Тимершык авылы Тимершәех дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп утырган. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы алпамша икән. Мәчет манарасына менеп, шуннан сөңге бәргән дә: — Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар,— дигән. Ул чишмәне хәзер Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргәч: — Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез,— дигән. Сөңге Мингәр кырына барып төшкән. Тимершәехны шунда күмгәннәр. |