Среда, 24.04.2024, 23:37:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 19 » ТУРГАЙ МОҢЫ
ТУРГАЙ МОҢЫ
21:18:06
Борынгы заманнарда безнең халкыбызның көе хәзерге вакыттагы кебек булмаган, ә бәлки азәрбайҗан, төрек халык көйләренә охшаш яңгыраган.

Бу бик күптән булган. Болгар иленә дошман яуы һөҗүм иткән. Алар чәчәк аткан шәһәрләрне һәм авылларны җимергәннәр, ә барлык балаларны, яшь ирләрне һәм хатын-кызларны кырып бетергәннәр. «Болгарларның инде киләчәге юк!»— дип мыскыллап көлгәннәр дошманнар. «Бу кешеләр инде яңа токым үрчетә алмаслар»,— дип уйлаганнар алар, исән калган карт-коры турында. Чөнки үзләре, күп микъдарда хәмер эчкәнгә күрә, олы яшькә җиткәнче үк эшкә яраксыз хәлгә киләләр икән. Әмма дошманнарның әшәке хыяллары эшкә ашмаган. Хезмәт сөючән, тырыш, таза һәм бөтенләй диярлек хәмер кулланмаган болгар халкы үрчеп, яңадан көчәеп киткән. Тик озак елларга халык күңелен караңгы кайгы баскан. Фаҗигале көннәрдә һәлак булган яшьләрнең хәтерен саклап, халык арасында җырлау һәм күңел ачу гөнаһ булып исәпләнгән. Әкренләп көйләр онытылган, уен кораллары югалган.

Еллар үткән. Яз көннәрендә җир сөрүче яшь болгар егетләре, кырларда тургай җырларын ишетеп, аларга кушылып көйли торган булганнар. Вакыт узу белән менә шул тургайлар моңы халкыбызның көенә әверелгән. Шуңа күрә халык җырларында тургайлар макталалар да инде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2115 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz