Суббота, 20.04.2024, 09:25:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Татар халык табышмаклары
« 1 2
Бал корты

1020. Фи-фи-фияләк,
Алтын аяк күбәләк,
Йомыркасы түгәрәк.

1021. Килә ди бер кунак,
Сыйлануын уйлап,—
Әбәби җонлы,
Алтын канатлы.

1022. Биш күзе бар,
Алты аягы,
Ике канаты,—
Ул ни баягы?
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4569 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.12.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Шыткан бәрәңге

897. И төчегән, өшегән,
Базда сакал үстергән.
Түтәлдәге бәрәңге

898. Җир астында җиз бүкән,—
Ул ни икән?

899. Чикмәнле бавырсак,
Аны белә һәр корсак.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 5288 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.12.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Басу-ызан

752. Озак, озак,
Юлга тозак.

Ызан

753. Дикий кырда озын агай.
Тирес-ашлама

754. Кыш көне өелә,
Җәй көне җәелә.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 6866 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.12.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Гөлләр

661. Яшел-яшел пәриләр
Тәрәзәдән карыйлар.

Фикус гөле

662. Бер таякта — кырык чыпта.

Чәчкә

663. Үзе кулын күтәргән,
Кулы борынын күтәргән.

664. Патша түгелмен — таҗым бар,
Кешеләргә бирер назым бар.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 3850 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.11.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Урман

479. Атайдан калган иске тун,
Ябын да җылысында кун.

480. Мең санат1, мең солдат,
Һәр солдатта мең канат.

Агач

481. Зур сандыгым эчөндә
Юынмаган угым ята.

482. Җаны булмаса да гомер итә.

483. Төбе бер, башы мең.

484. Сөяге бар, ите юк,
Тиресе бар, йоны юк.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 7389 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 25.11.2011 | Рейтинг: 1.0/2 | Комментарии (0)

Һава

253. Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.

254. Үзе шушында,
Үзе беленми,
Тынга беленә,
Күзгә күренми.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 7159 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 23.11.2011 | Рейтинг: 3.0/2 | Комментарии (0)

Вакыт

215. Тыны да юк, җаны да юк,
Тынып торган чагы да юк;
Җырлый бара, йөгерә бара,—
Уңга-сулга борылышы юк.

Елның дүрт фасылы

216. Ел да килә дүрт батыр,
Дүртесе дә ят төсле,
Дүртесе дә бик матур.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 5038 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.11.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Җир

154. Ята торган ястыгым,
Шунда тарым, ясмыгым.

155. Симездән симез — ни симез?

156. Кыш буе йоклый,
Җәй буе эчә.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4740 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.11.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Күк йөзе

1. Ал тегермән ташы,
Гөл тегермән ташы, —
Аны белгән йөз егерме яшьле.

2. Тимгел, тимгел, тимгел таш,
Тимгел ала таш,
Күрмәгәнгә күркәм таш,
Күтәрмәгә авыр таш.

3. Терәмәгән, нитмәгән,
Басып тора — китмәгән.
Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4396 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.11.2011 | Рейтинг: 3.5/2 | Комментарии (0)

1-20 21-29
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz