Четверг, 25.04.2024, 05:03:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 17 » ТЕЛӘКЛӘР, АНТЛАР
ТЕЛӘКЛӘР, АНТЛАР
21:14:08
АЛКЫШЛАР (ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР)


17090. Авызыңа бал да җау.

17091. Авызыңа сары май.

17092. Авыр туфрагы җиңел булсын.

17093. Авырлыкка — җиңеллек!

17094. Ай йөре дә сау йөре.

17095. Ай йөресен, аман йөресен.

17096. Айга — айлык, миңа — саулык.

17097. Алла куәт бирсен, җаныңа саулык бирсен.

17098. Алла рәхмәтендә булсын.

17099. Армый эшләгез, сары май тешләгез!

17100. Арты килүле булсын!

17101. Ару үлем, ак кәфен!

17102. Аруга тару бул!

17103. Аш булсын!

17104. Аягың җиңел булсын.

17105. Баек булсын, бер-берсенә лаек булсын.

17106. Бай булгыры!

17107. Бай бәхетле бул.

17108. Балдан рәхим итегез, майдан авыз итегез, дөньяда балдай татлы, майдай тук булып гомер итегез.

17109. Бер кулың майда, бер кулың балда булсын.

17110. Бер урынына ун булсын, эшләрең гел уң булсын.

17111. Бәйрәм мөбарәк булсын, мәҗлес түгәрәк булсын!

17112. Бәйрәмнәр котлы булсын, тормышлар хутлы булсын.

17113. Бәхетле булсын, итләр пешсен, май кайнасын.

17114. Гаип хәзинәләрен бирсен.

17115. Гыйшыклары кайнар булсын, гомерләре матур узсын.

17116. Гомерең озын булсын.

17117. Гомереңә бәрәкәт бирсен.

17118. Дигәнеңә кавыш.

17119. Дәүләтең артсын.

17120. Дөньяларың тигез булсын, балаларың игез булсын.

17121. Игелек күр, иң элек үл.

17122. Игенегез уңсае, минем буе бул сае.

17123. Ил ашасын, йөз яшәсен.

17124. Исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка-байлыкка.

17125. Йөзең ак булсын.

17126. Йөргән аягың савапка бетсен.

17127. Йөргәнеңдә юлың булсын, Хозыр ата юлдашың булсын.

17128. Картлыкта рәхәтлеген бирсен.

17129. Керер юлларын киң итсен.

17130. Киемең тузсын, үзең үс; киемең — чүплек башына, үзең — кияү куенына.

17131. Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.

17132. Кияве — сиңа, бүләге — миңа.

17133. Котлы аягың белән!

17134. Котлы булсын!

17135. Кулың-аягың сызлаусыз булсын.

17136. Күргәнгә күркәм сабырлык бирсен, күрмәгәнгә күрсәтмәсен.

17137. Малыма килсә килсен, башыма килмәсен.

17138. Маңгаең йолдызлы булсын , бүркең кондызлы булсын.

17139. Мине сөендергән өчен ходай сине сөендерсен.

17140. Морадыңа иреш!

17141. Мәзәгегез түгәрәк булсын.

17142. Насыйп кылсын!

17143. Нахагыннан, Хагыннан ходай сакласын.

17144. Рәхмәт төшкере, дәүләт иңгере.

17145. Рәхмәт яугыры!

17146. Сиңа ходай өмет итмәгән җирдән бирсен.

17147. Сиңа — юл котлыгы, миңа — өй котлыгы.

17148. Суы сарыксын, үзе калыксын!.

17149. Таш кебек батсын, аш булсын, таш булсын.

17150. Ташыгыз кызу булсын.

17151. Туйлар мөбарәк булсын, яшьләр башына бәхет кунсын, өйләре бала белән тулсын.

17152. Туйлары котлы булсын, нигезләре ныклы булсын.

17153. Тыныч йокы, татлы төш!

17154. Тәңре ярдәм итсен.

17155. Төкле аягың белән!

17156. Улыңның, кызыңның игелеген күр.

17157. Фәрештә колагына төш булсын.

17158. Фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килсен.

17159. Ходай ак тормышлар бирсен.

17160. Ходай тел ачкычлары бирсен.

17161. Ходай язмасын! Язса да бозсын.

17162. Хәерле каза булсын, калганы таза булсын.

17163. Хәерле сәгатьтә!

17164. Хәерле төн!

17165. Хәерле юл!

17166. Эшләрегез уң булсын.

17167. Чәйләрегез тәмле булсын.

17168. Юлың ак сөттәй булсын.

17169. Юраганың юш булсын, курыкканың буш булсын.

17170. Яткан җирең мамык булсын.

17171. Әй уңгыры, бер башың мең булгыры.

17172. Өйләнүең уң булсын, башы-ахыры шул булсын.

17173. Өстеңдә тузсын!

17174. Өстәүле мал булсын.

17175. Җылы тәнеңдә тузсын.

КАРГЫШЛАР (ЯМАН ТЕЛӘКЛӘР), ТИРГӘҮ-АЧУЛАНУ СҮЗЛӘРЕ


17176. Авызың белән әйт, борының белән тарт.

17177. Авызыңнан җил алсын, илтеп куеныңа салсын.

17178. Актык көнең булгыры.

17179. Алдаганның анасы үлсен.

17180. Алла кашында тоткын булсын.

17181. Алланың каһәре төшсен.

17182. Алланың ләгънәтләре яусын.

17183. Алтмыш өйле Көтернәс алты өйгә калса иде.

17184. Арпаң-көрпәң аш булсын, тамагыңа таш булсын.

17185. Аты арысын.

17186. Ач-ялангач йөрмә, ир рәхәте күрмә.

17187. Ашаганың аш булсын, тамагыңа таш булсын.

17188. Ашаткан ашларым, иткән яхшылыкларым тотсын.

17189. Аягыңны бәддога сугып, ике тубыгың тиң корышсын.

17190. Аяк-куллары тартышса иде.

17191. Аякларын көзән җыергыры.

17192. Башы бетсен.

17193. Башыңа булсын.

17194. Бугазыңа аркылы кил гере.

17195. Бәхетеңне йотсаң иде.

17196. Гомерең кыска булгыры.

17197. Гүрендә дуңгызы үкерсен.

17198. Ике күзең чәчрәп чыксын.

17199. Йөзең йөзтүбән килсен.

17200. Йөзең кара булгыры.

17201. Кадалып киткере.

17202. Каргышың казык башына.

17203. Каргышына — каргышым.

17204. Каһәр суккыры.

17205. Кулы корышсын.

17206. Кулы череп аккыры.

17207. Кулың авызыңа җитми утыргыры.

17208. Кырык чөе кырылып бетсен.

17209. Күзең тишелеп чыккыры.

17210. Күмәч төсен күрмәгере.

17211. Күргәнең күрмәгәнең шул булсын.

17212. Күрми күмер булсын.

17213. Ләгънәт кенә сукса иде.

17214. Миең чергере.

17215. Миннән алсын, сиңа бирсен.

17216. Муеннары сынгыры.

17217. Муеның астына килсен.

17218. Мур кыргыры.

17219. Мәңгелек тәмуг кисәве булыгыз.

17220. Нәләт төшкере.

17221. Пычак кергере.

17222. Сәгатьлек әҗәл тигере.

17223. Тамагыңа пычак булып утырсын.

17224. Тамагыңа таш кергере.

17225. Тартышып ят.

17226. Тары кебек чәчелеп кит.

17227. Телең корып төшсен.

17228. Телең чергере.

17229. Телеңә тилчә төшсен.

17230. Телеңә чуан чыккыры.

17231. Тиреңне курага җәйсеннәр.

17232. Токымың коргыры.

17233. Тораташ булып катсын.

17234. Тәгәрәп үчкере.

17235. Тәгәрәп җан биргере.

17236. Урынын җиде кат җәһәннәмдә кылсын.

17237. Хатын казасын күр.

17238. Чыңрак үтә кит.

17239. Чәнчелеп киткере.

17240. Шайтан алсын.

17241. Шал тарыгыр!

17242. Ялгызлыкта җаның чыксын.

17243. Яшен бирсә дә, көнен бирмәсен.

17244. Яшь башыңа куанма.

17245. Яшьлеген яшен суксын.

17246. Эчеңә бирән ояласын.

17247. Әфсен-төфсен, башың бетсен.

17248. Өне тыгылгыры.

17249. Үз каргышың үзеңә.

17250. Үзе дә бала күрмәсен.

17251. Үләт тигере.

17252. Җир тотсын аны.

17253. Җиттем дигәч җимерел, куандым дигәч куырыл.

17254. Җылы авызыңнан җылы куеныңа.

17255. Җылы тамагыңа кара таш.

АНТЛАР


17256. Алламнан бизим.

17257. Баскан җиремнән китәлмим.

17258. Дөньялардан имансызлар үтим.

17259. Ике иңем, бер түбәм.

17260. Ике күзем чәчрәп чыксын.

17261. Икмәк чыраен күрмим.

17262. Икмәктер газим.

17263. Иманымнан җөда булыйм.

17264. Ипи орып үтерсен.

17265. Коръән алып ант итәм.

17266. Кояш йөзе күрмим.

17267. Кулымны кисәргә бирәм.

17268. Көн яктысын күрмим.

17269. Күзләрем маңгаемда булмасын.

17270. Сыртым көйсен.

17271. Тамагыма таш булып кадалсын.

17272. Телем корысын.

17273. Төкер битемә, сүзем чын булмаса.

17274. Чукынып китим.

17275. Чәчрәп китим, кояштыр, дөньядыр.

17276. Ялганласам, үкчәм артка әйләнсен.

17277. Ялганласам, җаным кабыргама килсен, сары май тамагыма торсын.

17278. Әби-бабаңа, ата-анаңа, җиде буын балаңа зыян салсам, кулым корысын.

17279. Җир мине упсын.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2971 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz