Вторник, 23.04.2024, 22:23:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 18 » Туганлык-гаилә бәйләнешләре
Туганлык-гаилә бәйләнешләре
18:55:56

Кеше үзе

1929. Үзе минем әтинең улы,
Үзе миңа туган түгел.

Ата

1930. Әй, углан, углан,
Без икебез бертуган,
Бар кер дә әйт анаңа:
Анаңның ире килгән.

1931. Әниеңнең сеңлесенең җизнәсе кем була?

1932. Бу егетнең анасы — минем әнинең каен анасы.

1933. Бер кыздан: «Бер көннәрдә бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?» — дип сораганнар иде, кыз аларга: «Аның анасы минем әнкәемнең каен анасы буладыр»,— дип җавап бирде.
Сораучылар: «Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш буладыр инде?» — дип тикшерә калдылар.
Кыз үзләреннән көлеп китте.
Җавабын инде сез бирегез.

1934. Чыгып киттем бер заман юлга,
Очрады бер мулла:
Мулла утырган тарантаска түргә,
Бер кыз утырган кучергә,
Шаярышып, көлешеп,
Китеп баралар бергә.
Мин:
— Нигә болай шаярып барасыз? — дигәч, кыз әйтә:
— Без,— ди,— икәү кардәш,— ди.
— Сез ничек кардәш? — дигәч,
— Бу кешенең анасы минем әнинең бианасы,—ди.
Белергә тиешле: кардәшлеге ничек була?

1935. Урманнан бер ир кеше белән кыз узып баралар иде. Каршыга очраган хатыннар бу кыздан: «Нигә урманда ир кеше белән барасың, ничек курыкмыйсың?» — дип сорыйлар.
Кыз аларга: «Ник куркыйм, бу кешенең әтисе — минем әнинең кайнатасы була»,— дип җавап биргән.
Сораучылар: «Бу кыз ул кешегә ничек кардәш була инде?» — дип тикшерә калдылар.
Кыз үзләреннән көлеп китте.
Җавабын инде сез бирегез.

Ата, ана, карендәш

1936. Өч кешене күпме эзләп тә табалмыйсың. Кемнәр алар?

Ата-анасына, баласына, үзенә

1937. Әй, егет, бу ничек була? Минем өч икмәгем бар. Берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әжәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.

Ата, ана, ул

1938. Ире белән хатыны,
Улы белән атасы,
Ул җитми, атасы белән баласы,—
Барысы ничәү?

Ата, ана, кыз, ул

1939. Булган, ди, бер карт белән карчык; аларның бер кызы, бер малайлары булган; шул малайларның карт белән карчыклары, ә шул карт белән карчыкның бер кыз, бер малайлары булган. Бу ничек?

Ата, ана, кыз, кияү

1940. Менә сезгә табасы,
Күмәк йортның чамасы:
Атасы белән кызы,
Хатыны белән ире,
Кияве белән бабасы,
Кызы белән анасы,
Кайнатасы, кайнанасы,
Аларның берәр баласы —
Ничәү болар барысы?

Ата, кыз, кияү

1941. Казый кызы белән,
Мөфти хатыны белән;
Дүртесенә өч йомырка,
Берәр тигән, бу ничек?

1942. Мулла кызы белән,
Мөәзин хатыны белән;
Шуларга өч алманы бүл,
Бар да бөтен булсын.

1943. Гали кызы белән,
Вәли хатыны белән;
Ашъяулыкта өч күмәч,
Өләшеп бир берәрдән.

1944. Хан кызы белән,
Вәзир хатыны белән,
Бакчада йөргәндә бер алма алып кисәләр;
Дүрткә бүлеп, һәрберсе бер чирегенашыйлар,
Алманың бер чиреге артып калган.
Ничек ул артып калган?

Бабай, ата, ул

1945. Ике әти, ике бала,—
Үзләре өчәү генә.

1946. Бер бабай,
Ике атайга ике малай,—
Ничәүләр?

1947. Ике ата, ике угыл бакчада йөргәндә дүрт алма өзеп, һәр-берсе берәрдән ашасалар да, кулларында янә бер алма артып калган. Ул ничек була?

1948. Бер юлдан ике ата,
Ике угыл киләләр,
Юлда өч алма ята,
Алар шуны бүләләр.
Бер тавыш юк, бәхәс юк,—
Нәкъ берәр алма тия.
Бу кешеләр ничәү соң?
Ничек ул берәр тия?

1949. Ике атага, ике улга өч йомырканы тигез итеп бүлергә кирәк. Берәр йомырка тисен.

Әби, ана, кыз

1950. Бер өйдә торалар ике ана, ике кыз, әби оныгы белән.
Барысы ничә кеше була?

1951. Ике ана һәм ике кыз бергә утыз баш каз үстергәннәр. Көз көне шул казларны баш исәбеннән бүлеп, һәрберсе унар баш каз алган.
Шул ничек була?

Кыз бала

1952. Бер ата белән бер ананың баласы, ләкин үзе аларның улы түгел.

1953. Бер кеше урамнан үтеп барганда кечкенә генә өй янында басып торучыны күреп:
— Нигә биредә торасың? — дип сораган.
Теге кеше:
— Мин әтинең өен саклыйм, ләкин мин аның улы түгел,— дип җавап биргән.
Сезнеңчә бу кем булыр?

Җиде бала

1954. Бер кешенең алты улы булган.
Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган.
Бу кешенең ничә баласы булган?

Бер тута

1955. Җиде бер туган,
Һәр туган башына берәр тута тия.
Ничә тута?

Абый, сеңел, кияү

1956. Хатыны белән ир киткән,
Сеңлесе белән агасы киткән,
Өстәвенә кияү белән кайнатасы киткән.
Барысы ничәү?

Ана, аның үги кызы һәм каенатасы, алардан туган бала

1957. Баламның баласы —
Иремнең бертуган энесе.
Бу ничек?

Кияү

1958. Ишек төбендә алтын таяк.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 5834 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz