Пятница, 19.04.2024, 01:18:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Ризаэтдин Фәхретдин − Илбәк авылы горурлыгы (I бүлек)

Башкарды: Әхтәмова Гөлназ Ринат кызы.

Фәнни җитәкче: Латыйпова Алина Салих кызы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

I бүлек

ПЛАН

Кереш.

  1. Ризаэтдин Фәхретдиновның тормыш юлы.
  2. Балалары.
  3. Кызы Әсма истәлекләре.
  4. Татар теле һәм дин кануннарында эзләнү.
  5. Илбәктә үткәргән көннәр.
  6. "Шура" журналында хезмәт.
  7. Ризаның тарихта эзләнүе.
  8. Риза тормышында музыка.
  9. Фәхретдинның яшәү тормышы һәм эшчәнлегенең соңгы еллары.
  10. Риза Фәхретдиннең язган китаплары.
  11. Педагогик эшкәртмәләре.
  12. Риза Фәхретдин иҗатында хатын кыз образы.
  13. Риза безнең янәшәдә.

Кулланган язмалары.

Хөрмәтле Ризаэтдин –
бер камил зат.
Акмулла

Мин Илбәк авылында, заманча җиһазландырылган, зур, мәһаббәт мәктәп бинасында укыйм.

Безнең мәктәп тирә як авылларда гына түгел, ә районда тиңдәшсез һәм үзенчәлекле. Мин тарихи үткәнемне белми торып, бүгенге яшәешебезне һәм киләчәгебезне күзаллый алмыйм.

Безнең авылга нигез салучы — Ризаэтдин Фәхретдин. Мәктәпсез авыл — киләчәксез авыл. Мәдрәсә ачылгач безнең авыл үскән, зурайган. Безнең әби-бабайларыбыз да үзләренең белемнәрен тирәнәйткәннәр. Буыннан-буынга килгән мәдрәсә безнең көннәрдә шушындый бинага әверелгән. Хәзерге көндә шушындый мәктәптә укуыбыз белән без Риза Фәхретдингә бурычлыбыз.

Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 2004 елның гыйнварында 145 ел тула. Шуның уңаеннан безнең мәктәптә төрле кичәләр, аның тарафыннан язылган эшкәртмәләр буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелә. Без Риза Фәхретдиннең китаплары белән танышабыз, аның үткәнен өйрәнәбез.

Безнең тарихи шәхесләребез чын тарихи дөреслекне гасырлар буена, ничек кенә авыр булмасын, һәртөрле кыенлыкларга карамыйча, хәтта үзләренең гомерләре бәрабәренә, зур тырышлык белән язып калдырганнар. Мин дә белем чишмәсенең башлыгы булган Риза Фәхретдиннең тормышын, үткәнен өйрәнеп шушы эшне башкарырга булдым.

1. Ризаэтдин Фәхретдиновның тормыш юлы

Ризаэтдин Фәхретдин хәзерге Әлмәт районына кергән Кичү-Чаты авылында (искечә Самара губернасы Бөгелмә өязе Юлдаш авылы) 1859 елның 4 гыйнварында, гаҗәеп суык көннең икенче яртысында дөньяга аваз сала. Аның әтисе Сәйфетдин улы Фәхретдин белән әнисе Мәһүбә Рәмкол кызы гаиләсендә ул бишенче бала була. Аңа кадәр туганнары: Минһаҗетдин, Мәгьсүм, Мәүдүдә һәм Кашафетдин була.

Сәйфетдин ахун үзенең улы Фәхретдиннең дә бик укымышлы булуын теләгән һәм үзе башлап аңа гыйлем нигезләренә юл ачкан. Сәйфетдин үзе дә тирә-як төбәктә абруйлы дин әһеле булган. Гыйлем һәм дин юлына кереп китүне тирәнрәк төшенсен өчен, улы Фәхретдинне дә гыйлемле кешеләр белән аралаштырырга тырышкан. Фәхретдин өйләнгәндә дә, Ризаэтдиннең булачак әнисе Мәүһүбә дә шул ук Бөгелмә өязенә караган Иштирәк авылының имамы, Рәмкол Максуди улының кызы була. Рәмкол хәзрәт тә бик еш китап күчерү белән шөгыльләнгән. Ризаэтдин Фәхретдин үзенең күп кенә тикшеренүләре һәм тарихи эзләнүләре нәтиҗәсендә, унөченче бабасы Татарның Болгар илендә яшәгәнлеген һәм алтынчы бабасына хәтле булган бабалары шул Идел буенда булган «Бөек Болгар» иленнән икәнлекләрен белгән. Үз вакытында шактый зур күләмле шәҗәрәсен дә төзегән.

Бу фактлар Ризаэтдин Фәхретдиннең, затлы нәселдән булуына ишарали. Әти-әнисе үз чоры өчен укымышлы, гыйлем ияләре буларак, урта хәлле руханилар нәселеннән булалар. Аеруча әнисе Мәүһүбә яшь вакытыннан ук үз замандаш хатын-кызлары арасында шәриктәшләреннән шактый аерылып торган.

Мәүһүбәнең, Фәхретдин хәзрәткә кияүгә чыгып, Кичу-Чаты авылына килгәч тә авылдагы кыз һәм ир балаларны җыеп сабак бирә башлавы шуңа җитәрлек белемле мөгаллимә булуын аңлата. Яшь Ризага да беренче сабакны әнкәсе укыта. Биш яшьтә инде Риза шактый йөгерек укый ала. Әнкәсеннән күп нәрсәләр өйрәнүен, белем чишмәсенең беренче чыганагы әнкәсе булуын, аның, киң куңелле, сабыр, кешеләргә ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булуын Ризаэтдин Фәхретдин гомер буе исендә тота. Аның үзенең дә холык-фигыле әнкәсенекенә охшаш булуы турында туганнары да сөйләгәннәр.

Алты яшендә чакта Риза Фәхретдин үзе укып өйрәнгән китаплары буенча «Түбән Шәлчеле» авылындагы мәдрәсәгә барып сабак тыңлап кайта. Бу вакытта аның, өлкән агасы биредәге мәдрәсәдә хәлфә булып эшли торган була. Риза сабак тыңлатуда үзенең тырыш шәкерт булуын таныта. Моннан сон, 1867 елның көзендә аны, җизнәсе Гыйлман ахунга ияртеп, Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Җәйгә кадәр шул мадрәсәдә торып укыганнан соң, июнь башында кире авылга кайта һәм инде ул елны кабат Чистай мәдрәсәсенә барып укый алмый. Үзен генә анда җибәреп укытырга ул кечкенә, ә кабат алып барып укытырга һәм күз-колак булырга кеше булмый. Кабат Юлдаш авылында гына укып кыш чыккач, ул 1869 елның көзендә, мәшһүр мәдрәсәләрдән саналган Шәлчеле авылы мәдрәсәсендә укый башлый. Бирегә аны икенче агасы Кашшафетдин алып бара. Шулай итеп яшь Ризаның, мәдрәсәдә өзлексез уку дәвере башлана. Җәй көннәрен туган авылына кайтып үткәрә, ә көзгә тагын мәдрәсә тормышын башлый. Ризаэтдин уку барышында бик тә күңелсез хәбәр ала. Юлаучы аша аңа әнисенең үлүе турында хәбәр китерәләр. Бу 1873 елның, көзе була. Әнисе Мәүһүбә абыстайның кинәт вафат булуы 13 яшьлек Ризаны тетрәндереп җибәрә. Әнисен ул чиксез ярата торган була. Инде әнисез дә калу Риза өчен зур бәхетсезлек булып тоела. Әмма, ни генә булмасын, яшь Риза укуына өзеклек ясамый, сабакны чын күңеленнән өйрәнә. Яхшы укый, башка ширәктәшләренә Караганда гыйлемне тирәнрәк үзләштерә. Ун ел укыганнан соң, 1879 елда гыйлем нигезләрен тагын да күбрәк үзләштерү нияте белән Әстерхан якларына барып кайтырга була. Әмма биредәге остазлары анда барып укуына каршы төшәләр. Әгәр Ризаэтдин анда барып укыса, аннан соң ул бирегә кайтмас, без биредә бер сәләтле мөгаллимебезне югалтачакбыз дигән нәтиҗә чыгаралар. Чөнки Риза, хәлфә булырлык дәрәҗәдәге гыйлемне биредә дә артыгы белан үзләштерә. Шәкерт вакытында ук сәләт һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен сабакташларына караганда камил үзләштерә. Бу юнәлештә ул шул телдә язылган китапларны күчереп, аның мәгьнә-тәрҗемәләрен өйрәнә, шулай ук башка төр тарихи чыганакларны һәм әдәби китапларны күп укый. Мондый китапларны жыю һәм күчерүне көндәлек эш гамәле буларак үтәргә тырыша. Бер ук вакытта тузган китапларны тәртипкә сала, төпли, пөхтәләп яңарта. Аерым фәннәрдән ерак торган мәдрәсә программаларың, белем бирү дәрәҗәсе сай булуын аңлап, ул үзен дәреслекләр язуда сынап карый. Чөнки ул чор методикасы кадими булып, яңа, җәдитчелек хәрәкәте юл ала башлаган һәм кайбер алдынгы карашлы мәдрәсәләр бу җәдитчелек хәрәкәтен башлап та җибәргән булалар. Бу юнәлешне яшь Ризаэтдин дә бик теләп каршы ала.

Ризаэтдин Фәхретдин үзенә остаз буларак кабул иткән Шиһбетдин Мәрҗани хәзрәтләре һәм Галимҗан Баруди кебек шәркыят белгечләре, Курсави шикелле мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсенә сокланып, аларга белем нигезләрен үзләштерү үзенә караганда күпкә җиңел булуына уфтана һәм үзе дә шулар кебек киң белем дәрьясына йөзү уе белән хыяллана. «Алар гыйлем коесыннан чүмечләп белем эчкәннәр, ә мин энә белән кое казып азапланганмын»,  — дип искә ала торган булган. Кайдан гына булмасын, нинди генә юл белән булса да, кулына килеп керган файдалы гыйльми китапларны үзенә калдыру юлларын табарга тырышкан һәм күчереп язып утырган. «Минем өчен китаптан да кыйммәт нәрсә булмаган, төннәр буе кирәген дә, кирәкмәгәнен дә гел кучерә идем», — дип искә ала.

Әстерханга бару теләге тормышка ашмагач, Бохарага барып, андагы мәдрәсәләр, китапханәләр белән танышу теләген әтисе Фәхретдингә белдерә. Әмма әтисе: «Син киткәч, мин сине күрми үләмен, син аннан тиз генә кайта алмассың», — дигәч, әтисе сүзләренә бүтән каршы килергә батырчылык итми. Чөнки ул үзе дә бик йомшак күңелле булу белән, әтисен рәнҗетүнең, начар гадәт икәнен төшенә һәм бүтән бу турыда сүз кузгатмый.

Шулай итеп барлык гыйлем хәзинәсен шушы Тубән Шәлчеле мәдрәсәсендә туплый. Үзлегеннән белем алу белән ныклы карарга килеп, шәрыкъ телләрен үзләштерүне тагын да камилләштерү өстендә эшли. Күп кенә китаплар шушы телдә язылган булу сәбәпле, әлеге шәрыкъ телләрен белми торып, фәнни китапларны үзләштереп булмый. Бу телләрне нык үзләштереп, үзе дә гыйльми китаплар язырлык дәрәҗәгә ирешә.

Шул ук үзлегеннән уку дәверендә урыс телен дә бик яхшы өйрәнә. «Әгәр үз вакытында урысча өйрәнеп, кирәк китапларны укый алган булсам, бик күп гыйлемнәрне алданрак өйрәнгән булыр идем», — дип искә ала. Кирәк булган гыйльми чыганакларны, тарихи шәхесләрнең, Брокгауз, Карамзин, Соловьев, Рычков кебек урыс зыялыларының хезмәтләрен киң рәвештә «файдаланган. Бу юнәлештә урысча укуга үзенең, балаларына да тиешле игътибарны юнәлтә.

Беренче мәртәбә, 1884 елда аның кулына очраклы рәвештә «Тәрҗеман» газетасы килеп керә. Бу басмага мөкиббән китеп, зур кызыксыну белән укый. Шул сәбәпле әлеге газетка язылу чарасын күрә. Газетка язылу авыл мадрәсәсе шәкерте өчен гаҗәеп хәл була. Әмма газетка ничек булса да языла һәм шуннан соң, өзлексез алдырырга тырыша. Мәдрәсәдә укыган чорда ук инде ул югары сыйныфта хәлфәлек итә.

Ризаэтдин Шәлчеле мәдрәсәсендә тулы хокуклы хәлфә булып эшли башлагач, 1885 елда өйләнә. Хәләл җефетлеккә Минзәлә өязе Чыбыклы авылының, ахуны Габделнасыйр Төхфәтуллинның кызы Нурҗамалны ала һәм Шәлчеледә җәмәгате белән яши башлый.

Ризаэтдин Фәхретдинов 1936 елның 2 апрелендә дөьядан ахирәткә күчә. Аңа 77 яшь була. Үзенең васыяте буенча Уфа шәһәрендә татар зиратында җирләнә.

2. Балалары

Ризаэтдин Фәхретдиннең 4 улы һәм 2 кызы була:

Габдррахман 1887елда Кичүчат авылында туа. 1937 елда төрмәдә үлә. Хатыны Юсупова Рабига Давлекамва. 2 улы һәм бер кызы була.

Гәбделәхәд 1889 елда Илбәк авылында дөньяга килә. Хатыны Рамеева Фирдәвес Шакирова белән 2 кыз үстерәләр.1938 елда вафат була.

Габделррәшид 1892 елда Уфада туып 1953 елда үлә.

Зәйнәп 1893 елның 27 декаберендә Уфа шәһәрендә туа. 1985 елда вафат була.

Хәсән 1897 елның 25 нояберендә туып 1899 елның 16 гыйнварында вафат була.

Сәгыйдь 1900 елның 13 февралендә Уфада туа. Хатыны Сара Агишева. Бер уллары була.1944 елда үлә.

Хәсән 1901 елның 5 сентяберендә Уфа шәһәрендә туып 1902 елның 17 апрелендә вафат була.

Әсма Әсәкәй авылында 1906 елда туып 1993 елда вафат була.

3. Кызы Әсма истәлекләре

Р. Фәхретдинов шәхес буларак бик гади кеше булган. Урта буйлы, чандыр, җыйнак гәүдәле, кара-кучкыл йөзле, гадәти кыяфәтле булып, урта хәлле авыл агайлары кияргә яраткан кырпулы бүреге, камзулы, кара бәрхет кәләпүше, җиләне табигый гадилекне белгертеп торса да, ул асылда киң карашлы, тирән фикерле кеше булуы белән аерылган. Көндәлек тормышында ул үзен бик гади тоткан, затлы кием-салым белән бер дә мавыкмаган, әмма туганнарының, балаларының Европача киенүенә каршы килмәгән. Дин әһлләренең гел эзәрлекләп торуына карамастан, балаларын гимназияләрдә укыткан, төрле кичәләргә барырга рөхсәт иткән. Кешеләр белән мөгамәләдә үтә йомшак, тавышын күтәреп бәхәсләшмәс, кычкыру-җикеренүне белмәс, кызмас. Фикер һәм идеяләр белән мавыгып яшәргә, китап, мәкаләләр язарга һәм күчерергә, сүз көрәштерергә, гыйлемлелек темасына бәхәсләр куертырга яраткан. Бу темаларны ул озак дәвам итәргә сәләтле булган. Бәхәс һәм полемика ул үзенең тактын, әдәбен югалтмыйча, үзе тугры дип тапкан позициясендә нык тора алган.

“Файдасызга вакытын әрәм итмичә эшләгән булса да, әткәй эшләреннән аерылып ял итәргә ярата иде. Уфада торганда жәй башыннан көзгә хәтле һәр көн иртән чәйгә кадәр (әткәй гомере буенча сәгатъ 6 да тора иде) Агыйдел буендагы тау башындагы бакчага барып, беркадәр утырып кайта иде, һәр ял көнендә, ерак булуга карамастан, җәяүләп зиратка барып кайта иде. Гомумән, әткәй һавада булырга ярата иде. Уфада торганда бик еш кына зур ишек алдындагы аулак почмактагы үләнлеккә чыгып, яки бакчага чыгып, чәй эчеп, озаклап утыра идек. Шулай ук ял көннәрендә Агыйдел яки Дим буйларына көймә белән барып, көнозын ял итеп кайта идек. Көймәдә әткәй бик оста койрык тота иде. Чәйләр, ашлар пешерә торган учакны әткәй үзе әзерләргә ярата иде. Әткәй жәяү йөрүне яратты. Ерак булмаган кырларга да жәяү бара идек.

Әткәй ашау-эчүгә бик нәфессез булды. Чәйне каты итеп, сөт салып, шикәр кабып эчәргә ярата иде. Кайчакта бал белән дә эчте. Гомере буена чәйне тәлинкәле стаканнан эчте. Ашау-эчүләре дә чамалы була иде. Ләкин һәрвакыт күнеккән, гадәткә кергән бер сәгатьтә булды. Кичке сәгатьтә мичтә пешкән яшелчә ашарга ярата иде. Әнкәй бик уңган булганга, аш-сулары бик тәмле була иде. Әткәйнең тәрбиясен бик житкерә иде.

1935 елның матур июль көнендә без балалары жыйналышып, әткәй белән әнкәйнең, никахларына 50 ел тулуга багышлаиган гаиләви мәжлес — "алтын туй" үткәрдек.Уфада торган һәммә балалары, без Казаннан, Әхәт абыйның гаиләсе Мәскәүдән килгән идек. Бик куңелле, истә калырлык утырышу булган иде. Әткәйнең дә боек куңеле күтәрелгән шикелле булды. Бөтен балалары үзләре янына жыйналып, үзебезнең әткәй белән әнкәйгә булган зур мәхәббәтебез, ихтирамыбыз белән үткәргән көн барыбыз өчен дә ямьле, куңелле булган иде. Безнең барлык гаиләбез гомер буенча бер-беребезгә мәхәббәт белән тату яшәдек. Гаиләбездә һичбер вакыт каты сүз булмады, без алты бала бер-беребезне бөтен гомер буенча яратып, санлап гомер иттек. Озак хат килмәсә борчыла идек, сагынышып очраша идек. Әткәй белән әнкәйне яратып, ихтирам иттек, шуңа күрә үткән гомерләр сагындыра, онытылмый.

Әткәй белән әнкәй үзләренең бергә уткән озын гомерләрендә чын мәгънәсе белән бик бәхетле булдылар. Алар бер-берсенә холыклары белән тиң килгән кешеләр иде. Бер-берсенә мәхәббәт, ихтирам, татулык, бердәмлек белән яшәделәр. Әнкәебез ("Нуржамал абыстай") йомшак күңелле, ачык йөзле, сабыр холыклы, кешегә ягымлы булулары белән аны белгән һәр кешедә үзе турында яхшы истәлек калдырды. Ул әткәйнең нинди кеше, нинди гыйлем иясе икәнен чын мәгънәсе белән анлый алган. Әткәйнең эшенә лаеклы тормыш тәрбиясе кора алган. Алар арасында бервакытта да караңгы чырай, ризасызлык булмады. Тормышның төрле вакытлары булды, авыр чакларында алар бергә кайгырдылар, шатлыклары уртак булды. Әнкәй эшкә җитез, аш-суга бик тә уңган иде. Балалар күп булганда хадимә белән торса да, үзе өйдә хуҗа иде. Әткәй янына килгән һәрбер кешегә гадәт буенча эш булмәсенә ясалган чәй, бал, варенье, камыр ашы поднос белән кертелә иде. Әнкәйнең искиткеч уңган, тәмле чәкчәген ашаган кешеләр заманында аз булмагандыр. Төскә-биткә чибәр булганга, аны туганнары "Сылу абыстай" дип атаганнар.

Әткәй сабыр холыклы, йомшак табигатьле кеше иде. Һичбер вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен калдыра торган булмады. Кем белән генә сөйләшкәндә дә кадерле гадәес бар иде: сөйләшкән кешенең сүзен сабырлык белән актыгына хәтле булмичә тыңлап тора да, сүз беткәч, үзенең сүзен, җавабын, фикерен сөйли иде. Сөйләгәндә, гадәтенчә, бик төзек, конкрет сөйли иде, мәгьнәсез сүзләр катнаштырмый иде. Үзе белгән, үзен хаклы итеп тапкан чакта үзенең фикерен, риза булмаганын һәркемгә ачыктан-ачык әйтә торган, батыр йөрәкле, курыкмас кеше иде. Һәрвакытта очрашкан, аралашкан кешеләр белан инсафлы мөнәсәбәттә була иде. Һичбер кешене кимсетеп карамады. Балаларын һичбер вакыт кимсетеп ачуланмады. Тәрбия бирә торган сүзләрен җитди рәвештә, кыска, аңлаешлы итеп әйтә иде. Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек, аның белән сөйләшкәндә аңарга "Сез" дип әйтә идек. Кайдан килгәндер, бәлки, кечкенә чактан әнкәй шулай өрәткәндер. Берәр вакыт бик эч пошыргыч эш булса, "Һай-Һай" дип яратмаганын белдерә иде. Без үсеп җиткәч, безнең сөйләгән сүзләрне илтифат белән тыңлап тора иде. Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү һичбер вакытта да булмады. Начар сүзләрне без ишетмәдек, сөйләмәдек.

Әткәй 1936 елның 12 апрелендә вафат булды. 15 апрельдә женаза укып, Уфа зиратына үзе әйткән, күрсәткән жиргә дәфен ителде. Үзе исән чакта: "Мине мөфтиләр янына мәчет ишек алдына күммәгез", — дип, әйткәне бар иде.

Үзе белән озак еллар бергә эшләгән, әткәйне бик ихтирам иткән кешегә, васыять итеп әйтеп калдырган сүзләре булган: "Вакыт җитеп дөньядан үтсәм, башларына килгән беренче вакыйга булганлыктан, балаларым дәһшәт эчендә калырлар, вә ни эшләргә белми гаҗиз булып йөрерләр. Шуның өчен үземне дәфен итү хөрмәтен Сезгә тапшырам. Сез шуны тәмам башкарсагыз иде. Балаларга монасыйп хезмәтләрне кушып торырсыз".

Дәфен иткәч, Коръән укыганнар һәм шуннан, әткәйнең васыяте буенча, озаткан халык кайтып киткән. Әткәйгә багышлаган нотыклар сөйләмәгәннәр. Күмүгә, актык юлга озатуга катнашкан халык бик куп булган. Күмү тәртибендә 3 зур фоторәсем ясалган. Кызганычка каршы, аларны саклап калып булмады, 1937 елда безнен йорттан нахакка югалдылар.” — дип искә ала кызы Әсма.

4. Татар теле һәм дин кануннарында эзләнү

Ризаэтдин Фәхретдиннең телләр һәм дини каннуннарын өйрәнү белән бергә, аз-азлап иҗади эзләнүләргә бирелә башлавына атаклы мәгьрифәтче Шиһап Мәрҗәни хезмәтләре, аның фәлсәфәсе һәм алдынгы тирән фикерләре сәбәп булуы бәхәссез.Мәдрәсәне төгәлләгәч ул укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар кулланып шәкертләргә дөньяви фәннәр дә укыта.Ул укытучылык эшендә дә укытучыларга яңа фән нигезләрен үзләштерү алымнарының үзенә генә хас яңа методикасын эшли,аны гамәли дәреслек итеп яза. Татар халкы тарихына һәм әдәбиятына бәйле төрле истәлекләрне җия һәм китап хәленә китереп яза.”Китабе мөкатдимә”мирас булу мәсәләләрен яктырта,”Әт-төхвәтел-әнисия”-татар теле буенча хезмәт, ”Китабет тәсрыйф” — гарәп теле грамматикасы, ”Әт-тәхрирел-мосфа” — тәрбия һәм әхлак хакында.

Р. Фәхретдин җаны-тәне белән чын күңелдән фәнни ачышларны аңларга һәм шуларны халыкка аңлатырга тырышып яши. Мәгьрифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик каркшлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану,мәгьрифәтне ялкынлы пропогандалау, үстерүе нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу зур иде.

Хәзерге вакытта фәннәр төрле бүлекләргә бүленеп, гомумән, аерым бер бүлекчәдә генә эзланүләр алып барганда да, Ризаэддин Фәхреддиннең күп тармаклы эшчәнлегенә чик юк дип уйларлык. Моны раслар өчен аның «Шура»га язган башка мәкаләләренә күз салыйк. Әйтик, археология һәм этнография, борынгы кулъязмалар җыйнау һәм саклау, ислам илләрендә музыка һәм җыр, борынгы татар-башкорт җырлары, киемнәр, акчалар, мәшһүр китапханәләр, җир йөзендәге искиткеч гүзәл биналар, сәфәрләр, җәмгыятъләр һәм башка шундыйлар — үзе бер дөнья.

Галимнең язган барлык хезматләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.

Ризаэддин Фәхреддиннең Оренбургка килүенең төп сәбәбе итеп биредә яңа милли матбага нәшер ителүен һәм бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир (Дәрдемәнд) Рәмиевләр нәшер итәчәк «Шура» журналына баш мөхәррир буларак чакырылуын әйтергә кирәк. Моңа кадәр Рәмиевләргә әлеге журналны чыгару рөхсәте артыннан патша цензурасы бусагаларын күп тапкырлар таптарга туры килә. Бик зур кыенлык белән булса да рөхсәт алып, әлеге журналның тәүге саннарына Ризаэддин Фәхреддин аша фатиха бирелә. Шулай итеп, журнал рәсми рәвештә әһле-ислам, төрки-татар дөньясының иң саллы, яратып укыла торган басмаларының берсе буларак юл ала.

Моңа кадәр Ризаэддин Фәхреддин Уфада Диния нәзәрәтендә казый була. Андагы архивны бик авырлык белән тәртипкә сала, чөнки архив бик нык таралган була. Кыйммәтле борынгы кулъязмаларны эзләп-җыйнап-туплау җиңелләрдән булмаса да, аларны саклауда ул тиешле шартлар булдыруга ирешә. Шуның өстенә 1906 елга кадар Ризаэддин Фәхреддин Уфа тормышында да алтмышка якын фәнни-гыйлъми-педагогик хезмәтләрен бастыра. Бу әсәрләре белән танышканда ук инде галимнең алдынгы карашлы фикер иясе икәне ачык чагыла.

Димәк, шушы вакытка инде Ризаэддин Фәхреддин өлгереп җиткән фән эшлеклесе була, Диния нәзарәтендә моңа кадәр эшләгән казыйлардан иң гыйлемлесе Ризаэддин хәзрәт була. Ә мөхаррир итеп казыйны кую, безнең уебызча, журналга рөхсәт алуны җиңеләйтү теләгеннән булгандыр.

Беренче урыс инкыйлабы (1905 ел) Ризаэддин Фәхреддингә тәэсир итми калмый, чөнки ул дүрт дивар эчендә утыра торган галимнәрдән булмый, дөньядагы һәр нәрсәдән хәбәрдар була, 1905 елда казыйлык хезмәтен калдыру теләген гариза язып белдерә.

Оренбургка килгәндә Ризаэтдин Фәхретдингә 47 яшь, ягьни иң зур омтылышларны эшкә ашырырга рухланган вакыты була. Биредә 12 ел эчендә ул 80 китап чыгара һәм фәкать «Шура» битләрендә генә дә 313 мәкалә бастыра. Баш мөхәррир буларак галим бөтен көчен, талантын оешгыру эшләренә бирә һәм халыкны агарту өчен максатчан эш башкара. Аның журнал аша иң башлап тәкъдир итәрлек эше - журналны бәхәс мәйданы итеп, тормышның һәр ягыннан якын килеп фикер алышу, киңәшү, күп кенә авторларны үзенә тарту һәм җәлеп итү. Шуңа күрә дә журналның исеменә җисеме туры килә: «Шура» — киңәш дигән сүз. Журналга язышкан кешеләр арасыннан (күренекле галимнәр, укытучылар, шәкертләр, хатын-кызлар) киләчәк өчен каләм осталары тәрбияләү һәм үстерү журналның максатчан эше була. Шул сәбәпле журналның төп язышучылары арасында заманында танылган галимнәр белән янәшә яшьләрнең, дә әсәрләре басылып бара.

Мондый популярлык патша чиновниклары каршында көтелмәгән һәм теләмәгән бер вакыйга булып кабул ителә. Югарыда әйтелгәнчә, алар юк сәбәпне бар итеп, Ризаэддин Фәхреддиннең күп кулъязмаларыннан мәхрүм итәләр. Журналга күп штрафлар һәм салымнар салына.

1914 елда Петербургта Бөтенроссия мөселманнары корылтае була, ә Согуд Гарәбстанында 1926 елда Халыкара мөселманнар корылтае була. Ризаэтдин хәзрәт бу корылтайларда да катнаша. 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнырының ирекле корылтаенда Ризаэтдин Фәхретдингә кабат казыйлык эшен тәкъдим итәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, галим үзенең катгый каршылыгын белдереп корылтай исеменә атап хат яза һәм ул хатны корылтай вәкиле, улы Габдрахман Фәхретдин корылтай вәкилларенә укый. Шуңа да карамастан, корылтайда аны кабат казый итеп тәгаенләп тавыш бирәләр. 1918 елның февралендә Ризаэтдин Фәхретдин үзе теләмәсә дә, кабат Уфага китә. Казыйлык хезмәтен икенче мәртәбә үтәргә керешкәч, «Асарь»нең бастырырга әзерләнгән кисәкләрен эшкәртә. Шулай ук ул Диния нәзарәтенең архивындагы кыйммәтле материалларны нәшер итәргә әзерләү өчен тарихчы галимнәрдән бер комиссия оештыра. Комиссия әзерләнгән проект буенча аена бер тапкыр «Россия мөселманнарының тарих чишмәсе» исемле журнал бастырып чыгарырга тиеш була. Әмма бу проект тормышка ашмый кала, фәкать архивтагы материалларны системага салу белән генә төгәлләнә.

1922 елда Ризаэтдин Фәхретдинне мөфти итеп куялар. Бу чорларда фәнни атеизм мәсьәләләре, башка төрле сәяси-иҗтимагый эшләрнең катлаулана баруы сәбәпле ул, дин һәм дини эшләр җитәкчесе буларак, төрле кыенлыкларга очрый. Бу чорда Ризаэтдин Фәхретдин актык көчен, акылын, тәҗрибәсен кулланып, Каһирә, Бохара, Хивадагы китапханәләр белән беррәттән торырлык, гасырлар тирәнлеген колачлаган, тарихи материалларга гаятъ бай булган Диния нәзарәте архивын ашыгыч рәвештә бинасыннан чыгарылудан, югалудан саклап кала. Бу исә гыйлем һәм фән өлкәсендәге сирәк очрый торган гаять зур батырлыкка тиң.

Галим Фәхретдиннең яшәгән чоры япон сугышы, беренче урыс инкыйлабы, караңгы реакция, Беренче бөтендөнья сугышы. Октябрь түнтәреше, интервенция һәм гражданнар сугышы, ачлык, большевиклар золымы кебек җәберле-каһәрле елларны эченә ала. Шундый сәяси-иҗтимагый тотрыксызлык еллары булса да, ул үзенең халкын агартуга багышлаган кыйбласыннан тайпылмый.

Ризаэддин Фәхреддиннең көндәлек язмасыннан бер өземтә китереп үтү урынлы булыр. Бу язманы Закирә Шәрәф 1923 елны күчереп алган: «Гарәп мәдәниятенең таҗына торырлык, кыйммәтле таштай ялтыраган Ибне-Сина, Фарабиләрнең исемнәрен ишеткәндә никадәр шатлансак та, үзебезнең тарихыбызны, телебезне, милләтебезне тикшерүебезне, язуыбызны бер кимчелек санауларын белгәч, әрнеп кайгырмыйча һәм көенмичә калып булмый».

Ризаэтдин Фәхреддиннец Шәех Җамалетдин әл-Әфгани (күренекле философ, колониализмга каршы көрәшче, Санкт-Петербург университетының профессоры, галимнен, якын дусты) хакында ”Шура”ның 1917 елгы бер санында язган әсәре хәзерге көндә дә бик яхшы диссертация була алыр иде.

5. Илбәктә үткәргән көннәр

1889 елда Ризаэтдин Фәхреддин хәзерге Азнакай районына кергән Илбәк авылына 2 нче мәхаллә имамы итеп тәгаенлиләр. Башта үзе барып урнаша, аннан гаиләсен алдырып биредә яши башлыйлар. Башта үз өендә ир һәм кыз балалар укыта. Мәдрәсә салынгач, биредә хәлфәлек эшен һәм мәхәллә мулласы эшен дә бердәй башкара.

Илбәккә килгәнче үк инде, Казанда аның биш исемдә китабы басылып чыга. Илбәккә килеп мәхәллә һәм балалар укыту эшләрен башкарганда, авыл җәмәгатьчелеге Ризаэтдин Фәхретдингә карата зур ихтирам белән карый. Аны хөрмәт итәләр,аның турында тирә-як авылларда да уңай фикерләр чагылыш таба. Барысы да аның белән якын мөнәсәбәттә булырга тырышып, гавам халкы киңәш сорап та мөрәҗәгать итә. Бу табигый да, чөнки, Риза кебек төпле гыйлнм үзләштергән кемсәләр ул вакытта бик сирәк була. Шулай әйбәт кенә эшләп йөргәндә, Илбәккә Ризаэтдин Фәхретдингә Уфадан хат килеп төшә. Хатта шундый юллар язылган: ”Минем хатны алгач та, Уфага минем янга килүең тиеш. “Мөфти Солтанов” дигән имза куелган була. Әмма ашыгыч чакыруның сәбәбе күрсәтелмәгәч, яшь хәлфә Риза аптырап кала. Бу вакыйга уңаеннан әтисе Фәхретдин Уфага баруны тиеш дип таба.

1890 елның октябрь аенда җигүле атларда Уфага сәфәргә чыга. Барып җитүгә, кабул итү бүлмәсендә аңа нигә чакырылуы турында аңлаталар. Мөфти хәзрәтләре Солтанов сине казыйлык хезмәтенә куярга дигән нәтиҗәгә килде, шул сәбәпле бирегә чакыртып,үзеңне күреп сөйләшүне мәслихәт күрде, диләр. Яшь Риза бераз аптырап кала. Аның күзаллавы буенча казыйлар һәм мөфтиләр ап-ак сакаллы, олы яшьтәге, дәрәҗәле кешеләр булырга тиеш кебек иде. Күрер күзгә яшь кенә казыйлар һәм диния эшләре белән шөгыльләнүчеләрне күргәч, гаҗәпләнеп куя.

Мөфти Солтановка үзенең казыйлык вазифасын башкара алмавын, теләге юклыгын белдергәч, мөфти: ”Синең кебек белемле яшь казыйлар безгә бик кирәк, син риза бул, бу минем сиңа атап әйткән үтенчем.Казыйлыкка ярарлык кеше булуы минем өчен иң мөһиме. Ә теләк белдерүчеләр бик күп булды һәм килеп тә китүчеләр бар иде, әмма миңа охшаганы һаман булмый иде”, — дип аңлата. Биредәге Хәлил казый да ризалашырга кыстый. Шулай итеп Ризаэтдин хәлфә ризалашырга мәҗбүр була.

Илбәккә кайткач, бу турыда туганнары, атасы Фәхретдин дә аның ризалыгын биреп кайтуын хуплыйлар. Инде Уфага күчеп китү хәстәрен кайгырта башлыйлар. Диния нәзарәтенә эчке эшләр министрлыгы казыйларны рәсми рәвештә раслап, тиешле рөхсәт язуы бирергә тиеш була. Шушы рәсмиләштерү эшләрен бетереп, яшь казый Риза гайләсе белән бөтенләйгә Уфага күчеп китә.

Илбәктә ел ярым имам булып тора. Илбәк халкы аның дәрәҗәле урынга китүен белә. Мәхәллә кешеләре зурлап озатып калалар. Бу 1891 елның февраль ае була. Әтисе Фәхретдин улына үзенең фатихасын юллый. Ризаэтдиннең әтисе белән соңгы күрешүе шушы озату көннәрендә була. 1891 елның апрелендә әтисе Фәхретдин хәзрәт вафат була. Бу вакытта яшь казыйга 32 яшь була.

“1306/1889 елның 3 шәүвәл /21 май, якшәмбе көнне, остазлар вә иптәшләр һәм үземнең укучы шәкертләремнән, кыскасы, бөтен мәдрәсә дөньясыннан аерылып, Кичүчат авылына кайттым. 27 шәүвәл /14

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (13.04.2006) | Автор: Ахтямова Гульназ Ринатовна
Просмотров: 8899 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 4.8/13 |

Всего комментариев: 3
3 Дина  
0
моның ахыры кая? angry

2 Гөлназ  
0
Ресурсларыгыз өчен зур рәхмәт. Минем сайтта да кунак булып китегез. Эшегездә гел уңышлар гына юлдаш булсын.

1 Шәрипов Ленар  
0
Рәхмәт сезгә!!! smile
Ответ: Тагын кер!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz