Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Татар халык мифлары
Су иясе нинди генә су булмасын шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар.
|
Җир өстендәге кыр вә дә төрле җирләргә ияләнеп, төрле урыннарга баш булып торган әйберләр күк үк, суда да ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар су бабасы, су иясе, су анасы.
|
Өй иясе өйләргә ияләшә торган, идән астын бик сөя торган, идән астындагы тормышны бик ярата торган, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, карт төсле, озын чәчле, бик игелекле яранты (мәхлүкъ) ул.
|
Бичура хатын затыннан була. Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми.
|
Убыр, кешенең үзе белән бергә була торган, ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Убыр күберәге хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы кеше» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була.
|
Албасты йоклаган кешене буарга бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уяна.
|
Өрәк үтерелгән кешенең үлгән урынында йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була. Өрәк күберәге үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр.
|
Йорт анасы (абзар иясе) ишек алдында йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була.
|
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|