Суббота, 20.04.2024, 09:56:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Әби-бабай хатирәсе

Югары Стәрле авылында яшәүче, быел 80 яшьләрен тутыручы Гайшә һәм Миңнулла Сәмигуллиннарның язылышу турында таныклыкларында 1947 ел тора. Алар инде 58 ел гомер иткәннәр. Бу кадәр яшәгәч, сөйләшәсе сүзләр беткән, бер-береңә ачасы яңалыклар, серләр инде калмагандыр кебек. Юк икән, аларның үзара да, яшь буынга да сөйлисе сүзләре бар икән әле.


Моя бабушкаӘбиемә 6 яшь тулганда әнисе үлә. 6 бала ятим калалар, аннары өйгә үги әни килә. Әле ярый әтиләре — Мөхәммәтгәрәй бик тә сабыр, бала җанлы, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәрә торган кеше була. Әбием алтынчыны бетергәч тә сыер сава, сабан сөрә. Ул сугыш елларын күз яшьләре белән искә ала:


— Сугыш башланып берничә көннән соң, нәселле йөк атларын районга алып киттеләр. Көн саен авылның 7-8 кешесен фронтка чакырып кәгазь килеп торды. Колхозда эшче көчләр җитми башлады, сыер җигеп чәчү чәчтек, урман кистек, Чаллы белән Урсай арасында таш юл салдык. Урман кискәндә, суыктан чабата баулары шартлап сына иде. Кул пычкысы белән кисәбез. Ашарга юк. Өйдән алып килгән бәрәңге бик тиз бетә. Алабута онына әз генә бодай оны кушып умач пешергән көн − зур бәйрәм. Йоклый торган җир суык, ут юк. Үпкәләренә салкын тидереп, ачтан шешенеп, тиф белән үлүчеләр дә күп булды, ул безнең җәфалауын инде әйтәсе дә юк. 43 нче ел ачлыгыннан җәй генә коткарды:: кычыткан, балтырган, кукы ашадык. Дошманның безгә үк җитеп, бомба ташлап китүеннән барыбыз да шомлана, тәрәзәләрне каплап куя торган идек...


Мой дедушкаБабамның да бала-чагы бик авырлыкта үтә. 7 яшьтә әтисез кала. Гаиләдә иң олы бала булганлыктан, арбаның иң авырын аңа тартырга туры килә. 18 яшендә фашистларга каршы сугышка китә. Одесса, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Пулеметчы була ул. Бик күп медальләр һәм орден белән бүләкләнә.


Сугыштан соң кырчылык бригадиры, 1958-63 елларда колхоз рәисе булып эшли.


Кайчакларда бабам Стәрле буйларын, болынлыкларны урап кайта да уйга кала...


Кайчандыр Стәрленең дә ургылып-ургылып аккан чаклары бар иде. Бала-чага җәй җитүгә шуннан кайтып керми, балыкчылар кармак сала, хатын-кыз бәләкләп кер юа.... Яшелчә бакчасындагы кәбестә, кишер, суганнан алынган табыш та бик канәгатьләнерлек, кешеләр дә эшле иде... Фәләнчә гектарлар чөгендер басуы җәйрәп ятар. Җәен бөтен халык шунда. Рәис бабам иң зур участокны гаиләсе белән эшләгән. Чөнки халык белән бергәләп хезмәт куйганда, уртак тырышканда гына сине хөрмәт итәләр. Сыер, сарык фермалары шау-гөр килеп торган. Эшләгән дә, күнелле дә яшәгән халык. Хәзерге авылның халәте борчый, уйландыра аны. Авыл хуҗалыгына тиешле караш, ярдәм юк. Уенда мең төрле сораулар: тора-бара җир хуҗасыз калмасмы, нинди дә булса үзгәрешләр булмасмы?..


Сәмигуллиннар гаиләсендә 5 кыз, 1 малай үсә Бәхетнең туган җирдә булуын сеңдереп үстергәнгәдер, авыл җирлегендә яшиләр. Хәзер инде бабам белән әбинең 15 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Бәйрәмнәрдә төп нигезгә җыелабыз. Бабай әбигә күз кысып: "Карчык, Аллага шөкер, үзебез дә күп бала үстердек, алар да безгә охшап үрчемле булды. Тамырыбыз корымас, иншаллаһ!"− дип шаяртып та ала.


Г. АВЗАЛОВА, Илбәк авылы.
“Маяк”, Азнакай районы һәм шәһәре газетасы, №№85-86 (10606), 27 май 2005 ел.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (13.12.2007) | Автор: Авзалова Г.М.
Просмотров: 4382 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz