшәләр. Бик ошаталар болар бер-берсен, гашыйк булалар. Шул төндә болар икесе качып китәргә уйлыйлар.

Кыз, сакчылар белән сөйләшеп, зинданны ачтыра, һәм алар икәүләп качып китәләр. Төн узганчы качкыннар әллә ни ерак китә алмыйлар. Варна авылы янындагы Кисәнә күле буендагы камышлыкка барып яшеренәләр. Боларның ашарларына-эчәрләренә дә юк бит инде. Нишләргә? Егет китә азык-төлек юнәтергә. Кыз кала камышлыкта. Егет әйләнеп килсә, ни күрсен, кызның үле гәүдәсе генә ята. Киемнәре, тәннәре ерткаланган. Аны, егет юк чагында, ерткыч җанвар килеп чыгып, ерткалап ташлаган икән. Егет нишләсен, сөйгәненең гәүдәсе янында елап утыра-утыра да үз ягына качып китәргә мәҗбүр була. Китмәс иде, артларыннан эзәрлекләп килүче Тамерлан сугышчылары тотып алачак бит. Ярый, егет китә үз якларына таба качып.

Ә Тамерлан ханның чапкыннары кызның гәүдәсен табып алып кайталар. Хан, кызының үле гәүдәсен күреп, бик ачулана да, кайгыра да. Ачулана, чөнки ул дошманы белән качып киткән. Кайгыра, чөнки ул аның бердәнбер яраткан кызы. Кызны бик хөрмәтләп Кисәнә күле янында күмәләр. Кабер өстенә Тамерлан, кызының истәлеге итеп, матур бер манара тездерә. Ул урында кирпеч ясарлык балчык булмаганга, гаскәрләр егерме-утыз чакрымлы озын бер рәткә тезелеп, кирпечне кулдан-кулга биреп ташыганнар, ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1893 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz