* * * Әнисе: – Улым, инде сәгать ун тулды, ә син һаман йокламыйсың. Әтиең эштән кайтып керсә нәрсә дияр? Улы: – “Хатын, ашарга нәрсә бар?” – диячәк. * * * Укытучы: – Гали, син бүген юынмагансың икән бит. Авыз кырыйларыңа карап, мин бүген иртән ни ашаганыңны да әйтә алам. – Әйт, абый! – Күкәй ашагансың! – Ялгыштың. Күкәйне мин кичә ашадым. * * * Сүз тыңламаганы өчен әнисе Вәлинең күтен чәбәкли. Озак та үтми, әтисе кайтып керә: – Ни булды, балакаем? – Берни дә булмады. Синең “әүлия кебек” хатының белән гәпләшеп алдык. * * * – Вәлиев, нишләп син дәрескә соңга калдың? – Дәресләр мин килгәнче башланганга. * * * Илебез пионерлары быел дәүләтебезгә 50 мең тоннадан артык тимер ватыклары җыеп тапшырдылар. Хәзер ул ватыклар арасыннан танкистлар, тракторчылар һәм машинистларны аралап алу эшләре бара. * * * Балалар туганда шундый кечкенә, нарасый, гөнаһсыз булып туалар. Алар йөри, сөйләшә белми. Ләкин, шайтан алгыры, аларны еларга һәм кычкырырга кем өйрәткән?! * * * –Нишләп синең кулларың пычракка баткан, ә ике бармагың чип-чиста? –Мин сызгырырга өйрәндем. * * * Яңа татар үзенең малаен абруйлы мәктәпнең 1 нче сыйныфына урнаштырырга дип алып килә. Директор: – Йә, энекәш, синең исемең ничек? Малай дәшми. – Сиңа ничә яшь? Дәшми. – Үскәч кем булырга телисең? Дәшми. – Гафу итегез, – ди директор яңа татарга, – сезнең улыгыз сөйләшә дә белми, шуңа күрә кабул итә алмыйбыз. – Ул юри шулай кылана, – ди яңа татар, аңгыра малаеның баш түбәсенә шапылдатып. – Бер атнадан тагын кереп чыгарбыз әле. Бер атнадан директор малай белән тагын әңгәмә корып җибәрә: – Синең исемең ничек? – Вәли! – Сиңа ничә яшь! – Сигез! – Үскәч кем булырга телисең? – Космонавт! – Ә нишләп космонавт? – Вәли! – Нәрсә?! – Сигез! * * * – Әби, ә нишләп синең колакларың шундый зур? – Нәрсә дидең, бәбкәчем? – Колакларың нигә зур дим. – Нәрсә-нәрсә? * * * Кечкенә Вәли –әнисенә: –Әни, сез мине кибеттән сатып алдыгызмы? –Әйе, балам. –Килосын ничә сумнан? * * * Укытучы – Вәлигә: – Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит! – Агармаячак! – Нишләп? – Чөнки аның башы пеләш! * * * Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы: – Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем? – Кем? – Укытучы. – Каян белдең? – Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде. Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч: – Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм! – Нишләп? – Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр. * * * – Әни, мине мәктәптә кандала дип үчеклиләр. – Улым, аяк астында чуалма әле, ялгыш өстеңә басып сытылуың бар. * * * – Сара, синең авырлыгың күпме? – Күзлек белән йөз егерме килограмм. – Ә нишләп күзлек белән? – Күзлексез мин үлчәүдәге саннарны күрмим. |