Четверг, 18.04.2024, 09:46:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Открытый урок [21]
Файлы, содержащие разработки уроков.
Полезности [29]
Здесь размещены файлы, которые могут оказать неоценимую помощь при подготовке и проведении уроков.
Официальные документы [6]
Здесь размещены официальные документы школы.
Рефераты [15]
Рефераты обо всем и для всех: учителям, учащимся, студентам.
Сочинениеләр (иншалар) [10]
Укучыларга ярдәмлек.
Книги [14]
Китаплар [12]
Тесты по физике [13]
Готовимся к ЕГЭ [22]
Готовимся к ГИА [22]
Стандарты и программы [3]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Каталог файлов
Главная » Файлы » Сочинениеләр (иншалар)

Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениеләр
[ Скачать с сервера (1.22 Mb) ] 30.06.2008, 17:58:09

Шагыйрә һәм галимә Рифә Рахманның сочинениеләр сериясеннән чыгарган чираттагы китабы мәктәп укучыларына, хәзерлек бүлеге шәкертләренә — бер өлге, укытучыларга — әдәби әсәрне анализлаганда, методик ярдәмлек буларак, ә галим һәм студентларга аерым бер гыйльми ачышлары белән кызыклы. Ул алдагы хезмәтләрне кабатламый, тулыландыра гына. Автор барлык чыгарылган тупланмалар бергә тора-бара программага кертелгән аерым әсәрләрне һәм татар әдәбияты тарихын процесс буларак дөрес аңлау юнәлешендә бер терәк булыр дип өметләнә. Китаплардагы фәнни ачышлар авторның үз хокукында гына санала.


Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениеләр. —Казан: «Раннур» нәшр., 2004. — 208 б.


Эчтәлек



  • Автордан

    • Туктал, укы!
    • Өй эшенә — сочинение

  • Башлангыч сыйныфлар
      Көз
    • Көз
    • Көз
    • Көз
    • Мин җәйне ничек уздырдым
    • Мин җәйне ничек уздырдым
    • Икмәк
    • Икмәк
    • Икмәк
    • Әни
    • Әни
    • Әни
    • Дусларым
    • Дусларым
    • Дусларым
    • Мәктәп
    • Мәктәп
    • Мәктәп
    • Тал песие
    • Чишмә
    • Китапханә
    • Китапханә
    • Алма
    • Алма
    • Болыт
    • Болыт
    • Болыт
    • Болыт
    • Безнең урам
    • Безнең урам
    • Безнең урам
    • Безнең урам
    • Безнең урам
    • Кәҗә тыкрыгы
    • Бүлмә гөлләре
    • Бүлмә гөлләре
    • Бүлмә гөлләре
    • Китап
    • Китап
    • Китап
    • Безнең сыйныф
    • Сыйныф бүлмәсе
    • Безнең сыйныф
    • Безнең гаилә
    • Безнең гаилә
    • Безнең гаилә
    • Көзге яфрак
    • Көзге яфрак
    • Көзге яфрак
    • Кышкы уеннар
    • Кышкы уеннар
    • Кышкы уеннар
    • Тамчы
    • Тамчы
    • Тамчы
    • Әбием
    • Әбием
    • Әбием
    • Әбием
    • Кояш
    • Кояш
    • Кояш
    • Кояш

  • Бишенче сыйныф

    • Мин җәйне ничек үткәрдем
    • Мин җәйне ничек үткәрдем
    • Әбигә хат
    • Әбигә хат
    • Зирәк карт
    • Җил арба
    • Көз
    • Көз
    • Китап — тормыш көзгесе
    • Йосыфка хас сыйфатлар
    • Иң мөкатдәс нәрсә — эш
    • Бәхет һәм хурлык
    • Эш беткәч, уйнарга ярый
    • Су анасы
    • Кыш
    • Кыш
    • Әсма апа
    • Корбан гаете
    • Ак күл
    • Туган ягым табигате
    • Туган ягым табигате
    • Йолдызкай
    • Чын дуслык
    • Курайчы хыялы
    • Гариф бабай
    • «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» әсәрендә ат тасвиры
    • Сыңарколак
    • Сөзешкәк
    • Наилнең әнисе нигә елый?
    • Бәхетле көн
    • Бәхетле көн
    • Бәхетле көн
    • Казан
    • Яз
    • Яз
    • Мин бакча яратам
    • Дуслык көче
    • Телләр белү нигә кирәк?

  • Алтынчы сыйныф

    • Моң
    • Моң
    • Сабан туе — хезмәт туе
    • Асиясе, Нәсимәсе
    • «Беренче театр»ның бер герое
    • Пейзаж лирикасында чагыштырулар
    • «Тукай» романында эндәш сүзләр
    • Яз җитә
    • Кызыл чәчәкләр
    • «Кызыл чәчәкләр»дә Зәңгәр Чишмә образы
    • Илсөяр миңа кайсы ягы белән ошады?
    • «Бакчачы турында баллада»да төп фикерләр
    • «Мәүлия нигә көлде?» әсәрен хикәяләүче
    • Беренче укытучы
    • Сыйныфташларым
    • Казансу
    • «Без — кырык беренче ел балалары»нда вакыйгалар барган чор
    • Әйбәт тә минем әби!
    • Шөһрәтне нәрсә үзгәрткән?

  • Җиденче сыйныф

    • «Сөембикә» бәетендә Манара образы
    • Әбүгалисина образында педагогик карашлар чагылышы
    • Мин Кисекбашны ничек итеп күз алдына китерәм
    • Дәрдмәнд шигырьләрендә тасвирлау чаралары
    • Вакыйгаларга бәйле язмышлар
    • «Җилкәнсезләр»дә көрәш тасвиры
    • «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын укыгач
    • «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын укыгач
    • «Агыйдел» повестенда Артыкбикә образы
    • Ана — бөек исем
    • Минем Госман образына мөнәсәбәтем
    • Туксанынчы еллар егетеннән Айдарга хат
    • Шулай үлде Ватан улы
    • Акъәби
    • Акъәби
    • Акъәби
    • Өй артында шомыртым
    • Хәсән — минем яшьтәшем
    • Маһисәрвәр апа — бөек ана!

  • Сигезенче сыйныф

    • Батырлык турында дастан
    • Субра карт
    • Салих бабайның өйләнүе
    • Галиябану һәм Хәлил — иске гадәт-йола корбаннары
    • Егет кешене кыюлык бизи
    • «Киләчәккә хатлар» әсәренең үзәк идеясе
    • Яраткан уеным
    • Халкымның күңел байлыгы
    • Тарихлардан килгән хакыйкать
    • Кешеләрне шатландыру — үзе бәхет
    • Туган җирем, эчкән суым

  • Тугызынчы сыйныф

    • М. Кашгарый шигырьләренең идея-тематикасы
    • «Кисекбаш» китабы — суфичылык әдәбияты үрнәге
    • «Камышлы йорт бәнем туган илем иде»
    • «Камышлы йорт бәнем туган илем иде»
    • «Китабе Гөлестан бит-төрки» һәм нәзыйрәчелек
    • «Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәренең идея-тематик эчтәлеге
    • «Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәренең поэтикасы
    • Мөхәммәдьяр — поэмалар остасы
    • «Нуры содур» һәм әдәби традицияләр
    • Колшәриф — үз халкының күренекле улы
    • Колшәриф — суфи шагыйрь
    • Колшәриф — суфи шагыйрь
    • Мәҗлиси һәм аның «Сәйфелмөлек» кыйссасы
    • Татар әдәбиятында дастан жанры
    • Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында заман тудырган мәсьәләләр
    • Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы
    • Татар поэзиясе үсешендә Г. Кандалый иҗатының әһәмияте
    • Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романында яңа геройлар
    • Акмулла — мәгърифәт һәм гаделлек җырчысы

  • Унынчы сыйныф

    • Әдип булып танылу юлында
    • «Теләнче кызы» романына Тургенев тәэсире
    • «Теләнче кызы» романына рус әдәбияты йогынтысы
    • «Теләнче кызы» һәм «Очрашу...» әсәрләренә рус әдәбиятының йогынтысы
    • Гаяз Исхакый иҗатына төрек әдәбияты йогынтысы
    • Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда пейзаж
    • Татар кызы
    • Яңарыш нурлары
    • Габдулла Тукай һәм казах әдәбияты
    • Г. Тукай тормышында К. Мотыйгыйның роле
    • Г. Кандалый һәм Г. Тукай
    • Г. Тукай халык рухында мәңге яши
    • «Каләмгә хитаб», «Шагыйрьгә»
    • Сәгыйть Рәмиев — милләткә хезмәт иткән шагыйрь
    • Син — кеше!
    • Н. Думавиның «Үтте, үтә...» шигыре
    • Табигать тасвирлары җирлегендә иҗтимагый моңнар яңгырашы
    • «Комсызлык корбаны»
    • Такташ шигырьләрендә авылның якты киләчәгенә өмет
    • Һади Такташ шигырьләрендә авылны сагыну мотивы
    • Такташ шигырьләрендә шагыйрь образы
    • Югалган матурлык
    • Кәрим Тинчурин — комедия остасы

  • Унберенче сыйныф

    • «Көз» повестенда уздырылган фикерләр
    • Мохитнең тәрбияви көче
    • «Зифа» комедиясе миңа кайсы ягы белән ошады?
    • «Идегәй» трагедиясендә сәнгатьле детальләр
    • Җыр ул — йөрәкнең йөрәк белән сөйләшүе
    • Сугыш чоры шигъриятенең үзенчәлеге
    • Сугыш чоры прозасының үзенчәлекләре
    • Сугыш чоры хикәя-повестьларында минем яраткан героем
    • Ә. Еники хикәяләрендә күңел дөньясының бирелеше
    • Ә. Еники хикәяләрендә күңел дөньясының бирелеше
    • Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Муса Җәлил образы
    • «Намус» романы һәм бүгенге тормыш
    • Хәсән Туфан иҗатында төсләр символикасы
    • Әдип һәм заман
    • «Әтәч менгән читәнгә» повестенда Хәйретдин агай образы аша уздырылган фикерләр
    • «Сәйдәш» поэмасында яшәү мәгънәсе турында уйланулар
    • «Сәяхәтнамә» әсәренең татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы «Мәңгелек белән очрашу»
    • М. Әгъләмовның «Акмулла арбасы» поэмасы турында кайбер фикерләрем

Автордан


Теләсә кайсы китапны укучы зур саклык белән кулына ала. Анда язылганнарга ышаныргамы, ышанмаскамы дип икеләнеп калырга да мөмкин ул. Язучы белән диалог кору да һәрвакыт эшне җиңеләйтми. Укучылар алдында чыгыш ясаган һәр автор еш кына үз әсәрен мактый, башкаларның уңышына күз йома яисә үзенекенә капма-каршы ук куя. Язма продукцияне административ чаралар белән таратучылар да бар. Андый очракта әлеге хезмәтнең уңай бәяләнүенә, икенчеләренең кире кагылуына шаккатырга кирәкми.


Укучыга тәкъдим ителгән тупланмаларда еш кына, тыныш билгеләрен куйганда, хаталар күп калдырыла — бу безне бик борчый. Еш кына янәшә җөмләләрдә дә бер үк сүзне кабатлаулар (стилистик хаталар), хәтта ки рәттән берничә җөмләдә аерымланган хәлләрне билгеләмәү очраклары күзәтелә. Кабатлаулар стилистик бизәк, ассызыклау буларак кына кулланылырга тиеш. Компьютер заманында хатадан бөтенләй үк качу мөмкин түгел диярлек. Шул ук вакытта «Раннур» нәшриятының сочинениеләр китапларында алар, табыла калса да, бик очраклыдыр дип өметләнәбез. Укырга кергәндә, татар әдәбияты буенча сочинениеләрдә 7 пунктуацион хатага «2»ле билгесе куела!


Бүгенге гыйлем базарында теләсә кайсы темага язылган, теләсә кайсы өлкәгә караган китаплар бихисап. Укучының югалып калмавы, файда китерерлекләрен сайлап алуы эчке тоемына һәм туплаган белеменең сыйфатына, киң карашлы булуына, мөмкинлекләрен бәяли белүенә дә бәйле.


Кызу алгарышлар чорында яшибез. Яңалыкларны күзаллау өчен генә дә, бик күп китаплар укырга кирәк. Аларның кайсында фәннилек югарырак икәнлекне, кайсыларының өстәмә белем-күнекмә бирүне күздә тотып башкарылмаганлыгын, инде моңа кадәр язылганнарны кабатлавын, фикерләрне кешедән генә алганлыгын һәрбер укучының да тиз генә күреп бетермәве бар. Шул ук вакытта, минемчә, югары белемгә омтылган егет һәм кызлар китапларны үзләре өчен аермачык кечкенә генә ачышлар эзләп укырга тиешләр.


Күпләгән сочинение җыентыклары чыккан бу заманда, кадерлеләрем минем, югалып калмагыз, дәреслекнекеннән тыш фикерләр дә булганын, үзегезне яңа сүзләр белән баетканын сайлагыз. Әгәр автор инде галимнәр язганнар белән генә канәгатьләнә икән, китабы өчен чыгым тоту кирәк микән: дәреслек үзе дә — шпаргалка ич инде ул. Мин бу хакта һәрдаим кабатлап торам. Һич югы шуннан гадиләштер дә яз. Ә инде кемнеңдер үтә гади сочинениесен гадиләштерсәң, аннан ни калачак?


Сочинениенең матур үрнәкләрен, соңгы фәнни ачышларга таянганнарын рус басмаларында очратырга мөмкин, чөнки аларның шактыен шул ук фәннән югары уку йортларында белем бирүче укытучылар язган, үзләренә таләпне дә тиешле дәрәҗәдә куйган. Әлеге хезмәтләрдә бер-берсен кабатлаган һәм түбән сыйфатлы, эчтәлексез сочинениеләр очрамый шикелле. Аларны татар әдәбияты һәм тел дәресләрендә дә үрнәккә алырга була. Шул ук вакытта русча язмаларның ана телебезгә, сөйләмебез матурлыгына өйрәтмәвен дә онытмагыз.


Шактый гына көнләштерә дә: рус телле язучылар халыкта туган ихтыяҗны тиз арада канәгатьләндерү мөмкинлегенә ия. Инде әдәбият буенча яңа сочинение китаплары язылмас та кебек иде. Юк бит, киресенчә: алар бер-бер артлы киштәләребезгә кунаклый тора.


Татар баласына да үз телендә язылган мондый хезмәтләр бик кирәк. Саф милли телдәге сөйләм үрнәкләре булган язма эшләребез тагын да күбрәк булсын, һәм алар, беренче чиратта, укытучылар өчен өстәмә белем бирү чыганагына әверелсен иде. Татар телендә китаплар чыгаручы «Раннур» хезмәткәрләре дә шул фикердә. Әле сез кулыгызга алган бу басма, нигездә, дәреслеккә урнашкан әсәрләр, алардагы сораулар, биремнәр буенча язылган сочинениеләр тупланмасы булып тора.


Еш кына укытучылар тема артындагы аерым сорауларга җавапны язма рәвештә алып килүне таләп итәләр. Кайбер сочинениеләр шуны күздә тотып башкарылды. Әгәр мәктәбегездә мондый традиция юк икән, сез алардагы фикерләрне әңгәмә барышында үз сөйләмегездә куллана аласыз.


Алдагы китаплар басылып чыккач, мөгаллимнәр кайбер тәкъдимнәр дә керттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары гадирәк җөмләләрдән торган кыска күләмле үрнәкләр көтүләрен әйттеләр. Аларны без берьюлы өч сыйныфка да багышларбыз һәм бер үк теманы катлауландыру юнәлешендә ачарбыз.


Югары сыйныф мөгаллимнәре, әйтик, хат үрнәкләре бирүемне үтенделәр, ел фасыллары, хезмәт, икмәк, китап, каләм, хезмәт һәм шуның ише башка темаларны истән чыгармавымны, тел дәресләрен дә күздә тотуымны үтенделәр. Никадәр укытучы белән очрашсам, һәрберсенең сочинение язуга үзенчәлекле якын килүе күзәтелде, шулай да күпчелек алдагы китапларыма кермәгән, икенче эчтәлектәге яңа иншалар да язуымны сорадылар. Без киләчәктә бу эшне дәвам итәргә, һәр әсәрне төрле яклап анализлап чыгарга уйлыйбыз, шунлыктан сочинение китапларының без чыгарган һәр тупланмасын гаилә өчен берәрне алырга тырышсагыз иде.


Һәр укытучының үз методикасы булса да, китаптан китапка балаларны бер кысага кертеп утыртырга тырышмауларын үтенергә туры килә. Студентларым белән әңгәмәләр вакытында алар, хәтта сочинение язганда да, кайбер укытучыларның сыйныф өчен бер план язып бирүен яисә үзе теләгән юнәлештәге, күләмдәге, эчтәлектәге хезмәтләрне генә кабул итүеннән зарландылар. Укучының укытучысы кебек үк уйлавы, ул теләгәнчә генә язуы, һәрвакыт план белән фикер йөртүе мәҗбүри түгел! Кысаларда гына фикер йөрткән, аңа киң җәелергә урын бирмәгән балалардан талантлар бервакытта да чыкмый. Бала грамоталы язарга, дәлилле фикерләргә һәм бәхәсләшә белергә тиеш!


Бу китаптагы сочинениеләрнең берише укучының яшенә карата катлаулырак та булырга мөмкин. Әдәби әсәргә, бер үтеп киткәннән соң, кире әйләнеп кайтылмый диярлек, ә теоретик белемнәр елдан-ел өстәлә бара, һәм алар чыгарылыш яисә югары уку йортына кабул итү имтиханнарында чагылырга тиеш. Без еш кына әнә шуны да күздә тоттык. Кайбер үрнәкләр, авторлар, программа нигезендә, кабат та өйрәнелә, һәм без аларны кат-кат анализлауны мәҗбүри итеп куймадык.


Соңгы елларда аерым сүзләр, кушымчалар язылышына карата галимнәрнең уртак фикергә килә алганы юк, шуңа күрә, нигездә, аларның элекке язылышын калдырдык.


Кешене, белеме булганда гына, матур язарга өйрәтеп була. Белү өчен укыйбыз, аңлаганга күрә яза алабыз. Үз чиратында, язу белемебезне ныгыта. Бу урында ничек итеп Н. Думави сүзләрен искә төшермисең (?!):



  • Ишеттем, дип әйтмә — укыдым, дип әйт;
  • Укыдым, дип әйтмә — яздым, дип әйт.

Балалар! Апа, болай бит ул, абый, тегеләй бит ул, дип, үз остазларыбызны шаккатырыйк һәм шундый итеп тәрбияли алганнары өчен сөендерик эле.


Агач ботакларындагы бәсләр — көмеш кенә, җирдә яткан көзге яфраклар — сары гына, җәйләр — җылы гына, кышлар — салкын гына булмасыннар. Кар бөртегенең күлмәк итәкләрен күрик. Күңелегездән булса да эчегез чыкларны! Сөйләп бирегез безгә, гадәтиләргә, аның тәме турында! Эчәсебез, күрәсебез, үзебезнең дә сезнең кебек язасыбыз килсен.


Менә мин язам, каләмемнән чыккан хәрефләр, кечкенә генә җан ияләре кебек, миннән качалар сыман. Алар да, кешеләр шикелле, нинди төрлеләр бит!


Рифә Рахман, КДУ доценты,
филология фәннәре кандидаты.

Категория: Сочинениеләр (иншалар) | Добавил: ilbyak-school | Автор: Рифа Рахман
Просмотров: 77927 | Загрузок: 15048 | Комментарии: 154 | Рейтинг: 3.8/60 |

Всего комментариев: 1521 2 3 ... 15 16 »
1 ЭЛЯ  
0
[color=red]У ВАС НЕТ СОЧИНЕНИЯ "СУНГЭН ЙОЛДЫЗЛАР"? smile

2 Алина  
0
у вас нет случайно сочинения на тему "Ишеттем мин,монлы азат тавышын",если есть буду благодарна happy

3 Айгулька  
0
А как скачать эти сочинения? angry
Ответ: Под названием материала "СОЧИНЕНИЯ ПО ТЕМАМ И ЗАДАНИЯМ УЧЕБНИКОВ (на татарском языке)" кликните на ссылке [ Скачать с сервера (1.22Mb) ]

4 Руслан  
0
салэм дуслар!!! мин.а сочинение кирэк.
Тема:"туган як табигате" !!!
срочно!!!
пожалуйста!!!
спасибо!!!

5 Илнур  
0
Скачал, но не могу посмотреть. angry

6 Диана  
0
Привет всем!Мне срочно надо сочинение"Халкымнын кунел байлыгы".Пожалуйста оооооооооочень наааааааааааааааааааааддддддддддддооооооооооооо!!!![color=blue] crazy deal deal deal deal deal deal deal deal hands hands hands hands love love love love megaphone megaphone megaphone megaphone prof prof prof

7 Айгуль  
0
Нужно сочинение про маму для ребенка 3 класса. Булышыгыз пожалуйсто! help smile

8 Айгуль  
0
Ну никак не могу понять как тут можно похозяйничать... wacko Плиззззз, поготите как скачать сочинение про маму для ребенка 3 класса. Хотябы пару листочков. Работы вал времени нет. Заранее огромное спасибо

9 Аделя  
0
Аллага шөкер, бер нормальный сайт таптым! Рәхмәт! biggrin flower flower respect

10 Дмитрий  
0
А про маму есть сочинение? если есть отпрравьте пожалуйста заранее спасибо!!

1-10 11-20 21-30 ... 141-150 151-152
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz