Четверг, 25.04.2024, 03:08:25   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Татар халык әкиятләре
1 2 3 »
Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга агасы әйткән:
— Әйдә, минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен,— дигән.
Үги кыз, йомгак белән чиләген ала да, агасы белән урманга китә.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 5150 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.7/6 | Комментарии (0)

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3978 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.5/4 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган, ди, бер хатын. Аның булган, ди, берсеннән-берсе чибәр өч кызы.

"Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын", — дип, көне-төне эшләгән дә эшләгән, ди, бу хатын.

Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4494 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/8 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда, карга казначы, козгын азанчы булып торган чагында, булган икән, ди, бер Саран белән бер Юмарт. Көннәрдән беркөнне болар икесе, иптәш булып, юлга чыкканнар. Кич булган, бер җиргә ашарга утырганнар. Саран әйткән:

— Минем капчыкның авызы чишелми, синең ризыкларыңны ашап торыйк әле, — дигән.

— Ярый,— дигән Юмарт, — ашасак, ашыйк, — дигән.

Ашаганнар Юмарт ризыгын. Бер көн ашаганнар болар, ике көн ашаганнар Юмарт азыгын, өченче көнне аның азыгы беткән. Кич булгач, Саран Юмартның йокыга киткәнен саклап кына яткан да торып качкан. Юмарт йокысыннан торса, Саран юк. Бу да бер юл белән киткән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 5693 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.3/7 | Комментарии (0)

Яшәгәннәр, ди, ике күрше: берсе — бик бай, берсе — бик ярлы. Бай күршеләре, кичке ашны ашап, чәй эчәләр дә икән, ирле-хатынлы тыныч кына, тавышсыз гына яталар икән йокларга. Ә теге ярлы кешеләрнең балалары күп булган, шуңа күрә боларда гел тавыш-гауга, җырлау-җылау, бию-көлү тавышлары яңгырап торган. Бу эшкә теге байның исе киткән. Үз-үзенә: «Боларның ашарларына юк, киярләренә юк, алай да гомерләрен шат үткәрәләр, — ди икән. — Ә безнең шулкадәр байлыгыбыз күп, алай да без шат яшәмибез», — ди икән.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 5357 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.9/10 | Комментарии (0)

Булган, ди, бер бик зур бай. Исеме булган Карунбай. Булган икән, ди, моның биш-алты ел түшәктә яткан бер сырхау сеңлесе.

Бер дә бер көнне Карунбай бу сеңлесен мунчага сөрә. Бичара кыз мунчада тора башлый хәзер.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3188 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4409 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/6 | Комментарии (0)

Төлке бервакытны агач яныннан үткәндә күрде, агач башында бер Әтәч утыра. Әтәчкә әйтте:

— Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, — диде.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4227 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/8 | Комментарии (2)

Элекке заманда кешеләрне бик кызык кына хөкем иткәннәр, ди. Бер кеше кечкенә генә ялгышлык эшли икән — аны судка биргәннәр. Гаебе зурмы, кечкенәме, аны тикшереп тормаганнар. Бүреккә «үтерергә», «коткарырга» дип ике кәгазь язып салып, гаепле кешегә шуның берсен алырга кушканнар.

— Менә бу кеше крестьяннарны миңа каршы баш күтәрергә котырта, — дип, алпавыт үз крестьянын судка биргән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3405 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.8/4 | Комментарии (0)

Элек заманда бер солдат хезмәт итеп кайтып килә икән. Юл буенда бер биек, зур агач тебендә утырган карчыкка очраган. Ул убырлы карчык икән.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3919 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.8/4 | Комментарии (0)

Таңбатыр, диюнең атына атланып, алтын сарайга кайтып китә. Моны теге сакчы бик шатланып каршы ала:

– Әй егет, ди, мин сакчы солдат түгел бит, мине шулай киендерделәр генә, мин фәлән патшаның кече кызы бит, ди, мине дә алып кайт, үзеңнән калдырма, – ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3204 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер патша. Бу патшаның булган, ди, өч кызы. Патша кызлары берсеннән-берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән-беркөнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә дип чыкканнар. Болар болынлыкта йөргән вакытта гына бик каты җил-давыл чыга да шул җил-давыл бу кызларның өчесен дә күтәреп алып китә. Патша үзенең кызларының югалганын белеп бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларны, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3738 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Торна белән Төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле Төлке дәште, ди. Тары боткасы пешерде, ди. Тары боткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6116 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.8/6 | Комментарии (0)

Бервакытны Арысланга сырхау тиде. Барча ерткыч хайваннар Арысланның хәлен сорарга килделәр. Ләкин Төлке килмәгән иде. Бүре барып Арысланга Төлкене яманлады.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3930 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Бер Төлке авыл буйлап ага торган инеш буенда йөри икән. Вакыт — яңа гына караңгы төшеп килә торган кичнең башы.

Бу Төлкенең бик карыны ачып: «Ашарга берәр нәрсә табып булмасмы икән»,— дип, тавыклар кунаклый торган куначага таба киткән икән — бәке тишеп салынган мурданың (Мурда — чыбыктан үреп ясалган балык тоту җайланмасы) таягына күзе төшкән. «Тукта, карап карыйм әле»,— дип, мурдага таба барса, чыннан да, кояш баеган вакытларда гына хуҗасы карап киткән булган икән, бәкенең өсте дә катмаган. Төлке ал аяклары һәм авызы белән тарткалап мурданы судан чыгарса, ни күрсен: балыклар тулган бит. Төлке, мурданы аннан-моннан ваткалап, балыкларны алган да, ерак түгел бер печән кибәне өстенә менеп ятып, бик тәмләп кенә балык ите ашарга керешкән, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3610 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/3 | Комментарии (0)

Булган, ди, шулай бер Салам-Торхан. Бик ярлы булган, җәй көне кырда йоклый икән. Килә беркөнне моның янына Төлке:

— Әй Салам-Торхан,— ди,— үтте гомерең, өйләнмәдең дә,— ди.— Өйләндерәем мин сине,— ди Төлке.— Алып чык бер тавык,— ди,— шушы авылдан, мин сине өйләндерермен,— ди.

Тавыкны алып чыкты Салам-Торхан, Төлке ашады. Шуннан Төлке торды да бер шәһәрнең баена китте. Байга керде барып, исән-саулык сорашты.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1587 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын заманда бер карт яшәгән, ди. Көннәрдән бер көнне шалкан чәчеп торганда карт янына Аю килеп чыга, ди.

— Нишлисең? — ди Аю.

— Шалкан чәчәм,— ди карт.

— Әйдә, уртагына чәчик,— ди.

— Әйдә,— ди карт.

Бергәләп шалкан чәчәргә тотыналар, ди, болар. Карт агач төбен казып тора. Аю каерып алып тора. Шулай итеп тиз генә җирне әрчеп, шалканны чәчеп тә куялар, ди.
Шалкан җитешкәч, Аюга әйтә карт:

— Ничек бүләбез? Син төбен аласыңмы, сабагынмы? — ди.

— Мин сабагын алам,— ди Аю.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6434 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Соры Бүре бик күп йөргән, ары чапкан, бире чапкан, бер дә ашар нәрсә тапмаган. Йөри торгач, ул яланда бер бик шәп Айгырга очраган. Бүре Айгырга әйткән:

— Айгыр, мин сине ашыйм, минем хәзер өч көннән бирле бернәрсә дә ашаганым юк,— дигән.

Айгыр әйткән:

— Ашасаң ашарсың, тик синнән минем бер үтенечем генә бар, шуны гына тыңлый күр,— дигән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2530 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы, бик акыллы бер Кәҗә. Аның булган, ди, өч бәтие. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер куышы. Кәҗә өч бәтие белән шул куышта рәхәт рәхәт тора икән, ди. Көндезләрен Кәҗә яшел болыннарда, киң тугайларда ашап-эчеп йөри икән дә, кич булгач, җырлый җырлый балалары янына кайта икән:

Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3286 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Әүвәле заманда бер Хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ура башлагач ук, аның янына бер Аю килгән, ди. Ул Аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Ул Хатынга аягын күрсәтеп килгән, ди. Хатын аның аягыннан шырпысын алган, ди. Шуның өчен Аю Хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2144 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

1-20 21-40 41-54
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz