Пятница, 29.03.2024, 17:46:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 15 » ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР
ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР
22:47:32
Кара урманнар арасыннан егерме-утыз чакрым ераклыктан ук бер тау күренеп тора. Аны безнең якларда Йөгәмәш тавы дип йөртәләр. Бу тау шушы исемдәге авыл янына урнашкан. Моннан бик күп еллар элек бу тау түбәсендә бик матур, тирән күл булган. Бу күлдә җәен дә, көзен дә бер кыр үрдәге яшәгән, салкыннар җиткәч тә җылы якларга китмәгән. Көннәрнең берендә Йөгәмәш авылының бер аучысы бу тауга күтәрелә һәм үрдәкне ата. Өйгә алып кайтып чистарталар, казанга пешерергә салалар, ләкин көннәр буе кайнатсалар да, үрдәк пешми. Әле хәзер дә, пешерергә салынган ит яки башка ашау әйберләре озак пешми торса, «Йөгәмәш үрдәге булды бу» дип сөйлиләр безнең якта.

Тау башындагы күлне хәзер күпме эзләсәң дә табып булмый, аның урынында куаклар белән капланган зур чокыр гына торып калган. Чөнки, күлдәге үрдәкне атканнан соң, су үзеннән үзе юкка чыккан. Күрәсең, бу үрдәк тауның иясе булгандыр инде, дип уйлыйлар.

КАРАТАУ


Борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның бер уллары булган икән. Кояшка янган йөзе каралганнан каралганга күрә аны яшьтәшләре «Каракай» дип йөрткәннәр. Бик акыллы, зирәк һәм көчле егет булып җиткән бу. Ярышларда беренчелекне берсенә дә бирмәгән. Әтисенә, әнисенә бик зур ярдәмче булган бу Каракай.

Менә бервакыт болар яшәгән җиргә баскынчылар килә икән. Аларның уйлары, ирләрне үтереп, хатын-кызларны һәм балаларны әсир итү. Байлыкларын талау икән ниятләре. Кулларына корал тотарлык бөтен кеше баскынчыларга каршы чыга. Ике гаскәр бер-берсенә каршы килеп туктый. Бер як та сугышны башламый. Бер-берсенең көчләрен чамаларга тырышалар. Шул вакыт баскынчылар башлыгы алга чыга.

— Әйдәгез,— ди,— өч батырны бер-бер артлы чыгарып, көч сынатабыз. Кемнең батырлары җиңсә, шул җиңүче була,— ди икән. Баскынчылар ягыннан бер Алып килеп чыга. Болар кемне чыгарыр икән дип торганда, теге Каракай: «Мин чыгам»,— дип, Алып алдына чыгып баса.

Баскынчылар батыры кычкырып көлә. Каракай аның килгәнен көтеп тора да ажгырып моның өстенә ташлана. Бернәрсәгә игътибар итми килгән Алыпны аяк чалып ега да башын чабып өзә. Бар да аптырап кала, бик җиңел генә җиңгән кебек күренә аларга. Каракайның иң азаккы мизгелдә яшен тизлеге белән читкә тайпылуын һәм шул вакытта аяк чалуын игътибарга алган кеше булмый диярлек. Шуңа күрә алыш җиңел тоела.

Баскынчылар икенче батырларын чыгаралар. Бу батырлары тагы да зуррак икән. Каракай монысына каршы тагы: «Мин чыгам»,— ди. Элекке батырга кылыч белән чыкса, монысы белән сөңге сугышы башлана. Берәр мәртәбә ыргытышалар, тидерә алмыйлар. Икенче мәртәбә баскынчыларныкы ыргыта, Каракай очып барган җиреннән сөңгене тотып ала да, күз иярмәс тизлек белән кире ыргыта. Баскынчыларның батыры үз сөңгесе белән җиргә кадала. Баскынчылар башлыгы нишләргә белми хәзер. Өченче батырларын чыгарырга әзерләнәләр бит тегеләр. Бу вакытны Каракай туган як чишмәсенең суын эчеп, анасы пешергән икмәкне ашап ала. Аңа яңадан көч кереп китә. Һәм өченче батырга каршы чыга. Моны да җиңә. Баскынчылар мондый хәлне күреп кире китәләр, ә Каракай — Кара батырга әйләнә. Бөтенесе дә аны батыр итеп таныйлар һәм ихтирам итәләр. Халык аны шатланып каршы ала. Бик күп сугышларда катнаша һәм һәрвакыт Туган ил суы, Ана икмәге аңа көч бирә. Җиңелмәс батыр булып үлә ул. Аны Юрүзән* һәм Караидел* арасына күмәләр. Ул күмелгән җир зур, озын тауга әйләнә, дошманнарга киртә була. Шулай итеп, аның кабере дә халыкка хезмәт итә. Тауның исемен исә Кара батыр хөрмәтенә Каратау дип йөртә башлаганнар.

МАМАЙ


Олы Тархан авылы кырында Мамай дигән җир бар. Ул урында Мамай поселкасы да булган иде, бетте. Бу урында борынгы заманда Мамай сугышы вакытында Мамайның гаскәре торган. Ул гаскәр җиңелгән. Шунлыктан бездә уңмаган, булдыксыз кешеләрне «Мамай син» дип әйтү гадәте калган.

КАЛАТАУ ҺӘМ КАЛМЫК КҮЛЕ


Бу тауда калмыклар белән сугыш булган. Таудан түбәндә бер күл булган. Калмыкларга югарыдан бүрәнәләр тәгәрәткәннәр. Ышыкланып торыр өчен монда балчык өемнәре өйгәннәр. Шуннан бу тауны Калатау дип атый башлаганнар. Калмык күленең исеме дә шуннан калган.

ГАМБӘР САЗЛЫГЫ


Элекке яуда Гайнәямак авылыннан ерак түгел бер сазлыкта бер батыр кыз сугышкан, ди. Ул биек бер зирек башына утырып, дошманны якын җибәрмичә яу торган. Бу батыр кыз соңгы угынача аткан, ә дошманны үткәрмәгән. Иң актыктан аны зирек башыннан атып төшергәннәр һәм җәзалап үтергәннәр. Халык аны үлгән урынына зурлап күмгән. Бу Гамбәр исемле кыз булган. Кабер ташына да шулай язылган. Бу сазлык хәзер Гамбәр сазлыгы дип йөртелә.

МИҢГЕРӘ ТАВЫ


Миңгерә тавы — Ык суынын уң ягында күтәрелеп торган биек тау. Ул тау Урсай авылыннан күренеп тора. Анык исеменә бәйләп халык телендә шушы риваять йөри.

Борын заманда бер ханның Миңгерәбикә һәм Сөембикә исемле кызлары була. Шуннан боларның илләрен Иван Грозный яулап алып, чукындырырга тотынган.

Миңгерәбикә белән Сөембикә буйсынып чукынырга теләмәгәннәр. Үзләренен алтын дагалы атларын җиктереп, аларның күзләрен яулык белән бәйләп, атларын куа башлаганнар. Күзләре бәйләнгән атлары белән биек тау башына килеп чыкканнар да, текә ярдан атлары, трантаслары белән ташланып үлгәннәр.

Халык аларны шул тау итәгенә җыеп күмгән.

КАРАВЫЛ ТАВЫ


Крестьяннарга җир өчен авыр ясаклар түләп торырга туры килгән. Аерым кешеләр ясак җыючылардан «Бүре елгасы», «Кычытканлы» чокыры кебек урыннарда качып та торганнар. Ә аларның килүен хәбәр итү өчен, авыл балаларын тау башына сакка куя торган булганнар. Соңга таба бу тау үзе дә «Каравыл тавы» исеме алган.

ДАУЛЫ ЕЛГА


Бу елга буе элек Биектау авылы белән Чаллыныкы булган. Алар аны бүлешеп печәнен чапканнар. Шуннан бер заман монахлар килеп:

— Безгә үгез тиресе хәтле генә печәнлек бирегез әле? — дигәннәр. Биектаулар риза булгач, монахлар үгез тиресен телемләп телеп, бөтен печәнлек җирен әйләндереп алганнар. Шуның өчен ул елга «Даулы елга» булып калган.

ЯУЛЫКОМ (ЯУЛЫ КОМ)


Пугачев восстаниесе 1773—1775 елларда бара, ләкин аерым отрядлар әле аннан соң да үзләренең көрәшләрен дәвам иткәннәр. Бу отрядларга каршы патша гаскәрләренә көрәшү җиңел була чөнки алар таркалган көе, вак отрядлар булып кына көрәшәләр. Шундый отрядларның берсе Караидел елгасының уңъяк ярына килеп ялга туктый. Ялга туктаган урын бик матур, тирә-ягы су белән уратып алынган, ләкин утрау түгел ул. Патша гаскәре килгәне күренә. Эз яздырырга инде сон. Каршы- көрәшкә әзерләнәләр. Җир өеп валлар ясыйлар һәм шуның артыннан уклар һәм сөңгеләр ыргытып, пушкалардан атып каршы торалар. Сугыш бик каты була. Азатлык өчен көрәшүчеләр зур батырлыклар күрсәткәннәр, ләкин көчләрнең, коралның азлыгы сугыш нәтиҗәсен хәл итә.

Халык телендә бу җир «Яулыком» дип йөртелә. Биредә сугыш эзләрен әле дә табарга мөмкин.

КАРАБИКӘ БАСУЫ


Бездә Карабикә басуы дигән басу бар. Аның тарихы болай. Пугачев вакытында, яу килә дип, авыл кешеләре урманга кача. Алар арасында Карабикә исемле карчык та була, бик матур кызы белән. Урманда куыш ясап, шунда торалар болар. Сыерын да алып барган була карчык. Күлдән балык тота.

Бервакыт карчык кызын җитәкләп, урман арасыннан Озын Төбе дигән күлгә юнәлә. Күл кырые болынлык, басу була. Егетләр шунда тезелешеп печән чабалар. Егетләр: «Яу китте»,— дигәч, карчык кызын алып, кире авылга — Карасуга кайта. Шул көннән әлеге басу Карабикә басуы дип атала.

САЛДЫБАШ


Бер елга буена утырган авылда шундый хәл була. Карт белән карчыкның кызлары булмый да булмый. Ә уллары бер-бер артлы дөньяга килә торалар. Менә инде җиденче малай да дөньяга килә. «Нигә шулай бер кыз бала бирмисең соң, ай бер аллам!»— дип, бу мескеннәр алладан сораганнар. Алла боларга бер кыз бала биргән. Кадербикә исемен кушканнар алар бердәнбер кызларына. Кадербикә чибәр, матур кыз булып үсә. Карт белән карчык шатланышып бетә алмыйлар. Кызны сорап килүчеләр дә күренә башлый. Кыз аларның берсен дә күрергә теләми. Чөнки аның яраткан егете була. Алар бер-берсен шулчаклы яраталар, хәтта алар бергә булганда кояш та елмаебрак карый, талларда сандугачлар да тырышыбрак сайрый икән. Вәгъдәләр бирешәләр. Ата-аналары да каршы килми. Тик авыл баеның да күзе төшкән, ди, бу кызга. Ул аны үзенә кече хатынлыкка сората. Акча һәм бүләк ягыннан тормый. Картларның башлары бутала инде хәзер. «Алтын күргәч, фәрештә дә азган»,— диләр бит. Байга бирергә риза булалар. Кыз нишләргә белми, ялварып сорап та карый ата-анасыннан. Юк. Якын да килмиләр. Якты дөнья карая, киң кырлар тарая хәзер кызга. Сөйгән егетенә, мәхәббәтенә тугрылыклы булып калу, сөймәгән кешегә бармас өчен бары бер генә юл кала. Кыз ай яктысында суга китә. Суга китәр алдыннан әнкәсенә, әтисенә, туганнарына тутырып-тутырып карый. Өй эченә азаккы тапкыр күз ташлый да, эченнән генә барысы белән дә бәхилләшеп чыгып китә.

Бу китүе аның азаккы китүе була. Кадербикә илтеп суга сала башын. Ай нишләргә белми күктә өзгәләнә, бу фаҗигане күрмәс өчен йөзен болыт белән каплый. Сандугачлар тына. Тик кәккүкнең генә моңлы итеп сузып-сузып кычкырганы ишетелә башлый. Кызны, кайтмагач, эзләп чыгалар, әмма аның чиләкләре белән көянтәсеннән башка бернәрсә дә тапмыйлар. Бик үкенәләр картлар, бик үкенәләр. «Бер кыз бала бирче, ходаем, дип сорадык, ә бәхетле булсын дия белмәдек»,— диләр. Соң, соң була инде хәзер. Кыз инде суга салды башын. Бу елга да шулай Салдыбаш дип атала башлый.

МӘЛИКӘ ЧОКЫРЫ


Безнең авыл кырында Мәликә чокыры бар. Мәликә исемле хатын бер көнне утын алырга урманга киткән. Аның балалары да күп булган, ире дә үлгән булган.
Барган Мәликә урманга, утын төягән сәнәскәгә . Кайтып килешли юлда буран чыккан. Буран бик көчле булган. Бу хатын адашып йөри-йөри бер чокырга барып төшкән. Чокыр эчендә бик озак яткан, куллары, аяклары туңган һәм үлгән. Шунлыктан бу чокырның исеме дә Мәликә дип йөртелә.

КАЗАН ЮЛЫ


Мөслим районындагы Иске Карамал белән Усы авыллары арасында «Завод урманы» дип йөртелгән урман бар. Патша заманында Лыков дигән җир биләүче (Сембернеке булган) Сембердән алып Уфага кадәр булган урманны биләгән. Усы авылы янындагы урманда аның бакыр руднигы булган. Шуңа күрә бу урманны «Завод урманы» дип атап йөрткәннәр. (Завод урманы Туймазы ягында да бар. Анда сукно заводлары булган.) Шушы Усы авылына якын урында урман аша бик киң итеп, берничә чакрым озынлыкта агачларны кырып, юл ачканнар. Моны кешеләр «Казан юлы» дип атаганнар.

«Казан юлы» дигәч тә, кемнәрдер бу ачыклыкны Казан шәһәренә бара торган юл дип уйлаганнар. Ул исә бөтенләй башкача. Әнә шул рудниктан алынган бакыр рудасын эретеп кою өчен утыз ат белән сөйрәтеп, зур чуен казан алып кайтканнар. Менә шул казанны өстерәтеп кайту өчен ачылган юлны «Казан юлы» дип атаганнар.

БУТАЙ ЕЛГАСЫ


Элек Бәрәзәдә Бутай дигән бер ярлы кешенең бер имана җире була да, бер кәҗәсе була. Налог түли алмый. Бер заман үрәтник килеп:

— Налогыңны түләмәсәң, кәҗәңне китер,— ди. Бутай өенә кәҗәне алырга кайтып китә. Хатыны, «кәҗәне бирмим» дип, дау чыгара. Ике ут арасында калган Бутай, елга буена барып, агачка асылынып үлә. Шуннан соң елга аның исеме белән атала башлый.

ГЫЙЛЬМИЯН ТОБАСЫ


Гыйльмиян эшчән, акыллы кеше була. Семьялы кеше булган була инде ул. Байлар аны нахак бәла ягын бик нык рәнҗетәләр, дөньяда яшәрлеген калдырмыйлар. Шуннан ул бер көнне иртән тора дә, хатынына «хәзер кайтам» дип, чыгып китә. Бер көн юк, икенче көнне дә юк. Эзли башлыйлар һәм авылдан ерак түгел бер тобада табалар аның киемнәрен. Шуннан бирле инде кешеләр аны «Гыйльмиян тобасы» дип атаганнар.

СӘРБИ КҮЛЕ


Сәрби яшь вакытыннан ук ятим кала. Бер бай аны үзенә ала. Авыр, пычрак эшләрнең күбесе аның өстенә төшә. Өстендә һәрвакыт ертык киемнәр, ә тамагы су белән каткан икмәктән башканы белми икән. Кыенлыклар күреп булса да, Сәрби үсеп җитә һәм бай аны үзенең бер танышына сатып җибәрмәкче була, ди. Моны ишетеп калган кыз нишләргә дә белми. Кемгә барып баш тыгарга, сүз катарга? Беркеме дә юк шул аның. Якында гына бер күл булган икән, кыз шунда атлый башлый һәм суга ташлана. Шул вакыттан бирле «Сәрби күле» булып китә бу күл.

БАТЫРША ҮЗӘНЕ


Столыпин реакциясе елларында Мусин дигән кулак хуторында ялчы булып бер Батырша исемле кеше эшләгән. Элек аны керәшен булган дип сөйләгәннәр. Ниндидер сәбәп белән ул үлгән. Картлар алдына бу кешене күмү мәсьәләсе килеп баскан. Дини йола буенча аны татар зиратына күмәргә ярамый. Шуңа күрә аны шундагы үзәнгә күмәргә баралар. Кәфенләп, юып тормыйлар, бүреген, түбәтәен алалар да, киеме белән чокырга күмәләр. Тик соңыннан гына, бүрек эченнән чыккан «Коръән» бите буенча, аның христиан динен ташлаганлыгы билгеле була. Ул күмелгән үзәнне «Батырша үзәне» дип йөртә башлыйлар.

ӘДӘМИ ТАУ


Әдәми тауның риваяте болай: абыйлы-сеңелле ике туган бер-берсенә гашыйк булганнар, имеш. Әтиләре йорттан кугач, алар, кеше аягы басмаган бер тауга килеп, куыш казыганнар да гомер буе шул куышта яшәп үлгәннәр. Шуннан тауның исеме Әдәми тау булып киткән, ди.

ГАЛИ ТУГАЕ


Яңа Иштирәктә тирә-якта дан казанган, арыслан йөрәкле, корыч беләкле көрәшче Гали батырны белмәүчеләр бар микән? Сабан туйларында беркемгә дә бил бирми, һәрвакыт батыр кала бу ир-егет.

Көндәше нинди генә көчкә, гәүдәгә ия булмасын, «әһ» дигәнче чөеп кенә аткан ул. Ләкин Чирмешән якларында дан тоткан бер баһадир бер сабан туенда, аяк чалып, хәйләләп, аркасын җиргә тидерә бит Галинең. Халык хәйләне сизмичә кала. Гали сөлгесен атып бәрә дә, гөжләп торган мәйданны ташлап кайтып китә, җиңелү тойгысы авырлыгыннан берничә атна өеннән чыкмый һәм башка көрәшмәскә ант итә. Көче ташып торган ир-егет киләчәк буыннар хәтерендә калырлык изге эшкә тотына. Шушма* елгасы буендагы җирне яхшылап эшкәртә, бик күп тал үсентеләре утырта, аларны күз карасы төсле саклап үстерә, мал-туардан с,аклый. Вакытлар үтү белән әле хәзер дә яз-җәйләрдә сандугачлар җырына күмелгән тугай үсеп чыга. Халык батырның исемен мәңгеләштерә — таллы тугайны Гали тугае дип атый.

АЮ ТЫКРЫГЫ


Безнең Бишмунча авылында аю тыкрыгы бар. Бу аю тыкрыгының килеп чыгуы шулай булган. Моннан бик күп еллар элек, кыш көне булырга тиеш, Бишмунча авылы урамына бер аю килеп кергән. Аюның авылга килеп кергәнен белгәч, халык шау-шу куптарып, күсәкләр күтәреп, аюны куарга чыгалар. Аю бу шау-шудан куркып, авылдан качып чыгып китә инде. Авылдан бер чакрым җир китеп, басу уртасына барып җиткәч, аю ике аягына баскан да, авылга карап бер пошкырган. Бөтен авыл халкы аюның пошкыруыннан куркып, борылып кайтып киткән. Шунда авылның Якуб исемле бер кешесе генә калган. Ул аюның артыннан куып киткән. Бара торгач, дүрт чакрым җир баргачтын, аю бер сырынты өстенә баскан да моңарга каршы торган. Бу да, аюның каршы торуына каушап калмыйча, аюга каршы барып, аюның ике колагына ябышкан. Шуннан болар арасында сугыш киткән. Сугышканнар, сугышканнар, аюны Якуб җиңгән. Ул аюны үтергән дә сырынты өстенә ике аягына бастырып куйган. Үзе кайтып киткән. Өенә кайткач, ике малаена әйткән:

— Барыгыз, малайлар, әнә шунда мин аюны үтердем, сез шуны барып алып кайтыгыз,— дигән.

Малайлар киткәннәр. Барганнар, Тапканнар аюны. Бер илле адым җирдән карыйлар: аю ике аягына баскан, боларга каршы тора. Малайлар куркалар да кайтып китәләр. Кайтып аталарына сөйлиләр инде болар: «Аю терелгән, ике аягына басып тора»,— дип.

Аталары көлә дә:

— Мин сезне, үземә ошадыгыз микән дип, батыр микәнсез дип, сынар өчен җибәргән идем,— ди.— Барыгыз, ул аю үлгән, барып алып кайтыгыз,— ди. Шуннан малайлары аюны барып алып кайталар. Якубның аю үтергән җирен «аю куагы» дип йөртәләр Бишмунча авылы да, Тансуган авылы да. Бу аю үтергәннең бәете дә бар иде.

Аюны ике колагыннан алдым,
Болгап торып салдым,
Аю яман эшләде,
Ун бармагым тешләде.

БАЛЛЫ ЕЛГА


Элек биредә караңгы елга шаулап утырган. Елга тирән, күп сулы икән. Байгуҗадан Садыбашка* барганда, елга аша матур рәшәткәле күпер булган.

Җәйнең эссе көннәренең берсендә безнең авыл егетләре Садыбашка чыгып киткәннәр.

Күпер төбендә алар су эчәргә елгага төшкәннәр. Су эчкәч, берсе икенчесеннән сораган:

— Сизәсеңме, бу су баллы икән бит?!

Шуннан агымга каршы киткәннәр болар, бал агып төшә торган җирне эзләп. Куе урман эченә кереп киткәннәр, ди. Агач ботакларына эләгеп, киемнәре ертылып беткән, әйләнеп тә карамаганнар. Бал табылса, кием дә яңара, хәлләре дә рәтләнә бит. Мөәзин чишмәсе елгага койган җирдә алар бер карама күреп алганнар. Аны кыргый бал кортлары сырып алган, алар мыжлап зур агач куышы тирәсендә очып йөриләр, егетләрне якын җибәрмиләр, ди. Бу гына мал табучы егетләргә киртә буламы соң?! Авылга чапканнар болар. Чиләк, тубал, дымарь , битлекләр күтәреп, яңадан елга буена килгәннәр. Чиләкләргә бал алып, корт анасын күче белән тубалга җыеп, дуслар Карлы тавы буена киткәннәр. Биредәге уйсулыкка бал кортларын урнаштырганнар. Уйсулыкны инде шул заманнан бирле Баллы бакча дип йөртәләр. Бал кортлары күптән булмаса да, елгасы да Балчыкты (бал чыкты), яисә җиңеләйтебрәк Балчыклы дип исемләнә.

ПОГАНЫЙ КҮЛЕ


Усманкадан алты километр ераклыкта Поганый дигән күл бар. Ул безнең авылдан көньяк-көнчыгышта урнашкан. Бу җирләрдәге халык Поганый күленә балык ауларга йөргән. Сары балык бик шәп булган анда. Күл балыклы булса да, анда узуы гаҗәп кыен икән. Чөнки каты зыбун, саз җәелеп яткан. Күл янына чыгу өчен атналар кирәк иде, дип сөйлиләр.

Шулай бервакыт безнең якның берәү бара икән улы белән ат-арбада. Сазны чыкканда русчалатып: «Погоняй, погоняй!!!»— дип, ашыктыра икән. Ашыктырмас иде, саз арбаны суырып ала. Улы атны бар көченә куа, шулай чак чыгып җитәләр. Атасы һаман «погоняй!» дигәч, улы ачуы килеп:

— Юк, әти, погоняй түгел, поганый ул,— ди. Имештер, шуннан әлеге күлнең исеме «Поганый күле» дип калган. Әле дә шулай дибез. Анда узуы хәзер дә җиңел түгел. Ә балыгы күп. Бу җирләрдә, менә быелгы кебек корылык булганда, күп күлләрнең суы кибә, балыгы үлә. Ә Поганый күле бер дә кипми, балыгы да бетми.

ЯНӘЛДЕ


Нуриман районының Караидел буйларына килеп ялга туктаган кешеләр иртән үзләренең атларын һәм малларын тапмаганнар. Бер көн эзләгәннәр, ике көн эзләгәннәр, бары тик өченче көнне генә бер елга тамагыннан тапканнар. Караиделгә койган була бу елга. Маллар бөтенесе дә рәхәтләнеп, тыныч кына ашап йөриләр,— ди, бу җирләрдә гел торган кебек. Хуҗалары малларын куып алып кайтырга теләгәннәр. Куалар икән, куалар икән, юк кына бит, маллар кайтырга уйламыйлар да. Гел кире монда әйләнеп киләләр икән. Шуннан бу кешеләр уйлашканнар: «Нигә, бик матур җир бит бу»,— дигәннәр. Шул рәвешчә, маллар кешеләргә яшәргә урын табып биргәннәр, ә кешеләр: «Бу елга һәм җир үзләренә ия тапты»,— дигәннәр, елгага «Ияләнде» дип исем кушканнар. Соңыннан Янәлде булып киткән.

КӨРӘК УРАМЫ


Шушы урамда бер кеше яшәгән. Ул ярлы булган. Эш кораллары әле аз булган чакта, бу абзый ниндидер бер ерак авылдан ялтырап торган яңа көрәк сатып алып кайткан. Аннан соң аны, һәрбер өйгә кереп, һәр кешегә күрсәтеп йөргән. Әлбәттә, моңа кешеләр сокланып караганнар. Шуңа бу урам «Көрәк урамы» диелгән.

ЧИРМУРДА


Безнең якта Чирмурда дигән инеш бар. Аның исеме шуннан чыккан, имеш.

Өч брат, татар арбасы җигеп, кайтып баралар икән базардан. Кайтышлый, бер инешне чыкканда, чумганнар болар арбалары белән. Берсе кычкыра икән:

— Чир,— дип.

Икенчесе:

— Мур,— дигән.

Өченчесе:

— Да,— дип өстәп куйган.

Чирмурда дигән сүз шуннан соң бу елгага исем булып киткән, ди.

ЧУРАШ


Безнең якларны (Нуриман ягын) урманлы һәм сулы як диләр, һәм бу дөрес тә. Урман бездә бихисап, елгаларның һәм вак елгаларның саны да байтак. Элек-электән сал агызганнар. Ул вакытларны әле кул көче белән, берничә кеше бер булып. Төн якынлашса, ярга чыгып ял итә торган булганнар. Бер кичне бер төркем салчылар салларын ярга туктатканнар. Аш пешереп ашаганнар да, икенче көнне ары киткәннәр. Әмма аш бутый торган калакларын җиргә кадаган килеш онытып калдырганнар. Шуны эзләп кире килгән болар. Килсәләр — ни күрсеннәр, теге калак һаман тора, ди. Шуннан алар бу урынны Зур аш дип атыйлар (калакны шулай дип йөрткәннәр), аннары Сураш һәм хәзер Чураш дип йөртелә бу урын.

Сәнәскә (чәнәшкә) — кечкенә чана.
Тоба — чонгыл, упкын.
Сырынты — сырт сыман өелгән кар корте.
Дымарь — төтәткеч, төтеиләндергеч.
Сары балык — табан балык, кәрәкә.
Зыбун — баткаклык.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3618 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz