Гүзәл затлар хөрмәтенә ― җәннәт ясап Бакча-бакча җимеш өлгертәсе иде, 8 нче мартта сары сандугачтай Сайрап кына сөю белдертәсе иде! Гүзәл затлар хөрмәтенә ― ерак илдән Баллы шәраб, хушбуй алдыртасы иде, Ата булып, абый булып, Армый-талмый, мәңге кайгыртасы иде! Хөрмәтле гүзәл затлар, Сезне чын күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз. Бәхеткә, шатлыкка күмелеп, Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп Кадергә, хөрмәткә төренеп Яшәгез мәңгелек нур булып. |