Четверг, 28.03.2024, 16:17:56   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Каюм Насыйри - бөек шәхес (I бүлек)

Авзалова Гульнар МузагитовнаБашкарды: Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызы, 11 класс укучысы.

Фәнни җитәкче: Авзалова Дания Миңнулла кызы, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

I бүлек

ПЛАН

  1. Халыкның үзе кебек.
  2. Гомер юлы.
  3. Олуг мөгаллим.
  4. Туган телнең пар канаты.
  5. Тарихка кагылышлы хезмәтләре.
  6. К. Насыйри китапларыннан үрнәкләр.
    • Казан алынган риваятеннән.
  7. Халык җәүһәрләрен балкытып.
    • Табышмаклар.
    • Мәкаль-әйтемнәр.
    • Сынамышлар һәм ышанулар.
    • Җырлар.
    • Юраулар.
    • «Тәрбия китабы» ннан.
    • «Кырык бакча» дан.
    • «Фәвакиһел җөләса» китабыннан.
  8. Этнографиягә кагылышлы хезмәтләр.
  9. «Таң йолдызы» калыкмаса  да...
  10. Көнчыгышның гыйбрәтле хикәятләре.
  11. К. Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте.
  12. Кулланылган әдәбият.
  13. Кушымта
  14. .
    • КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ БАСЫЛЫП ЧЫККАН ХЕЗМӘТЛӘРЕ.
      • Революциягә кадәр.
      • Революциядән соң китаплар.
    • ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ ҺӘМ АЕРЫМ ҖЫЕНТЫКЛАРГА КЕРГӘН ӘСӘРЛӘРЕ.
    • КАЮМ НАСЫЙРИ ТУРЫНДА ЯЗЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.
    • ИСКӘРМӘЛӘР.
    • ӘХЛАК ҺӘМ ТӘРБИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ.

1. Халыкның үзе кебек

Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт  кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән  татар  галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый, һ. б. Болар арасында иң мөхтәрәм  урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган  бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар  да куймый, бәхәс-конфликтка да керми – халыкның нәкъ  үзе кебек – меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел.Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше – барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен.

Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфъ  булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була.

2. Гомер юлы

Габделкаюм Габделнасыйр углы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя өязе (хәзерге Зеленадол районы) Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе һәм бабасы заманның  бик укымышлы кешеләре була. Әтисе, ”иҗтиһад – һәркемгә кирәк эш,” ягъни  кеше һәр нәрсәдә үзе тырышырга, акыл белән эш итәргә тиеш, дип өйрәтә торган булган. Каюмның балалык вакыты, заманы  өчен, әнә шундый культуралы  семьяда, туган авылында уза.

Башлангыч белемне ул ата-анасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы  телләрен өйрәнү өстендә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.

1855 елда аны Казандагы Духовное училищесына татар теле укытырга чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семенарында татар теле укытучысы  булып  эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен  һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүне дәвам иттерә.

Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуның әһәмияте турында  Петербург университеты  профессоры В. Григорьев: "Казан Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык  югары дәрәҗәгә  менгерде. Ул – бу яктан  безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше", - дип бәяләп уза.

К. Насыйри семинария чарлагындагы бер бүлмәдә яши. Матди яктан көнкүреше бик үк җитешле булмый. Семинариядә  ул 15 ел эшли. 1871 елны  К. Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу эшне алып бару җиңел булмый. Укыту өчен  – квартира табу, балаларны укуга тарту  буенча күп  тырышлыклар  күрсәтергә, төрле җәфалар чигәргә туры килә.

Шул рәвешчә, редакцион  көчләрнең  каршы  килүләренә карамастан, бик авыр шартларда, зур газаплар күреп, Насыйри татар балаларына  рус теле  өйрәтү юлында, беренче буларак, зур тырышлыклар күрсәтә.

1876 елда Насыйри, мәктәпләр инспекторы Радиев белән икесе арасында чыккан каршылык аркасында, бу русча-татарча башлангыч белем бирү мәктәбендә укыту эшеннән туктый. Насыйри белән Радиев арасында укыту эшләре буенча килеп чыккан каршылык, принципиаль булып, икесенең ике карашта торуыннан килеп чыга. Радиев, Россиянең  үз эчендәге уңышларны  күрергә теләмичә, укыту методлары буенча Германияне үрнәк итеп алырга омтылса, Каюм Насыйри  укыту эшләре Россия  җирлегендә һәм бөек рус халкының алдынгы педагогик фикерләре  нигезендә үсәргә тиеш дип таба. К. Насыйриның учительлек хемәте моның белән генә чикләнми. Ул тагын ике-өч ел Яңа бистәдә рус-татар мәктәбендә укыта.

1879 елдан башлап, Насыйри калган гомерен, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, тик язучылык эшенә һәм фән хезмәтенә  генә багышлый. Аның иң яхшы әсәрләре шушы вакытларда языла. Билгеле, Насыйрига ул вакытларда бик авыр булган. Аның кыю эшчәнлеге, гыйльми-популяр, әдәби әсәрләренең басылып чыга башлавы, ул чордагы байларның, руханиларның һәм алар йогынтысында булган Казан мещаннарының дошманлыкларын көчәйткәннән-көчәйтә барган.  Аны төрлечә мәсхәрәләп көлгәннәр, урамнарда туктатып тиргәгәннәр, исемсез хатлар язып хурлаганнар, ничек булса да эшеннән туктатмакчы булганнар, шул ук вакытта аның фәнни хезмәтләрен танучылар да булган. Укучы яшьләрнең алдынгы өлеше, аны белгән рус галимнәре, беренче чиратта тюркологлар, Насыйриның хезмәтләренә тиешле бәя биргәннәр, аны 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә действительный член итеп сайлаганнар.

К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк Петербург галимнәре тарафыннан уңай бәя ала. Ул этнография материалларын җыю өчен, гыйлми җәмгыятьләрнең утырышларында каралган программалар белән  дә тәэмин ителә. К. Насыйри картлык көннәренә кадәр Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең актив члены булып эшләвен дәвам иттерә: татар халык әдәбияты һәм гомумән культурасы буенча  материаллар җыеп, җәмгыять карамагына тапшыра бара, җәмгыятьнең утырышларында докладлар ясый. «Волжеский  вестник» газетасы 1895 ел, 21 нче февральдә чыккан 45 нче санында Насыйриның шундый әдәби-гыйлми хезмәтләре турында «Казан татарларның халык әдәбияты  памятниклары» исеме белән бер  мәкалә  урнаштыра. Без анда түбәндәге юлларны укыйбыз: «Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең соңгы утырышында Казан шәһәрендә торучы Габделкаюм Насыйров тарафыннан татар җырлары, табышмаклары җыентыгы  куелды. Татар халык  әдәбияты әсәрләреннән булган бу җыентык, бу көнгә билгеле җыентыклар арасында, киң рәвештә  төзелгән булып тора».

Димәк, К. Насыйриның иҗат эшчәнлегенә шул чордагы вакытлы матбугатта тәнкыйтьчеләр дә игътибар иткәннәр.

К. Насыйри фән эшлеклеләре белән генә түгел, бәлки типография эшчеләре белән дә  якын бәйләнештә булган. Моны университет типографиясе наборщикларының язган хатлары ачык күрсәтә.

К. Насыйриның китаплары басылып чыгу  реакцион  көчләрне аңарга каршы куйса, икенче яктан, ул заманының алдынгы кешеләре тарафыннан теләктәшлек тә таба. Аның китапларын сорап, Казан губернасыннән генә түгел, Россиядә татарлар яшәгән бик күп урыннардан бер-бер артлы хатлар килеп тора.

Шулай итеп, К. Насыйриның күпьяклы әдәби хезмәте, халык интересларын күздә тоткан мәгърифәтчелек эшчәнлеге көннән-көн үсә барган.

К. Насыйри гомерен, бөтенләй дип әйтерлек, Казанда яшәп, иҗат өстендә уздыра. Берничә мәртәбә агасы Габделхәт  янына Мәскәүгә бара, соңрак Уфада һәм Оренбургта була. Бу сәяхәтләреннән тыш, һәр язны дип әйтерлек, туган авылы Югары Шырданга кайта торган була. Шунда Зөя һәм гомумән Тау ягындагы авылларга чыгып, андагы тарихи истәлекләрне-памятникларны тикшереп-карап йөрергә яраткан. Ул бик күп иске кабер ташлардагы язмаларны җентекләп укыган, халыкның үз авызыннан  җырлар һәм гомумән фольклор материалларын җыйган.

Язу-сызу, акыл хезмәте белән бергә, К. Насыйри  физик  эш белән дә шөгыльләнгән. Аның китап төпләү, көзге ясау, крахмал, лак, электричество ярдәмендә  әйберләр көмешләү һәм слесарьлык эшләрендә дә осталыгы булган. «Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеша, мин һәр көн бер-ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләрне ясыйм», – дип әйтә торган була. Аның бүлмәсендә  кыру станогы һ.б кирәк-яраклар  тора.

Дәреслекләренә карталар сызу, рәсемнәр төшерү эшләрен дә үзе башкара. Ул бигрәк тә агачтан төрле әйберләр ясарга яраткан, кирәк булган әйберләрнең барсын да үзе эшләгән.

К. Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй дип әйтерлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең  соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга һәм ул үзен-үзе электр белән дәвалый, гел хәрәкәттә булырга тырыша. Нәтиҗәдә, аяклар яңадан язылып, йөрерлек хәлгә килә.

К. Насыйри 77 яшендә вафат була. Кабере Казанда Яңа бистәдәге татар зиаратында.

3. Олуг мөгаллим

К. Насыйри гыйльми-әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлый. Аның үзе шәп вакытта гына  да татар һәм рус телләрендә  төрле зурлыктагы 40 лап китабы дөнья күрә. Болар арасында хәтта  600 биткә җиткәннәре дә бар.

К. Насыйри кем булган? Бу сорауга фәндә  төрле җаваплар  бар. «Каюм Насыйри, – ди Җамал Вәлиди (1912), – иң элек безнең  татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды». Ул – «татар әдибе». «Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч»  исемле мәкаләләрендә (аларның һәр  икесе дә 1926 елда язылган). Г. Ибраһимов  К. Насыйрины Шәрыктан Гаребкә  (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атады. «Каюм бабаның хезмәте, – диде ул, – гыйлем дөньясы  өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл (халыкара. – Х.М.) гыйльми мәгълүматны  татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде».

Каюм баба китапларын күздән кичергәч,  аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары – бөтен татар дөньясы. Каюм баба әйтерсең гомер буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.

4. Туган телнең пар канаты

Тел-укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә «олуг мөгаллим» төп игътибарын  телгә  юнәлтә. К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм  аны өйрәнү турында. Аның  иң беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле синтаксисы. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән.

Халыкта милли үзаңның формалаша баруы туган телгә игътибарны арттыра, нәтиҗәдә аның К. Насыйри шикелле эшлеклеләре дә мәйданга килә.

«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби  гыйльми   тел булырга сәләте  юк аның», дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен  кайнар яклап чыкты: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып барды. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итте. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп,  татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертте.

Әмма ул моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен  тагын да арттырды, аны тагын да камилләштерә, баета төште. Хәлбуки, бер канаты белән талпынып, оча алмаган кош кебек, татар теле дә шушы бер тармагы, бер канаты белән генә югары күтәрелә алмас иде. К. Насыйри туган телнең киек канатын да үстерү һәм ныгытуны бергә алып бара. Икенче канаты исә – төрле фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү, орфографияне яңарту була.

5. Тарихка кагылышлы хезмәтләре

Телдән тыш  К. Насыйри сабак бирә торган предметларның берсе һәм мөһиме – тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.

К. Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе турында яза. К. Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.

К. Насыйри, Казан тарихы белән  берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ. б.) тарихы хакында да мәкаләләр яза.

Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан  тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя: «Безнең максатыбыз – рус историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармактыр», – ди. 1883 ел өчен чыгарылган календаренда К. Насыйри легендалар, әкиятләр урнаштыра. Ул кабер таш язмаларны, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма  китапларны ныклап өйрәнә. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре турында  Г. Ибраһимов 20 нче елларда болай дип яза: «Хәзерге заманның татар укытучысы ни өчен үткән эшләрне берәм-берәм тикшерә алмасын!... Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң, мәшһүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр һәм башка иске мәдәни үзәкләр ни чаклы материал, документ, хатирә бирерләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән күрсәткән». Г. Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим. Чөнки  төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән буын һәм мәдәниятен  тагын да тулырак, җентекләбрәк ачыкларга ярдәм итә.

К. Насыйриның Әл-Фәрәби (870-950), Ибне Сина (980-1037), Габделнасыйр Курсави (1776-1812) кебек атаклы кешеләр хакындагы язмалары да танып белү ягыннан кызыклы гына.

6. К. Насыйри китапларыннан үрнәкләр

«Казан алынган» риваятеннән

...Шаһгали хан булганнан соң Казанда күп тынычсызлык вә фетнә күп була башлады. Шаһгали хан мөселманнарга күп хыянәт кылды. Урыс ханнары белән дуслашып, алардан күп мал алып, мәмләкәтне карауга  күп илтифат кылмады. Үз халкыннан вә һәм үзенең вәзирләреннән бар да үзенә дошман булдылар... Халык арасында Казан алынгандагы  вакыйгалар  бу көнгәчә онытылганы юк. Әлбәттә, бик зур сугыш булгандыр. Моңа шаһит бу хосуста бер бәет ишетелгәне бар: калага туплар атылды, Сучсыздин Сучлуя  бәлаләр котылды.

...Җир йөзендә адәм каны елга кебек аккан. Казанка елгасы кан белән катышып аккандыр...

7. Халык җәүһәрләрен балкытып

Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя. Бу – аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Икенчедән, К. Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченчедән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен, татарча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара.

Шул рәвешле К. Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.

1881 нче елгы календаренда ул «Казан бәете», «Шаһгали бәете» кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле һ. б. турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра.

1880 нче елда басылган «Кырык бакча» исемле китабының һәр бүлегендә диярлек мәкальләр һәм әйтемнәр урнаштырыла.

К. Насыйри «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» дигән зур хрестоматиянең соңгы 40 нчы бүлеге татар халык иҗаты әсрләренә багышланган. Мәгърифәтче галим халыкның иң борынгы ышануларын, мифларын, мифик образларын, әкиятләрен җыйнап, бастырып чыгаруга һәм гыйльми тикшерүгә зур әһәмият биргән.

Шул рәвешле, мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.

Табышмаклар

Ялт-йолт итәр, ялмап йотар.

(ут)

Ай күрде, кояш алды.

(чык яки кырау)

Мәкаль-әйтемнәр

Алгы көпчәк  кайдан тәгәрәсә, арты шуннан тәгәрәр.

Юкә өзсәң, каеш түләрсең (ягъни кеше нәрсәсен әрәм-шәрәм итсәң, яхшыракны биреп разый кылырсың).

Сөяксез тел ни әйтмәс.

Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык-ир кешенең эшедер.

Элгәре (алдан – Х.М.) килгән урын өчен.

Сынамышлар һәм ышанулар

Октябрь ни арба, ни чана.

Кояш кызарып чыкса яки баеса, җил булыр.

Яңгырлы буласы булса, томан күтәрелә.

Томан җиргә төшсә, аяз булыр.

Җырлар

Ак Иделләрне кичәр идем

Иделнең буе саз гына;

Йөзеңне гөлгә тиңнәр идем,

Гөлнең гомере аз гына.

Сандык-сандык сары алма,

Сайласам чыкмый бөтене;

Эчем-тышым ут яна,

Тышкары чыкмый төтене.

Юраулар

Саескан кычкырганда, татарлар аның кайсы якка карап кычкырганын карыйлар һәм шул яктан үзләренә кунак килүен көтәләр.

Бер-бер кешенең яки атның төчкерүе икенче бер кешенең әйткән сүзенең дөреслеккә  чыгуын күрсәтә.

Балаларга: «Утка төкермә авызың кутырлар» – диләр.

«Тәрбия китабы» ннан

Ярдәм итмәсәң дә – зарар кылма.

…Әй угыл, кешегә мәнфәгать (файда – Х.М.) итәргә кулыңнан килмәй икән,бары зарарыңны ирендермә. Ачык йөзле, татлы сүзле бул, дустың  күп булыр.

Урлау, урлаганны алу – икесе бер.

Әй угыл, угырланган нәрсәне алмактан бик саклана күр. Кирәк үзең угырла,  кирәк белә  торып угыланган нәрсәне ал, икесе бәрабәрдер. Очраклы рәвештә угырланган нәрсә  кулыңа керсә иясенә тапшыра күр.

«Фәвакиһел җөләса» китабыннан

Остасыз һөнәр юк.

…Кеше… үзеннән-үзе, белмидер, белсә дә, остазсыз өйрәнгән һөнәр ул кадәр файдалы булмыйдыр. Һәрбер гыйлемгә бер остаз кирәк. Гыйлем һөнәре уку һөнәре кебек, һәр һөнәрне бер камил остаздан өйрәнмәк лаектыр…

«Кырык бакча» дан

Яшьлегемне эзлим.

Бер яшь егет бер карт кешене күрде бөкерәеп, акрын гына бара. «Бабай, ни җуйдың?» – диде. Карт әйтте: «Әй, балам, яшьлегемне җуйган идем, тапмый барам», – диде.

Сүзгә оста

Бер көн бер базарга бер кол сатмага китерделәр. Күзе сукыр, тәне җәрәхәтле, кулы чулак, һичнәрсә тотарга ярамый һәм башка гаепләр анда бар иде. Бер кеше сатып алырга дип карады. Гаепне күреп әйтте: «Сүзләргә теле ничек?» – диде. Әйттеләр: «Моның теле фәсыйх (татлы, килешле, төзек – Х.М.), сүзгә бик оста», – диләр. Ул кеше: «Алай исә кабул иттем гаепләре берлән», – дип, колны сатып алды.

8. Этнографиягә кагылышлы хезмәтләр

Каюм бабаның татар этнография буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның көнкүреше (йорт-җир, кием-салымы, ашау-эчүе),  гореф-гадәтләре (балага исем кушу, яучылау, туй уздыру, матәм һәм башка йолалар) халкында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.

Аның математика, география, медицина, игенчелек, кулинария һәм башка фәннәр буенча татар халкы  тарафыннан  уку-укыту әсбабы рәвешендә кулланылды.

К. Насыйри кешеләрне физик  һәм рухи яктан  сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек  эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен генә үтермәйдер, бәлки бөтен нәселен үтерәдер» – ди ул.

Дәвамы - II бүлектә.

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (31.03.2006) | Автор: Авзалова Гульнар Музагитовна
Просмотров: 21649 | Комментарии: 17 | Рейтинг: 4.5/24 |

Всего комментариев: 171 2 »
17 Рифат  
0
Рэхмэт коткардыгыз smile smile smile smile smile

16 разиф  
0
рэхмэт бик зур

15 Айрат  
0
рәхмәт smile smile smile smile smile smile smile smile smile smile smile smile smile smile

14 фарит  
0
бик зур рэхмэт

13 ранис  
0
спсиб

12 :)  
0
зур рәхмәт tongue

11 рузиля  
0
эйбэт Рэхмэт

10 гулька  
0
wacko спасибочки))*

9 зуля  
0
бик зур рэхмэт biggrin biggrin

8 Лето)))))))))  
0
Рэхмэт*) wacko

1-10 11-17
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz