Пятница, 19.04.2024, 00:14:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 14 » УСМАНКА
УСМАНКА
20:35:57
Моннан бик күп еллар элек, Күчүм хан хөкем иткән заманда, хан режимыннан риза булмаган кешеләр күп булган. Шундый кешеләрнең берсе — хан режимыннан кыерсынып йөргән Усман дигән кеше — менә бу җирләргә килеп чыккан. Усман бик яхшы аучы булган. Асның, тиеннең күзенә генә тидереп аткан. Безнең бу жирләрдә ул вакытта адәм үткесез урманнар икән. Шундый урманнар уртасында гаҗәп матур аланлык булган. Менә шушы безнең авыл урыны.

Усман үзе ярлы кеше булып, ханны, аның яраннарын бер дә сөймәгән. Аңа, аның ише ярлыларга аучылык итәргә дә кыен икән: хан, аның кешеләре, яхшы ау җирләренә боларны җибәрмәгәннәр.

Усманга бу урын бик ошаган. Ул шунда ау аулаган, асны күп кырган, мех әзерләгән. Чалгысы да булмаган, кулы белән үлән йолкып, балаган корган. Шунда яшәп, Усман рәхәт кенә ау аулый. Ас, тиен, төлке тиресен, киек-кошларны тирә-яктагы рус авылларына алып барып, ризыкка алыштырган. Ул вакытта руслар килеп, авыл-авыл булып утыра башлаганнар инде. Вот шуларга барып йөргән Усман. Ярлы кешегә кем булса да барыбер бит. Руслардан дуслары күп булган Усманның. Үзләре дә моның янына киңәшкә охота эше буенча килә башлаганнар. Кайткач берсеннән-берсе сорый икән:

— Кая бардын?

— Усманка янына.

Шуннан киткән «Усманка» дип. Усман кайтып семьяларын алып килгән. Үзе кебек ярлы иптәшләре дә күчеп килгәннәр. Шулай итеп, безнең авыл барлыкка килгән. Әле башта, «Усманка» дип атаганчы, бу авылны «Сартчыбалык» дип тә йөрткәннәр. Бу исемне Усман биргән. Якындагы күлдә барабалар сарсыт балык (сары балык) дип атаган балык күп булган. Ә русча — карась, Уфа яклары табан балык дип йөртә. Күлдә бик нык үрчи. Элекке язуларда Усманканың исеме Сартсыбалык дип тә очрый.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2358 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz