Өшкәтә белән Бәрәзә арасында зур елга бар. Өшкәтәгә елга аркылы гына барып була. Юлдан көньякта — югарырак Өшкәтә ягындагы елга янында бик тирән, коры, сусыз чокырлар күп, сулылары да очрый. Бу урында борынгыда Уразлы дигән авыл булган, диләр. Авылда мөселманнар яшәгән икән. Тора-бара авыл халкы азып фәхишлеккә салынулары сәбәпле авылны җир упкан, диләр. Бу турыда түбәндәгечә хикәят кылалар: кичтән авылларына бер теләнче килеп йокларга фатир сорап йөргән. Аны һич берәү кертмәгән. Әмма шуңа карамастан бер ялгыз карчык теләнчене кызганып кунырга алган. Ләкин ул сәер кеше карчыкта төн йокламаган, чыгып киткән һәм карчыкны: — Син иртәгә тавыш-гауга ишетсәң дә өйлә җитми өеңнән чыкма — дип кисәтеп киткән. Иртә белән, кояш чыгып күтәрелгәндә, хайваннар бакыра, этләр улап өрә, әтәчләр кычкыра башлаган. Адәмнәр тавыш күтәргән. Шул арада тузаннар очып авыл юк булган. Карчык тәрәзәдән генә карап утырган. Мәгәр бу карчык кына өе белән исән калган, диләр. |