Бүген 77 яшендә халкыбызның танылган драматургы, прозаигы һәм публицисты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Туфан Габдулла улы Миңнуллин вафат булды.
Аның мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәләренә керткән хезмәте гаять зур. Ул - Татарстан Республикасы Халык язучысы, Станиславский исемендәге Россия дәүләт премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе, М. Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.