Четверг, 25.04.2024, 02:38:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Татар халык әкиятләре
« 1 2 3 »
Әүвәле бер Мужик белән Аю дуслашканнар да, ди, икесе бергә урманга барганнар, ди. Урманда Мужикның йоклыйсы килгән дә, ди, ятып йоклаган, ди. Йоклагач, Аю каравыллап тора икән, ди. Мужикка бер чебен кунган, ди. Аю аны тырнагы белән куган, ди. Куып китмәгәч, Аю кешегә, аягы белән күтәреп, таш алып бәргән, ди, кеше шунда яньчелеп үлеп калган, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2058 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.7/3 | Комментарии (0)

Бер Аю имән башына бал куйган икән. Аны Мәче сизгән дә имән башына менгән. Мәче бал ашап торган чакта Аю килгән дә:

— Монда нишлисең? — дигән.

Мәче әйткән:

— Менә аюларны, бүреләрне себер җибәрергә язу язамын, мин — Мәскәүски писер,— дигән.

Аю, бу сүзләрне ишеткәч, артына әйләнеп, имән башыннан төшкән дә качкан. Мәче дә, Аюдан куркып, икенче якка качкан.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1781 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Элекке заманда булган икән, ди, бер карт белән карчык. Аларның булган бер атлары, бер үгезләре. Вак малдан бер Кәҗә белән бер Сарыклары булган, ди.

Карт бик әрсез, бертуктаусыз эшкә йөри торган бер кеше булган, ди. Ул көне-төне Үгезне эшкә җигә икән, бер дә ял юк Үгезгә. Үгез, эшкә йөрүдән гаҗиз булып, авырая башлаган.

Тота да Үгезне суя карт. Үгезне суйгач, Ат та уйлый башлый: “Миңа да чират җитәр, ахры”, — дип. Элекке заманда крестьянның тормышы авыр бит инде. Бу картны да ярлылык басканнан-баса бара. Акча кирәк була да, Атны да сата бу.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3011 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Беркөнне Мәче белән Юлбарыс очрашалар. Юлбарыс Мәчедән сорый:

— И энем, ни булды сиңа, ник болай бәләкәй калдың син? — ди.

Мәче әйтә:

— И абый-абыкай, минем хуҗам шундый усал, шундый көчле, — ди, — мине ул шулай бәләкәй калдырды,— ди.

Юлбарыс әйтә:

— Чыннан да шулай көчлемени ул, әллә миннән дә көчлерәкме? — ди.

— Көчле, синнән дә көчлерәк,— ди Мәче.

— Бар алайса, чакыр тизрәк, көчебезне сынашабыз без аның белән,— ди Юлбарыс.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2325 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 2.3/3 | Комментарии (0)

Бер заман кошлар патшасы җыя кошларны. Сораша:

— Мин сезне ни өчен җыйдым? — ди кошлар патшасы. Тегеләр әйтә:

— Без белмибез, әйтсәң, белербез.

— Менә шуны беләсем килә минем, дөньяда коры агач күпме, чи агач күпме? Ирләр күпме дә хатыннар күпме? Шуны беләсем килгәнгә сезне җыйдым.

Берсе дә әйтәлми. Күплеген дә, азлыгын да.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3921 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» —ди, ипләбрәк карый. Казый-казый бу зур капкач булып чыга. «Бу,— ди,— караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр»,— ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу,— ди,— бал кебек нәрсә икән»,— ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2669 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 1.0/1 | Комментарии (0)

Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди.

Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. Күз тимәсен, дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4430 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде.

Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер савырга, бабай чыгып китте утын ярырга.
Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, КӘҖӘ бәтиләре белән уйнап йөри.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1727 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Абыстай:

— Адәми зат булса — керт, ашат, рөхсәт,— диде.

Кыз моны ишеткәч, ишеккә барып егетне кертеп, абыстай янына алып килде. Егет, сәлам биреп, абыстай белән күреште. Шуннан соң абыстай, бер урынга утырып, кызга ашарга китерергә кушты. Кыз шул заман, төрле кош итләре куырып китереп, егетне сый-хөрмәт итте. Егет ашаганнан соң абыстай янына килеп:

— И егет, син кайдагы кеше буласың, ни җирлек? — дип сорады.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1519 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бу патшаның хатыны беренче дәрәҗәдә чибәр иде. Бер заманда патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзләренең шәһәренә кайттылар. Патша, ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп, хатынны эзләргә тотынды.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3186 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын заманда була бер патша. Бер баласы да булмый моның.

Бу бер дә бер көнне чыгып китә үзенең шәһәренә йөрергә. Шунда ул ике яшьлек бер баланы күрә, урамда туфрак арасында уйнап йөри торган.

Бу бала, моны күргәч тә, өенә кереп кача. Патша моның артыннан керә. «Бу нинди эш,— ди,— нишләп минем патшалыкта тәрбиясез балалар булырга тиеш?» — ди.

Керә. Керсә, пич башында утыра бер кортка, үзе патшадан курка, үзе шатыр-шотыр йонын йолка, ди.

Патша исәнлек-саулык сораша.

— Әби,— ди,— нишләп ул балаңны азрак тәрбияләмисең?— ди.

— И улым,— ди,— үзем картайдым,— ди,— хәзер аның артыннан йөреп булмый инде,— ди.

— Әби, алайса сат миңа,— ди,— мин үзеңне дә карармын үлгәнче,— ди,— балаңны да тәрбияләрмен, укытырмын,— ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 990 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.

Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:

— Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?— ди.

Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2735 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән:

— Син, улым,— дигән,— хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,— дигән.

Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган:

— Син, улым,— дигән аңа,— гел тәмле аш кына ашап тор,— дигән.

Карт кече улына әйткән:

— Син,— дигән,— ешрак өйләнергә кара,— дигән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2144 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен.

Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3210 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән.

Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә:

— Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән?— дип.

Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән.

— Исәнме?

— Саумы?

— Әти-әниең өйдәме?

— Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6145 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Әүвәлге заманда бер кешенең җиде кызы бар икән. Ул җиде кызын җиде кияүгә биргән.

Беркөн кызларын кияүләре белән бергә кунакка чакырып, барысына да тигез сый вә хөрмәтләр куйган. Алай булса да кияүләрнең һәркайсы каенатасы белән каенанасына баҗаларыннан артыграк сөекле буласы килгән, ди. Шулай берничә көн сыйланып, өйләренә кайтып киткәннәр.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1820 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер патшаның патшалыгында бик куркынычлы кешеләр булган. Бу кешеләр халыкка бик күп зыян китереп йөргәннәр. Әмма ул кешеләрнең берсен дә күрә алмаганнар, ди.

Беркөнне патша, начар гына кием киеп, үзе шул кешеләрне эзләргә чыккан, ди. Бара-бара сахрага җиткәч, бер тау тишегеннән ут күргән, ди, бу. Ул утның нәрсә икәнен беләсе килеп, патша шул ут ягына таба киткән, ди. Ут янына барып җиткәч, анда өч кеше күрә. Барып җитә дә, исәнлек-саулык сорашып, сүз башлый.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2090 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди, бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал-туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына булган икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә бу кызга дөньяда сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә икән. Бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2624 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер авылның бакча артында гына урманы бар, аударсаң, бакча коймалары өстенә төшәр, шундый якын. Тик бу урманнан бер агач та ала алмыйлар, урман каравылчысы җибәрми.

Көннәрдән беркөн куркак кына бер кеше гайрәтләнеп урманга чыгып китә. Колач җитмәстәй ике чыршыны кисә дә аудара бу.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1393 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:

— Син ни атлы?— дигән.

Ул кеше:

— Мин Былтыр атлы,— дигән.

Шүрәле кешегә:

— Әйдә, кети-кети уйныйк әле,— дигән.

— Ярар, элгәре менә бу тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз,— дигән кеше.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2678 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

1-20 21-40 41-54
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz