Четверг, 25.04.2024, 22:32:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Каюм Насыйри - бөек шәхес (II бүлек)

Авзалова Гульнар МузагитовнаБашкарды: Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызы, 11 класс укучысы.

Фәнни җитәкче: Авзалова Дания Миңнулла кызы, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

II бүлек

I бүлек

9. «Таң йолдызы» калыкмаса да...

К. Насыйри халыкны агарту максатында, гәзит чыгару хакында хыяллана. Исеме дә нинди символик: «Таң йолдызы!». Әмма патша хөкүмәте аңа бу изге  ниятен гамәлгә ашырырга рөхсәт бирми. Әйтеләсе күпме сүзләр, күпме теләкләр әйтелмичә кала.

Шулай да К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның бер ысулын таба. Ул да булса – еллык өстәл календаре чыгару. Аның беренче саны 1870, ә соңгысы 1896 елда дөнья күрә.

К. Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай. Анда без, табигать турындагы белешмәләрдән тыш, фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары һәм башкалар белән очрашабыз. Каюм бабаның чирек гасыр буена  чыгарган календарьлары – билгеле бер дәрәҗәдә татар тормышының елъязмасы да ул.

10. Көнчыгышның гыйбрәтле хикәятләре

К. Насыйри, гәрчә оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итмәсә дә, татар әдипләре рәтендә йөри. Г. Исхакый аны яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ни өчен? Чөнки ул – татар укучыларын әхлакый һәм эстетик тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше.

«Әбугалисина кыйссасы» – К. Насыйриның иң күренекле һәм киң таралган әсәрләреннән берсе. Әбугалисина – дөньяга Ибне Сина, Авиценна исемнәре белән мәшһүр. Төп каһарман үзенең белем – һөнәре, сәләте белән кешеләргә, әхлакны үстерүгә хезмәт итә. К. Насыйриның шушындый эчтәлекле  әсәрне татар теленә күчерүе халкыбызның мәдәни үсешенә, гуманистик  тәрбиясенә зур йогынты  ясый. Бу әсәр рус  теленә дә тәрҗемә ителә.

К. Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы» (1868) да генетик яктан «1001кичә» җыентыгына  барып тоташа.

К. Насыйри әдәби тәрҗемәләрен аерым китап  рәвешлендә генә чыгарып калмый, төрле дәреслек-хрестоматияләрендә дә  урнаштыра. «Тәрбия китабы» нда, «Фәвакиһел җөләса» һәм «40 бакча» җыентыкларында андыйлар  аеруча күп. К. Насыйриның тәрҗемә китаплары арасында «Кабуснамә» мөһим урынны били. Бу ядкар 1082 елда фарсы телендә иҗат ителә.

К. Насыйри – тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә.

11. К. Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте

Күргәнебезчә, К. Насыйри күпкырлы, энцеклопедик. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә  үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны  татар итеп  танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен  үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын   һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның  үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын  татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне  замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.

«Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдин белик, мискин үлеп аңламагач?!» Тукайның бу юллары Хөсәен Ямашев үлеме уңае белән язылган, әмма аларны Каюм бабага карата да кулланырга  мөмкин. Чөнки ул, ярты гасырдан артык, ат кебек эшләсә дә, үзе исән вакытта кадер – хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Әмма аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. «Олуг мөгаллим» хакында  төрле телләрдә күп санлы мәкалә-хезмәтләр язылуы, китапларның кат-кат басылуы ачык билгесе. К. Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тоткан. Аның  хакында  М. Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның Х. Уразиков белән берлектә язган «Каюм Насыйри» дигән тарихи пьесасы да бар.

Каюм бабаның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.

К. Насыйриның гаять күпкырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми – мәгърифәтчелек һәм әдәби – тәрҗемәчелек юнәлешләре. Яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен гүяки ул туфрак йомшарта, түтәлләр әзерли, үзе дә беренче гөлләр үстерә башлый. Шуңа күрә без аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйбыз.

К. Насыйри үз иленең патриоты иде. Россиянең үзендә булган үсешне күрергә теләмичә чит ил алдында баш июче буржуаз галимнәрне ачы тәнкыйть итте. Ул үзенең татар культурасы дөньясында, беренче буларак, тарихи әһәмиятле хезмәтләр үтәвен  ачык төшенеп эш иткән һәм: «Моннан соңгылар, әлбәттә, файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр», – дип киләчәккә ышанып язган.

Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К. Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның халыкларыбыз арасында дуслык, туганлык тойгыларын тәрбияләү өчен гади генә итеп әйткән сүзләре бүген дә көчле яңгырыйлар. Капитализмның авыр шартларында татарлар арасында прогресс һәм демократия өчен көрәш башлаган К. Насыйри исеме – бүген илебезнең иң күренекле кешеләре рәтендә урын алды.

12. Кулланылган әдәбият

  1. Асадуллин А. Каюм Насыйри. ( Тууына 140 ел тулу  уңае белән). «Совет мәктәбе», 1965, № 2, 15-16 бит.
  2. Гайнуллин М. Атаклы галим  һәм язучы  Каюм Насыйри. «Совет әдәбияты», 1944, № 1 70-78 бит, № 2/3, 87-93 бит.
  3. Ибраһимов Г. Каюм бабаның 100 еллыгы. «Кызыл Татарстан», 1922, 15 февраль.
  4. Мәхмүтов Х. Алтын бөртекләр. К. Насыйри сүзлекләрендә фольклор әсәрләре. «Казан утлары», 1972, № 3, 182-183 бит
  5. Мөхәммәтов Х. К. Насыйриның мәгърифәтчелек карашлары. (Тууына 130 ел тулу уңае белән). «Совет әдәбияты», 1955, № 2, 92-104 бит.
  6. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (2 басмасы). Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1956 ел.
  7. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (икенче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел.
  8. Әдәбият, 9 класс. Казан, «Мәгариф» 1994  Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов.
  9. Х. Миңнегулов, Н. Гыймадиева. Татар Әдәбияты. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1996 ел.

13. Кушымта

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ БАСЫЛЫП ЧЫККАН ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Революциягә кадәр

Аерым басмалары

Шәҗәрәи мөбәракәи пәйгамбәр. Казан, ун-т тип., К. Насыйри нәшере, 1860.

Кыскача татар нәхүе. Татарча һәм урысча үгрәнүчеләргә файдалы гыйлем булсын өчен Нәху кагыйдәләрен бәян кыйлудан башка фәкать мисаллар узәринә ихтисар кыйлынды. Казан, ун-т тип., 1860. III, 77, 1 б.

Басмада текстлар русча һәм татарча, шулай ук татарча-русча сузлек белән.

Буш вакыт. Казан, ун-т тип., 1860, 12 б.

«Чыганак»: М. Гайнуллин. Каюм Насыйри, Казан, 1945, 104 б.

Буш  вакыт. Казан, ун-т тип., 1868, 87 б.

«Чыганаклар»: М. Гайнуллин. Каюм Насыйри. Казан, 1945, 104 б.

«Буш вакыт» тан беренче җөзә.Җанлы вә җансыз нәрсәләр арасында аерма... Габделкаюм Насыйриның, «Буш вакыт» исемле әсәренән беренче кисәк. Казан, Н. М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909, 32 б.

«Буш вакыт» тан икенче җөзә. Җирдә макънетизм... Габделкаюм Насыйриның «Буш вакыт» исемле әсәренең икенче кисәге. Казан, Н.М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909, 32 б.

«Буш вакыт»тан өченче җөзә. Кыш, яз, жәй, көз... Габделкаюм Насыйриның, «Буш вакыт» исемле әсәренең өченче кисәге. Казан, II. М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909. 32 б.

«Буш вакыт»тан дүртенче жөзә. Тимер, бакыр... Габделкаюм Насыйринын, «Буш вакыт» исемле әсәренең дүртенче кисәге, Казан, Н.М, Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909. 32 б.

«Буш вакыт»тан бишенче жөзә.  Казан, Н. М. Чижова тип., «Мәгариф китапханәсе» нәшере, 1909, 16 б.

«Гакаид рисаләсе».  Казан, 1867. 24 б.

«Кырык вәзир кыйссасы».  Казан, ун-т тип., 1868. 163 б.

«Казан календаре». 1871 нче елга. Берничә урысча календарьлардан тәрҗемә итеп Габделкаюм Габделнасыйр углы басма кыйлды. (Казан, ун-т тип.) Ибраһим Габдрәшид углы Абдуллин басмасы, (1870). 64 б.

«Казан календаре». 1877 нче елга. Кәбисә елы артындагы ел. 365 көн.

«Календарь». Горрәнамә мәгьнәсендә латин сүзедер... 1883 нче елга. Куй елы. Кәбисә елы артындагы өченче ел. 365 көн.

«Календарь». Горрәнамә мәгьнәсендә латин сузедер... 1884 нче елга. Песи елы әбисә елыдыр. 366 көн.

«Календарь». 1885 нче елга. Тавык елы. Кәбисә елы артындагы беренче ел. 365 көн.

«Календарь». 1889 нчы елга. Сыгыр елы. Кәбисә елы артындан әүвәлге ел. 365 көн.

«Календарь». 1890 нчы елга. Барс елы. Кәбисә елы артыннан икенче ел. 365 көн.

«Календарь». 1894 нче елга. Елкы елы. Кәбисәдән соң икенче ел. 365 көн.

«Хисаплык». Гыйлем хисап фәнендә мөстәкыйль бер китаптыр. Бу хисаплык 1873 нче елда әүвәл мәртәбә басылмыш иде. Әмма бу мәртәбә күп нәрсә арттырылды. Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының таснифәтеннәндер. Казан, ун-т тип., 1899. 85 б.

«Татарча-урысча лөгать китабы». Габделкаюм Габделнасыйр углы тасниф кыйлып... тыйбгы кыйлынды әүвәлге мәртәбә. Казан, ун-т тип., Фәтхулла Хәмидулла Амашев нәшере, 1878. 120 б.

Бу басманың чыгу елын ялгыш күрсәтәләр, 1875 елда басылды диләр. Дөресе: ул. 1878 елда басыла.

«Шәҗәрә». Казан, 1880.

«Кырык бакча». Мәстатруф сүзләре.  Казан,  1880. 68 б.

Хикәятләр, мәсәлләр, мәзәкләр җыентыгы.

«Әбугалисина кыйссасы». Казан, Домбровский тип., Балаларга тәрбия, тормышка якты карашлар тудырган. Бу китап бүгенге көндә дә бик актуаль. 1902. 123 б.

«Әхлак рисаләсе». Балаларга явыз холыктан сакланып изге холык белән  яшәү. Ата-ана мохите  нәсихәте. Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының бу әсәре берничә мәртәбә басыла. Казан, ун-т тип., 1893. 246 б. (1200).

«Кабуснамә тәрҗемәсе». Кыйкавус ибн Искәндәр падишаһ үзенең углына язган үгетләре.  Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының тәрҗемәсе. Казан, ун-т тип., (1882). 140 б.

«Мөхтәсәр тәварих әнбия...» Тәварих фәненнән  кирәкле һәркем белергә тиешле булган әсәр.  Казан, ун-т тип., 1889. 77 б.

«Фәвакиһел җөләса фил әдәбият...» Габделкаюм мелла Габделнасыйр углынын, иң популяр әсәрләренең берсе. Казан, ун-т тип., 1884. 615 б. (1200).

«Җәвапирел хикәят вә әл-асилә вә ләтаиф әр-риваять вә әл-әмалә. Китап туган авылы Шырдан турында.

«Утыз вәгазь...» Казан,  ун-т  тип К Насыйри басмасы, 1888. 180 бит.Бу китап дин турында.

«Әвали сөкран» Казан1896,379 бит. Рус теленнән «Вино — яд» дигән әсәр буенча тәрҗемә ителгән, үзгәртелгән.

«Кавагиде кыйраәт русия мәҗмүгасы». Илле сабак.  Казан, ун-т тип., 1889. 24 б.

«Истыйляхате җәгърәфия». Башлангычлар өчен өйрәнгеч. Казан, ун-т тип., 1890. 74 б., иллюстрацияләр белән.

«Зөбәдәт мин тәварихи әр-Руси». Бу китап рус тарихын, динен бер кечкенә дәреслеккә  рус телендә бастыра. Казан, ун-т тип., 1890. 27 б.

«Әхлак рисаләсе» . Балаларның, күңеленә әхлак тудырган әсәр.  Казан, ун-т тип., 1890. 39 б.

«Нәмунә яки әнмузәҗ». Рус телендә, уку кагыйдәләрен  яза. Казан, ун-т тип., 1891. 1846.

«Тәрбия китабы». Габделкаюм мелла Габделнасыйр углының тәрбиялелеге күрсәтелә. Казан, ун-т тип., 1891. 32 б.

«Зирагать гыйлеме» ягъни иген икмәк вә ашлык үстерү турында бер яңа фәндер.  Казан, ун-т тип., 1892. 24 б.

«Кавагиде китабәте» ягъни укытучыларга дидактик материаллар. Ка­зан, ун-т тип., 1892. 32 б.

«Иршадел атбихәт» имтиханга хәзерлек . Казан, ун-т тип., 1892. 30 б.

«Аш-су остасы» Кулланма.

«Менәфигы әгъза вә кануны сыйххәт». Бу бер дәреслек. Казан, ун-т тип., 1893. 31 б.

«Кешенең анатомиясе,  физиологиясе, гигиена кагыйдәләре».

«Гөлзар вә чәмәнзар» ягъни үләнлек вә чәчәклек. Бу китап бик актуаль китап. Казан, ун-т тип., 1894. 112 б.

«Рус херүф һиҗасе вазәрә мерәттип лөгать китабы». Рус  телендә кагыйдәләр. Казан, ун-т тип., 1892. 264 б.

«Ысулы жәгърәфия кәбир». Азия турында. Казан, ун-т тип., 1894. 206 б.

«Ләһҗәи татари», ягъни татар телендә  булган  тәртип, хәреф кагыйдәләре турында.  Казан, ун-т тип., 1895. 226 б.

«Әнмузәҗ». кагыйдәләре җыентыгы.

«Мәҗмәгыль әхбар».  Тәртип кагыйдәләре. Казан, ун-т тип., 1895. 17 б.

«Хәбәрләр  жыентыгы» исеме белән чыккан тарихи эчтәлекле   әсәр.

Гарәп теле грамматикасы.

«Санаигъ голфания». Бер яңа фән. Казан, ун-т тип., 1900. 29 б.

«Иршадел әхба әли тәгьлим әлифба».  Казан, ун-т тип., 1901, 26 б.

Рус телендә

«Кабус-намә».

«Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов».

Казах телендә

Кыйссаи кырык вәзир.

Революциядән соң китаплар

Сайланма әсәрләр.

Сайланма әсәрләр. 2 басмасы.

Әбугалисина кыйссасы. Зур яшьтәге балалар өчен.

Әбугалисина.

Әкиятләр.

Әсәрләр.

Рус телендә

«Абугалисина».

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ ҺӘМ АЕРЫМ ҖЫЕНТЫКЛАРГА КЕРГӘН ӘСӘРЛӘРЕ

«Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торгам мәдрәсәнең ибтидасы». «Совет әдәбияты», 1936, № 2, 59-64 бб.

«Гөлрех белән Камәрҗан» (Әсәрдән өзек.) «Совет әдәбияты», 1945, № 1, 43-48 бб., № 2, 30-36 бб.

 «Комсыз эт». – Тапкыр сүз.– Сүз тыңламау бәласе. – Аңгыралык бәласе. (Мәсәлләр). К-та: Нәниләргә бүләк Казан, Татгосиздат, 1947, 140-142 бб.

«Егерме дүртенче бакча». 10 мәзәк.  Әдәби жыентык. Казан, Таткнигоиздат, 1955, 7-9 бб.

«Кырык вәзир», «Кырык бакча»дан, «Фәвакиһел җөләса»дән. – өзекләр, М. Гайнуллин. Татар әдәбияты. XIX йөз. Югары уку йортлары өчен. Казан, Таткнигоиздат, 1957,  172—212 бб.

«Кабуснамә»дән. Шигырь һәм шагыйрьләр турында. К-та: Язучылык хезмәте турында. Казан, Таткитнәшер, 1958, 118-120 б.

«Комсыз эт». (Мәзәк). Нәниләр китабы, Таткитнәшер, 1960, 144 б.

КАЮМ НАСЫЙРИ ТУРЫНДА ЯЗЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

Фәхретдин Ризаэтдин. Габделкаюм Насыйри.

Ишаев Нуретдин. Габделкаюм әфәнде Насыйри хакында хатирәләр. «Шура», 1912, № 22, 694 б.

Гали М. Каюм Насыйриның басылмаган кулъязмалары. «Совет әдәбияты». 1951, № 2, 74-78 битләр.

Горохов В. М. Күренекле татар галиме һәм педагог Каюм Насыйри. (1825-1902). К-та: В. М. Горохов. Педагогика тарихыннан очерклар. Казан, Таткнигоиздат, 1956, 63-71 битләр.

Корбангалиев М. Каюм Насыйри турында истәлекләр. «Кызыл Татарстан», 1925, 15 фев.

Халит Г. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе һәм галиме. «Кызыл Татарстан», 1945, 21 февр.

Халкыбызның атаклы остазы, (Каюм Насыйриның тууына 140 ел тулу уңае белән). «Азат  хатын», 1965,   № 2,   14   б.

Ярми X. Югары Шырдан авылында (К. Насыйри туган авыл). «Кызыл Татарстан», 1945, 4 февраль.

Рус телендә

Каюм Насыри. 1825-1945. (Материалы научных сессий, посвященных 120 летию со дня рождения). Казань, Татгосиздат, 1948. 135 стр., I л. портр.

Агишев Якуб. Каюм Насыри. «Красная Татария», 1950, 15 февр.

Асадуллин А. Каюм Насыри об изучении русского языка татарами. —«Русский язык в национальной школе», 1958, № 6, стр. 62-64.

Бакеев М. Каюм Насыри. (К 120 летию со дня рождения). «Учительская газета», 1945, 14 марта,

Гайнуллин М. Каюм Насыри. (Его научно-литературная и просветительская деятельность). Казань, Татгосиздат, 1945, 84 стр.

М. Хасанов, Неудача одной книги. «Советская Татария», 1956, 27 марта.

Горохов В.М. Выдающийся татарский ученый, просветитель и педагог Каюм Насыров. «Красная Татария», 1945, 21 февр.

Гумеров Д. Т. Каюм Насыри — передовой мыслитель татарского народа. «Вопросы философии», 1950, № 1, стр. 188-199.

ИСКӘРМӘЛӘР

Төрле фәннәр

«Археология материаллары»

«Казан татарларының тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр».

«Кабуснамә».

«Хәвассы нәбатат», ягъни «Үсемлекләрнең хасыятьләре».

«Хисаплык».

«Эл-Фараби», «Ибн-Сина» — 1882 елга чыгарылган календарьдан алындылар.

ӘХЛАК ҺӘМ ТӘРБИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

«Балаларга тәгълим бирмәк»

«Тәрбия».

«Аракы дигән эчемлек адәми зат өчен сарыф бер агудыр».

«Китаб әб-тәрбия».

ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР ҺӘМ ТӘРҖЕМӘЛӘР

«Эфсәнаи Гөлрех вә Камәрҗан»

«Кырык вәзир».

«Бәет».

«Төрле шигырьләре».

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (31.03.2006) | Автор: Авзалова Гульнар Музагитовна
Просмотров: 28128 | Комментарии: 21 | Рейтинг: 4.3/18 |

Всего комментариев: 191 2 »
19 renat  
0
каюм насырыйнын патша белэн картурында табыб бирмэссез микэн smile smile smile

18 Ралия  
0
Аяз гыйләҗев реферат табарга булышыгыз але пожжж!! sad sad sad

17 айназ  
0
изложение по татарскому языку 7 класс каюм насыйринын бала чагы тауып бирегез эле плиз

16 Ильфат  
0
Жалко Фальклоры турында юк((( sad

15 Ильфат  
0
жэ поңалуйста булышыгыз эле, кая укып була"40 вәзир кыссасы"н?:))))

14 Калимуллина Назира  
0
Изложение или краткий рассказ на татарском языке "40бакча"Каюм Насыйри или реферат -срочно кирэк,булышыгыз эле пожалуйста-срочно!!!

13 Gulnaz:**  
0
монда кызык!!! sad smile smile

12 Gulnaz:**  
0
Каюм Насырыйга биография кирэк:((Зинһар булышыгыз эле smile smile smile

11 Хип-хип  
0
Рэмзия,татар һәм рус телен кушып сойлэшергэ ойрэттелэр мэле сине?Сойлэшергэ ойрэн башта,аннары "подскажу"

10 диляра  
0
исэнмесез!!!!! булышыгыз эле мин6а пож. каюмнын ижаты турында соч табарга cry

1-10 11-19
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz