Пятница, 26.04.2024, 01:11:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Таз белән шүрәле
Таз белән шүрәле
21:48:13
Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.

Утын кисәргә дип урманга баргач, иптәш тапмаган да, шүрәле белән кисеп карарга булган, ди бу кеше. Утын киселгән. Моңа шүрәле бик гаҗәпләнгән дә:

— Бу әмәлне ничек уйлап чыгардың? — дип, Таздан сораган, ди. Таз әйткән:

— Мин,— дигән,— шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арка кашый торган әмәлем дә бар әле. Мин бер кашысам, бер ел буена тән кычытмый,— дигән.

Шүрәле моңа ышанмаган, ди. Таз:

— Әйдә тәннәрне кашып карыйк,— дигән. Шүрәле күнгән дә Тазның аркасын кашый башлаган, ди.

Таз һаман:

— Кычытуы бетмәде әле, кычыта әле, дип кычкыра икән, ди. Шуннан Таз әйткән:

— Син тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин синең аркаңны кашып карыйм әле,— дигән. Таз бер тактага берничә үткен кадак кагып, тырма кебек итеп эшләгән икән дә шуны шүрәленең җилкәсенә куеп, түбән таба тартып төшерә икән, ди. Ахыры шүрәле авыртканга чыдый алмый торып качкан, ди.

Категория: Татар халык мифлары | Просмотров: 2336 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz