Суббота, 20.04.2024, 16:07:59   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Укучы һәм сәламәт тормыш рәвеше

Директор школы Рахманов Альберт МагалимовичХәзерге чорда балаларның сәламәтлеген саклау зур әһәмияткә ия. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасының Европа илләре өчен төзелгән “Сәламәтлек – һәр кеше өчен” дигән программасында да яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре булдыру максаты куела. Аны гамәлгә ашыруда медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм һәр кеше үзеннән зур өлеш кертергә тиеш. Академик Н.М. Амосов әйткәнчә, сәламәт булу өчен үзеңнең көчеңне кызганмаска кирәк. Ә балалар бакчасы, мәктәп һәм сәламәтлек саклау учрежденияләре балаларның игътибарын менә шуңа юнәлткәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Сәламәт тормыш рәвеше һәркемнең ихтыяҗына әверелсен. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки кешеләрнең 50-55 процентының сәламәтлеге – тормыш рәвешенә, 20-25 процентының нәселдәнлеккә, 10-15 проценты сәламәтлек саклау учрежденияләренә бәйле.

Билгеле булганча, сәламәтлек өчен кешенең ничек туклануы да мөһим мәсьәлә. Тирә – юньдәге пычранган һаваны сулау, тәмәке тарту, эчкечелек белән шөгыльләнү, наркотиклар куллану, аз хәрәкәтләнү һәм башка тискәре күренешләр, шулай ук социаль-сәяси үзгәрешләр чорында халыкның тормыш шартлары начараюы кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә хәзер үлүчеләр саны арта тора. Моны яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре формалаштырганда истә тоту зарури.

Хәзер Россиядә составында протеин булган ашамлыклар (ит, май) шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә куллану кими бара. Тормыш хәле начаррак булган кешеләр организымында йод, тимер, В һәм С төркемле витаминнары җитәрлек кадәр түгел. Ә бу исә үз чиратында бала организымының авыруларга каршы тору сәләтен киметә.

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүмәтләренә караганда, дөньяда 1,5 млд. кеше йодны җитәрлек кадәр туплый алмый торган шартларда яши. Шуларның 665 миллионы эпидемия зобы чире белән авырый. Организмда йод җитмәгән очракта баланың баш миенә зыян килә, андый малай һәм кызлар акыл ягыннан зәгыйф була. Бу халыкның интеллектуаль үсешенә зур зыян китерә.

Россия, шул исәптән Татарстан территориясендә яшәүчеләр организымында йод җитмәү сәбәпле зоб эпидемиясе киң таралган. Шуңа күрә бу мәсьәләгә нык игътибар итү сорала. Табиб белән киңәшеп, һәр көнне тиешле витаминнар кабул итәргә кирәк.

Тирә-юньнең пычрануы да балалар сәламәтлеген какшата. Ата-аналарның сәламәт булмавы нәтиҗәсендә никахлашкан парларның 5-20 проценты бала тудыруга сәләтсез. Һәр 5 йөкле хатын-кызның берсе, йөккә үтсә дә, аны тиешле вакыт карында йөртә алмый. Балаларның 2,5 процентында туганда ук нинди дә булса авыру була. Ә 1 яшь тулганда бу сан 5 процентка җитә.

Мондый хәл булмасын өчен, ата-аналарның сәламәт булуы кирәк. Шуңа күрә безнең яшүсмерләргә дөрес җенси тәрбия бирү, аларны физкультурага, спортка, сәламәтләндерү чараларына тарту, авыруларны үз вакытында дәвалау, тирә-юньнең чисталыгы өчен көрәшү, сәламәт бала карап үстерүне алдан ук планнаштыру зур әһәмияткә ия.

Хәзер тирә-юньнең зарарлы тәэсирен билгеләү өчен, экология дигән махсус термин кертелде. Билгеле, экологияне һәм балаларның тормыш хәлен тамырдан яхшырта алмасалар да, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре яшь буынны сәламәтләндерү турында тиешле киңәш бирергә тиеш.

Гаиләләрдә микро-экономик мөхитне яхшырту өчен су чистарткычлардан файдаланырга яки чишмәләрдән чиста су алып кайтырга киңәш итәргә мөмкин.

Квартира һәм йортларны ремонтлаганда да экологик чиста материаллар кулланырга, яшәү урынында көнкүреш химиясе, лак, буяу материаллары сакланырга тиеш түгел.

Аллергия белән авыручылар булганда, өйдә йорт хайваннары, балык, кош асрарга ярамый. Флок, бәрхет, плюш белән тышланган мебель, бик күп палас, келәмнәр дә аллергия чире белән авырырга сәбәпче булырга мөмкин, чөнки алар үзләренә күп тузан җыя.

Эпидемиологлар фикеренчә, Россиядә урта яшьтәге кешеләрнең 40 процентының үлеме тәмәке тарту белән бәйле. Кызганыч, безнең илдә, үсеш ягыннан алга киткән илләр белән чагыштырганда, тәмәке тартучылар саны арта бара. Хәзер исә хатын-кызларыбыз, яшьүсмерләр, хәтта балалар да бу начар гадәткә тиз тартыла.

Эчкечелек тә киң җәелә. Социологлар әйтүенчә, Россиядә бер елда эчелгән исерткеч эчемлекләрне спиртка күчереп исәпләгәндә, һәр кешегә уртача 14 литр чиста спирт туры килә. Ә елына кеше 8 литр спирт кулланса, ул үзенең кешелек сыйфатларын югалта бара. Ә исерткеч эчемлекләрне айлар буе туктаусыз кулланганда кешенең иммунитет системасы бозыла.

Россиядә һәм Татарстанда наркоманлыкның киң җәелүе зур борчу тудыра. Рәсми рәвештә теркәлгән наркоманнар арасында 12 яшькә кадәрге балалар да бар. Наркоманнар – башкалар тормышына, сәламәтлегенә зур куркыныч тудыручылар. ВИЧ инфекциясен, В һәм С вируслы гепатитны да күп очракта алар тарата.

Аз хәрәкәтләнү да төрле авырулар барлыкка китерә. Шуңа күрә укытучылар, табибләр балаларның физик активлыгына, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүенә зур әһәмият бирергә тиеш.

Балалар-безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү һәркемнең изге бурычы.

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (02.05.2006) | Автор: Рахманов Альберт Магалимович
Просмотров: 5120 | Комментарии: 5 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 1
1 Надежда  
0
Хорошая статья smile Вот только не нашел ссылку на РСС блога?

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz