
"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар.
Бәйге түбәндәгедән гыйбарәт:
1. Бәйгедә катнашырга теләгән укучылар иң беренче булып кулдан матур итеп җимлек ясыйлар, аны кошларны ашатырга уңайлы итеп агачка яисә өй кырына эләләр.
2. Кыш дәвамында кошларны ашаталар, аларны җимлектә утырып ашаган вакытта фотоларга төшерәләр. Бәйгегә һәр укучыдан 3 фото кабул ителә, шул 3 фотода кошлар саны күбрәк булган саен яхшырак.
3. Җимлек ясау тарихы белән бәйле яисә кошларга кыш көне үзләренең ничек ярдәм и
... Читать дальше »