Четверг, 25.04.2024, 05:11:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Онытылмаслык сәяхәт

"Алтын каләм" фестиваленә барасымны белгәч, минем ничек дулкынлануымны һәм шатлануымны сүз белән генә аңлатып бетереп булмастыр кебек. Кая басканымны да белмәдем мин ул көнне. Мәктәптәге чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә без инде Казан елга портында идек.


Көн матур, кояшлы. Күңелләр дә кояштай балкый, йөрәкләр еш-еш тибә. Исәнме, "Борис Полевой" кабул итеп ал безне. Теплоходның матурлыгына соклануыбызны беребез дә яшерә алмадык. Эченә үтеп кергәч, яшь каләмчеләрнең бәхетле йөзләрен күрү үзе бер шатлык булды. Безне елга портыннан әти-әниләребез озатып калдылар.


Фестиваль бик кызыклы булырга охшаган: телевидение, радио белгечләре, атаклы журналистлар, безне әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә төшендерү нияте белән укытучылар һәм профессорлар җыйналган бирегә.


Чын мәгънәсендә, югары дәрәҗәдәге фестиваль бу. Бирегә килеп кергәч тә тынгысыз, җанлы, кабатланмас тормыш көтәчәге сизелгән иде. Чыннан да шулай булды. Иң башлап "Борис Полевой"га эләгү бәхетенә ирешкән 100 дән артык каләмчене татар, рус басмаларына, радио һәм телевидение чараларына билгеләделәр. Татар басмасы "Алтын каләм', русчасы "Золотое перо"га һәр иртәдә газета чыгару, радиодан кызыклы чыгарылышлыр, телевидениегә тапшыру әзерләп, теплоходта көне буена булган кызыклы хәлләрне күреп алып, башкаларга җиткерү бурычы йөкләнде.


Бу көнне "Журналист булып туалармы?" дигән темага матбугат конференциясе үтте. "Хәбәрләр ничек языла?" дигән тема астында яшь каләмчеләрнең осталыклары сыналды, ә кичен "Дуслар белән" дигән мавыктыргыч программа көтә иде. Һәр команда фантазиягә байлыгын, актерлык осталыгын уңышлы күрсәтте. Көне буена кичерешләребез күп булуга да карамастан, беребез дә ару-талуны сизмәдек, дискотекада биедек, кичке елганың, табигатьнең гүзәллегенә хозурландык, яңадан-яңа дуслар таптык.


22 июнь. Каршы ал безне, Түбән Новгород

Сәяхәтебезнең икенче көне Түбән Новгород шәһәрендә башланып китте. Көн шундый матур, җылы. Зәңгәр күктә, елгада ак теплоходлар йөзгән сыман. Ә алтын каләмчеләр маҗаралар артыннан сәяхәтләрен дәвам иттеләр. Көтеп алынган минутлар. "Борис Полевой" теплоходы Түбән Новгородның елга портына тукталды. Шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштык.


Бу шәһәрнең зур тарихы бар. Аңа 1221 елда нигез салына һәм ул бик борынгы рус шәһәре. Шәһәр Ока елгасының Иделгә койган урнында урнашкан. Бу шәһәрдә "ГАЗ" Горький автомобиль заводы, Горький ГЭСы барлыгы мәгълүм. Ә соңгы елларда Түбән Новгород Идел федераль округы үзәге буларак безгә яхшы таныш.


Шәһәр тарихка нык кереп калган Смоленск шәһәреннән 3000 баланы фашистлар Германиягә озатырга уйлый. Шунда Саба районыннан разведчик Ихрам Фәйзуллин 9-11 яшьлек балаларны коткарып кала. Ул аларны Түбән Новгород шәһәренә Матрена Ивановна Исаевага алып килә. Бу геройлык турында Түбән Новгородта яшәүче Новиков Леонид Кондратьев яза. Шуның кадәр баланы сыендырып саклап калган Түбән Новгородны баш иеп сәламләдек.


Безнең тынычлыгыбыз өчен бик күпләр сугыш кырында ятып калды. Атасыз балалар үсте. Без — яшьләрнең изге бурычы: бу тынычлыкны саклап калу. Шундый уйлар белән Түбән Новгород ярларыннан кузгалдык. Сугыш кырында һәлак булган батырлар хөрмәтенә суга кызыл канәферләр ташлап, бер минут тынлык белән каһарманнарны искә алдык.


Кич белән Бөек Ватан сугышы башлануның 63 еллыгына багышланган "Без каләмне штыкка тиңләдек" дигән шигырь кичәсе булды һәм җиңүчеләр билгеләнде.


23 июнь. Павлово − гүзәл шәһәр


Бүген без Ока елгасында... Һәм чираттагы тукталышыбыз Павлово шәһәрендә. Шәһәргә 1566 елда нигез салынган. Менә ул Павлово. Нинди гүзәл шәһәр икән син!


Мәһабәт биналары, күз явын алырлык кибетләре, мәрхәмәтле кешеләре. Шәһәрдә сугыш комплекслары, космик ракеталар һәм "Жигули" җиңел машиналары өчен кирәкле булган күп кенә детальләр, шулай ук кашык, чәнечкеләр, пычаклар эшләп чыгара торган металл эшкәртү заводлары күп. 16 урта мәктәп, Политехника һәм Лобачевский исемендәге Түбән Новгород университеты филиаллары, медицина, мәдәният училищелары бар. Яшь каләмчеләрнең максаты: бу шәһәр турында күбрәк белү, аның белән танышу иде.


Павлово шәһәрендәге халык бик аралашучан. Ләкин яшьләр аз. Яшьләр тормышы ничек бара? Таныш-белешләрдән, "блаттан" башка шәһәрдә эшкә урнашу бик авыр. Шул сәбәпле, яшьләрнең күбесе чит-ят җирләргә эш эзләп китәргә мәҗбүр була икән.


Шәһәр музеенда булдык. Анда кызыклы гына китапка тап булдык. Ул Михаил Хорошевның "Журналистларча үткән юл» дип аталган хезмәте иде. Автор 36 ел "Павловский металлист" газетасында эшли, аның 27 елын баш мөхәррир булып. Шәһәрдәге иҗади тормыш аның китабында бик ачык чагылган.


Павлово шәһәре урамнары буйлап атлыйбыз. Күзләребез ихтыярсыздан бер-берсенә яхшы ышыкланган кирпеч йортларның тәрәзәсенә төште. Гаҗәп! Кечкенә кабак кадәрле булып үскән сары лимоннар кояш нурында күзне иркәли. Тәме һәм исе ягыннан әлеге лимоннар базардан сатып ала торганнардан сыйфатлы. Халык бик күптәннән лимон үстерү белән шөгыльләнә монда.


Бүгенге сәяхәтемнән мин шундый нәтиҗәгә килдем: шәһәр бик матур да, ләкин яшьләргә хыялларын чынга ашыру өчен тиешле шартлар җитәрлек түгел. Уку йортлары, спорт сарайлары тиешле дәрәҗәдә үсмәгән. Ирексездән күз алдыма үзебезнең нурлы, мәгърифәтле Казаным килеп басты. Бездә бит никадәр уку йортлары, ял итү урыннары. Җаның кайсын тели!


Кич белән теплоходта иң кызыклы, төп чаралардан саналган КВН үткәрелде, ә аннары палубада төн буе биедек, күңел ачтык.


24 июнь. Аерылышыр чак җитә, дусларым


Хуш, "Борис Полевой"да соңгы көнебез. Яңа дуслар, яңа, танышларны яратып кына өлгердек, инде аерылышыр вакыт та җитте. Ярый, моңсуланырга урын юк, бүген кичкә кадәр Чабаксарга командировкага барасы бар. Монда безне искиткеч зур бәйрәм каршы алды. Шәһәр көнен бәйрәм итәләр иде. Без үзебезне кызыксындырган урыннарда булдык.


Кич белән “Борис Полевой”га җыелуыбызның төп максаты − лауреатларны тантаналы рәвештә бүләкләү. Иң зур бүләк − Гран-при. Бу бүләккә 2-3 ел "Алтын каләм" дә катнашкан тәҗрибәле журналистлар ия булдылар. Хикмәт бүләктәмени! Бу безнең күңелне төшермәде, чөнки “Алтын каләм”гә эләгүе үзе зер бәхет. Барыбызның да журналист булуы да мөмкин түгел. Ләкин күбесе — иҗат итүдән илһам алучылар. Кайда гына белем алсак та, каләмнәрнең карасы бетмәсен, иҗат чишмәсе саекмасын.


Журналист булу җиңелме? Яшь журналистларга теләгем шул: мәктәп иншаларын "5" кә генә тапшыру, мәкаләләр язу, дикторлар кебек чибәр һәм матур тавышлы булу гына җитми шул әле. Журналист эзләнүчән, үткен, тәвәккәл, белемле, һәр яктан әзерлекле, һәр кеше белән уртак тел таба белә торган һәм үз милләтенә хезмәт итүе, ана тугры булып калуы зарур. "Журналистны аяклары ашата" дигән гыйбарәне дә халык юкка гына әйтмәгәндер.Шунысы куанычлы: районыбызда талантлы балаларны танып-белү һәм аларның иҗатын үстерү өчен мөмкинлекләр зур һәм күп кенә чаралар үткәрелә. Бу мөгаен, район җитәкчеләренең татар мәдәниятен һәм сәнгатен якын итүләреннән, яратуларыннандыр да.


Гөлнар Авзалова. Илбәк авылы.
“Спектр”, Азнакай районының “Маяк” газетасына кушымта. № 8 (79) сентябрь, 2004 ел.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (21.12.2007) | Автор: Авзалова Г.М.
Просмотров: 5729 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.2/5 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz