Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июнь » 27 » УТ-СУ, ТАБИГАТЬТӘГЕ ҺӘМ КӨНКҮРЕШТӘГЕ ӘЙБЕРЛӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
УТ-СУ, ТАБИГАТЬТӘГЕ ҺӘМ КӨНКҮРЕШТӘГЕ ӘЙБЕРЛӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР | 21:27:50 |
17671. Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.
17672. Ашлык урганда урак күгәрсә, яңгыр булыр.
17673. Багана сызгырса, суык булыр.
17674. Буадагы су кимесә, өч көннән яңгыр галәмәте.
17675. Дулкын ага торган суга каршы булса, яңгыр галәмәте.
17676. Ерактагы нәрсә аермачык күренерлек булып, һава бик саф булса — аязлык булыр.
17677. Зур елга ягыннан җилләнеп, калын болытлар чыкса — янгыр булыр.
17678. Зур елгалар аша яшенле яңгырлар үтмәс, буйлап китәр.
17679. Кайнаган самоварның борыны тыгызланса — көн суыта, бушаса — җылыта.
17680. Кисәктән чокырдагы сулар артса, һава бозылыр.
17681. Кое суы кими башласа — яңгыр галәмәте, арта башласа — аязга.
17682. Кыш көне утның кызулыгы еракка җитсә, салкын булыр.
17683. Кыш көне җепшек буласы булса, тоз юеш булыр.
17684. Күн яшәргән — яңгыр булыр.
17685. Мичтә утын шыртлап янса, көннәр җылытырга булыр.
17686. Мичтәге ут кызыл булып янса, көн салкын була. Сыек, аксыл төтен булса, көн җылыта.
17687. Морҗадан төтен чыгып җиргә ятса, янгыр булыр.
17688. Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә — көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса — көн җылыта.
17689. Сабан тимере җиргә кергәч, салкыннар була.
17690. Самовар борыны кысанайса, буран булыр.
17691. Самоварның борыны кычкырса, көн явар.
17692. Су күбекләнеп акса, тиз яңгыр булыр.
17693. Суда күбекләр, кабырчыклар була башласа — яңгыр галәмәте.
17694. Тәрәзә дымланса, яңгыр булыр.
17695. Тәрәзә эресә, көн җылытырга булыр.
17696. Төтен кыш көне морҗадан шәм кебек туры чыкса — каты, коры суык галәмәте.
17697. Утын сызгырса, көн суытыр.
17698. Чыра пырылдап янса, буран була.
17699. Явым буласы булса, тоз даим булып юешләнеп торыр.
17700. Яна торган чыраның очы таралса, көн җылытыр. Әгәр чыраның уты атылып төшсә — салкын булуга галәмәт.
17701. Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
17702. Әгәр Иделдә су бик күп кимеп, Идел катса, җәй коры килер.
17703. Җилсез һавада төтен җиргә таба төшсә, яңгыр галәмәте. |
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр |
Просмотров: 1465 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|