Пятница, 19.04.2024, 16:01:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 24 » ӘЗЕР ҖАВАПЛАР
ӘЗЕР ҖАВАПЛАР
20:38:29
17280. —Алла куәт бирсен! —Сезне монда бирсен.

17281. —Алып җибәр! —Алырга, акчаның күзенә ак төшкән әле.

17282. —Ардым. —Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.

17283. —Аруга ни дару? —Ипи белән тоз дару.

17284. —Ач! —Ач булсаң, туеп кил.

17285. —Ачуым килә. —Ачуың килсә, борыныңны тешлә.

17286. —Ачуымны китермә. —Синең ачуың, минем аякчуым.

17287. —Ашаган җиренә сыер да кайта. —Кайта да, аның сөтен савып алып калалар шул.

17288. —Барыбер. —Барыбер булса, ишектән йөрми тәрәзәдән йөрерләр иде.

17289. —Белдеңме? —Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.

17290. —Беләм. —Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең.

17291. —Беләм. —Син белгәнне мин киптереп элгән.

17292. —Беләм. —Үзең беләсең, эт күк өрәсең.

17293. —Бер казанга ике тәкә башы сыямы? —Мөгезсез булса сыя, мөгезле булса сыймый.

17294. —Буе кечкенә. —Буй белән Агыйдел буйлыйсы юк әле.

17295. —Булдымы? —Булды дигәндә койрыгын борды.

17296. —Бушлаймы? —Бушлай сыер гына мышнай.

17297. —Бәхил түгел. —Бәхилең бәке астына, үзең сәке астына.

17298. —Бүген ничәсе? —Кадер кичәсе.

17299. —Бүген ялдамы әллә? —Ялда да, койрыкта да.

17300. —Гафу ит. —Гафуың белән сату ит.

17301. —Гыйшык. —Гыйшыгын гыйшык та, бишмәт тишек.

17302. —Дәлеше? —Дәлеше кабак бәлеше.

17303. —Егылам. —Егылсаң, җирдән түбән китмәссең.

17304. —Елый. —Еласа, кашы-күзе кара булыр.

17305. —И-и, тәре! —Тәре булсам, чукынып туя алмас идең әле.

17306. —Иеме? —Ие, иемәсәң бие.

17307. —Иренәм. —Иренгәнне тиз иргә бирәләр.

17308. —Иренәм. —Иренсәң, иргә бар.

17309. —Иртә бит әле. —Иртә булса, соң булмаска әйбәт булыр.

17310. —Иртәгә. —Иртәгә үз киявем дә килә.

17311. —Исәнме? —Исән булмасам, әллә син врачмы.

17312. —Исәнме? —Ә үзең кисәүме?

17313. —Ишетмәдем, ни дисең? —Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.

17314. —Ишетсәләр. —Ишетмәгәйләре тагын. Күз күрер өчен, колак ишетер өчен бирелгән.

17315. —Кайдан килдең? —Кайдырмый тау астыннан.

17316. —Кайчан? —Бозау агачка арты белән менгәндә.

17317. —Кайчан? —Карт алаша тай булганда.

17318. —Кайчан? —Качкан көнне иртән.

17319. —Кайчан? —Качып барганда.

17320. —Кайчан? —Кояш тискәре яктан чыкканда.

17321. —Кайчан? —Кызыл кар яугач.

17322. —Кайчан? —Төянең койрыгы кайчан җиргә тияр, шунда.

17323. —Кайчан? —Язган булса яз көне, кушкан булса кыш көне.

17324. —Кайчангача? —Яз алмаска, көз бирмәскә.

17325. —Картаеп буламы? —Карт аю урманда гына була ул.

17326. —Кая барасың? —Каен башына.

17327. —Кая барасың? —Каерып салырга.

17328. —Кая бардың? —Эт туена кода булып бардым.

17329. —Кем? —Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.

17330. —Кем? —Кемсәнә.

17331. —Кем? —Каян белим, кулын куеп китмәгән.

17332. —Кечкенә бит. —Тиресен текмәгән, үсәр әле.

17333. —Килешми. —Килешкәне килендә.

17334. —Килешми. —Килешкәне килешкәч.

17335. —Китә. —Киткән китсен, җәһәннәмгә тикле юл ачык.

17336. —Китәм. —Китсәң, килгән юлыңа киртә кормаган.

17337. —Китәм. —Китсәң, килгән юлыңа юкә үсмәгән.

17338. —Котлы булсын күлмәгең! —Сиңа да тау булсын.

17339. —Кулымны кисәргә бирәм. —Кулыңны түгел, башыңны кистерсәң дә ышанмыйм.

17340. —Куркам. —Курыкма, бүре түгел — ашамас.

17341. —Кызык. —Бер табак сызык.

17342. —Кыйммәтме? —Акча белән башма-баш.

17343. —Көнләшәм. —Көнләшкән көндәшлеккә барсын.

17344. —Күз тияр. —Аңа ике күз тигән инде, бүтән күз тимәс.

17345. —Күпме? —Күпкә бер сөям җитмәгән.

17346. —Мин синнән элек туган! —Син элек тусаң, мин белеп туган.

17347. —Минем сүз өскә чыкты. —Сүзең өскә чыкты: һавада очып йөри, үзең генә аста калдың.

17348. —Мәгънәсе? —Мәгънәсе — капка баганасы.

17349. —Ни булган? —Пешкән шалкан чи булган.

17350. —Ни хак? —Хак ярым хак, пот ярым борчак, бер кием чабата, калганы акчалата.

17351. —Нигә карыйсың? —Күңелемә ярыйсың.

17352. —Ник? —Син ни әйтер икән дип.

17353. —Ник? —Тик. Син сорамас микән дип.

17354. —Нихәл? —Сине күргәч бетте хәл.

17355. —Нихәл? —Хәл иминлек, акча меңлек, алыштырырга вак юк.

17356. —Нихәл? —Хәл меңгә җитә, кул тезгә җитә.

17357. —Нихәл? —Хәл хәер, ярлы баер, бай бөләр, иманасын кем түләр.

17358. —Нихәл? —Хәл хәлвәт, киндер күлмәк, ыштан бурлат, киткәннәр урлап.

17359. —Нишли? —Ат булып кешни, сыер булып мөгри.

17360. —Нишли? —Тире җыеп күн эшли.

17361. —Нишлисең? —Дуңгыз дагалыйм.

17362. —Нишләп? —Шулай шәп.

17363. —Нишләп яту? —Тик яту белән бик тату.

17364. —Нәрсә? —Кәбестә белән кәлшә.

17365. —Нәрсә? —Тозлы кыяр-кәбестә.

17366. —Озак. —Тиз тумагансыңдыр әле.

17367. —Оялам. —Өй алырга, монда өй сатучы юк әле.

17368. —Оят килер. —Оят килсә, үз битем.

17369. —Оят! —Өй ат булса, күптән җигеп китәр идек.

17370. —Оят! —Өй-ат Мәкәрҗәдә кыйбат, барып алырга ерак.

17371. —Оят! —Өй-ат Мәскәүдә кыйбат, бездә поты бер тиен.

17372. —Оят! —Өй — ат, сыер — келәт.

17373. —Рәхмәт. —Киявең булсын Миңләхмәт.

17374. —Рәхмәт. —Рәхмәт белән тун тышлатмыйлар.

17375. —Рәхмәт. —Рәхмәте үзеңә булыр, тияр хакын бирерсең.

17376. —Савап булыр. —Савап белән савыт тулган.

17377. —Сай йөзәсең. —Син тирәнгә кермә.

17378. —Сиңа фәләннән сәлам. —Сәлам әйткән өчен сәламәт бул, сәкедән егылып төшеп галәмәт бул.

17379. —Сиңа фәләннән сәлам. —Сәламе сәке астына, үзе бәке астына.

17380. —Суны нигә күп ташыйсыз? —Киптерәбез.

17381. —Сәгать ничә? —Кичәгечә.

17382. —Сөенчесенә ни? —Сөенчесенә уң колагың үзеңә.

17383. —Сөйгәнең кем? —Койрыклы җен, үземә әрәм, кешегә хәрам.

17384. —Сөйләмим. —Сөйләмәсәң, сөял чыксын.

17385. —Сүгәр. —Сүксә сүтелмәссең.

17386. —Тагы! —Тагысы тауда, биргәне кулда.

17387. —Телең корыр. —Минем телем болай да бик коры, селәгәем агып тормый.

17388. —Тизрәк йөр. —Оча белмим инде, аяк белән йөрим.

17389. —Туйганыңны кайдан беләсең? —Син күземә ике булып күренәсең.

17390. —Туйдым. —Туйсаң тәүбә кыл.

17391. —Уф алла! —Арсаң, ат ялла.

17392. —Уңган. —Уңганның койрыгы туңган.

17393. —Хуш! —Сөйләшкәндә безне дә куш.

17394. —Хәлләр ничек? —Ал да гөл, калганын үзең бел.

17395. —Хәлләр ничек? —Алда гөл, артта кычыткан.

17396. —Хәлләр ничек? —Син сорама, мин әйтмим.

17397. —Хәлләр ничек? —Хәлләр бишни , сезнеке нишли?

17398. —Хәлләр ничек? —Хәлләр изге, тегеләр генә бизде.

17399. —Хәлләр ничек? —Хәлләр имин, кешегә тимим.

17400. —Хәлләр ничек? —Шөкерле-бөкерле, һаман бер төрле.

17401. —Чибәрме? —Чибәр — күрсәң, гайрәтең чигәр.

17402. —Читтә ничек соң? —Читнең чите корсын.

17403. —Чәйләр тәмле булсын! —Бергә-бергә булсын!

17404. —Шулай бит? — Шулаен ул шулай да, ярый ла эш барып торса уңайга.

17405. —Шуннан? —Шуннан, утырган да шуган, тауга түбән булган.

17406. —Ышанмыйм. —Ышанмасаң, үзең карган.

17407. —Эш хакы күпме? —Айга утыз көн, йокы үзеңнән.

17408. —Юк. —Юкка кем булса да тук.

17409. —Язык булыр! —Язык казык башына!

17410. —Ярамый. —Ярамаган дөньяга яралмаган.

17411. —Ярамый. —Ярамаса, юынырсың.

17412. —Ярый!.. —Ярасы юк, ярылган да ямалган да.

17413. —Ә мин нишлим соң? —Ни теләсәң шуны эшлә, тешең булса телең тешлә.

17414. —Әү! —Авызың дәү.

17415. —Өшедем-каттым. —Катсаң, катык аша.

17416. —Үпкәләгән. —Үпкәләгәнгә үпкә ашаталар.

17417. —Үпкәләгән. —Үпкәләгәннең өенә барыш.

17418. —Үпкәләгән. —Үпкәләсә, мәче үпкәсе ашасын.

17419. —Үпкәләгән. —Үпкәләсә, үпкәсе бавырыннан ерак китмәс әле.

17420. —Үсәсезме? —Үсәбез: тәбәнәк җиргә баш тия.

17421. —Җүләр! —Иманаңны кем түләр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1910 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz