Среда, 24.04.2024, 07:00:10   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Ризаэтдин Фәхретдин − Илбәк авылы горурлыгы (II бүлек)

Башкарды: Әхтәмова Гөлназ Ринат кызы.

Фәнни җитәкче: Латыйпова Алина Салих кызы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

II бүлек

I бүлек

6. «Шура» журналында хезмәт

Үзегезне яхшы исем берлә
искә алырлык эшләр
калдырырга тырышыгыз.

«Шура» — татар дөньясында беренче зур күләмле әдәби-нәфис һәм фәнни-публицистик басма. Моның шулай булуы табигый. Аның мөхәррире дә Ризаэтдин Фәхретдин булган ич. Бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевләр үзләренең хисабына шундый мәшһүр журнал нәшер итәргә цензура аша рөхсәт алуга ирешкәч, булачак журналда эшләргә Ризаэтдин Фәхретдинне Уфадан Оренбургка чакыртылар. Моны Ризаэтдин хәзрәт бик теләп кабул итә. Ниһаять, 1906 елны, Уфа диния нәзарәтен калдырып, Оренбургка күчеп килә һәм җиң сызганып эшкә керешә. Ул бу вазифаны 1908 елның башыннан алып, 1917 ахырында журнал ябылганчыга кадәр намус белән үтәп килә. Төрле каршылыкларга карамастан, Журналның унбиш көнгә бер тапкыр тәртипле рәвештә чыгуын тәэмин итә.

Шуларга өстәп журнал битләрендә башка әдипләр язган мәкаләләрне дә искә алсак «Шура» ны махсус тарихи энциклопедик журнал дип атарлык. «Асар» нең басылырга әзерләнгән башка күпсанлы кулъязмаларны 1911 елда тентү булып, кемнеңдер хөсетлеге аркасында жандармерия Ризаэтдин Фәхретдиннең өеннән ике ат йөге төяп алып китә һәм алар шулай эзсез югала.Әгәр шундый бәхетсезлек очрагы булмаса, безнең халык бәясе чикләнмәгән фәнни-тарихи мирасларга тагын да баерак булыр иде.

1908-1917 елларда чыккан «Шура» журналы битләрендэ «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хәдисләр» дигән булектә 179 куренекле тарихи шәхеснең тәрҗемәи хәле һәм инсаният өчен эшләгән изге эшләре турында язылган. Шуларга өстәп журнал битләрендә башка әдипләр язган мәкаләләрне дә искә алсак, «Шура» ны махсус тарихи энциклопедик журнал дип атарлык. «Асарь» нең басылырга әзерләнгән башка күпсанлы кулъязмаларны 1911 елда тентү булып, кемнеңдер хөсетлеге аркасында жандармерия Ризаэтдин Фәхреддиннең өеннән ике ат йөге төяп алып китә һәм алар шулай эзсез югала. Әгәр шундый бәхетсезлек очрагы булмаса, безнең халык бәясе чикланмәгән фәнни-тарихи мирасларга тагын да баерак булыр иде.

«Шура» — октябрь инкыйлабына кадәр төрки дөнъяда тулы бер дәверне чагылдырган милли журнал. Мондый төр журнал ябылганнан соң кабат пәйда булмады һәм бүген дә ул нәшер ителми. Әлеге журнал үз заманында әдәбият-сәнгать, гыйлем, педагогия, дин, география, икътисад, тарих, философия, музыка, фән, әхлакый тәрбия һәм башка күп кенә мәсьәләләрне яктырткан, вакыйгаларга бәяләмәләр, аңлатмалар биргән. «Шура» киңәш дигән мәгьнәне аңлата. Мөхәррият каләм тибрәтүче һәркемгә урынны түрдән бирә. Халыкның иҗтимагый фикере әнә шул журнал нигезендә бәһаләнә. Ислам дөньясын төрле хорафатлардан пакьләү, тәнкыйть, хаксызга рәнҗетелгән авторларны яклау, әсәрләргә бәя бирү, милләтнең бөтенлеге турында кайгырту журналның төп юнәлешен тәшкил итә. Ризаэтдин Фәхретдин Идел буе болгарларының бүгенге татарларнын, борынгы бабалары икәне турында кат-кат язып чыга. Бу тарихи энциклопедик журналны Россия күләмендә генә түгел, ә төрки мәмләкәтләрдә дә укыйлар. Галим якташыбыз «Милләт мәнфәгате һәм теләкләре илә язылмыш мәкалә вә фикерләр өчен «Шура» битләре һәрвакыт ачыктыр» дип яза 1908 елда, журналның иң беренче санында.

Большевиклар диктатурасы чорында «Шура» га яла ягып, аны милли чикләнгән басмалар рәтенә кертеп, каралтып күрсәтергә тырышсалар да, золым әһелләре моңа ирешә алмадылар.

Журналның беренче бер еллык төпләмәсен ике томлык китап итеп Ризаэтдин Фәхретдин шәхсән үзе нәшриятта эшләткән һәм аны һәрвакыт үзе белән саклаган. Шунысы көн кебек ачык, әле татарда вә төрки дөньяда «Шура» га тиңләшерлек журналның чыкканы юк.

Журнал үзенең тематик планын зурдан кубып башлый. Рубрикаларның төрле һәм бай булуын аны укучылар үләре дә бәялиләр:
Мәшһүр адәмнәр вә олуг хәдисләр.
Тәрбия вә тәгьлим.
Әдәби әсәрләр.
Тәрәкъриз вә интикад.
Астрономия.
Сәламәтлек һәм сихәтлек,
Хатлар һәм хәбәрләр.
Көлкеле парчалар.
Фольклор.
Акыллы сүзләр, гыйбарәләр, табышмаклар, мәкальләр.
Дини багланышлар.
Ислам мәдәнияты.
Хатын-кызлар тормышы.
Һәм башка шундый үзенә киң даирәне җәлеп итәрлек язмалар бирелгән.

Журналда классик әдәбият үрнәкләренең беренче башлангычы да урын алган. «Шура»ның беренче санында Дәрдемәнднең беренче тапкыр «Кораб» шигыре басыла. Моңа әдәби җәмәгатьчелек бик нык игьтибар итә. Журналның, һәр саны диярлек Дәрдемәнд шигыре белән чыга. әмма журнал мөхәрриятенә якын торган кешеләр дә бу псевдоним астында кем яшәгәнен белмиләр.

Г. Ибраһимов белән дә укучылар башлап «Шура» журналы аша танышалар. Язучының күн кенә популяр саналган хикәяләре журналда зур урын ала. Шулай ук публицистик макаләләр дә басыла.

Буржуаз тарихчылар хәзерге татарлар татар-монголлардан калганнар дип маташалар. Әлеге фикерләргә төрле карашлар йөргән чакта, Ризаэтдин Фәхретдин кебек абруйлы галимнәр бу өлкәдә зур роль уйнады. Шул вакытта Р. Фәхретдин ышанычлы тарихи документларны өйрәнеп һәм аңа таянып, татарларнын, Х-ХII гасырларда көчле һәм югары культуралы дәүләт булып яшәгән болгарлардан килеп чыгуын исбат итте.

Ризаэтдин Фәхретдин «Шура» журналын чыгаруда титаник тырышлык куеп эшли. Үзе теге яки бу конференцияләргә, сәфәрләргә чыгып киткәндә, «Шура» идарәсендә рәислекне аның өлкән улы Габдрахман алып бара. Шулай итеп журналны ятим калдырулар булмый. Ул һәрвакыт игьтибар үзәгендә, бары Ризаэтдин Фәхретдингә хас пөхтәлек һәм тәрбияви юнәлешнең асыл кыйбласына тугрылыклы булып кала һәм үзенең унъеллык эшен төгәлли. Бәлки ул һаман да дәвам иткән булыр иде, әмма большевиклар золымы аны барыбер юкка чыгарыр иде.

«Шура» га тиң матбуга, аңа кадәр дә аннан соң да татар дөньясында бүгенге көнгә кадәр булганы юк.

7. Ризаның тарихта эзләнүе

Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер
сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен
һәм үз тарихы белән дус булсын.

Бөек галим Ризаэтдин Фәхретдин кайда гына барса да кабер ташлары белән нык кызыксынган. Тарихи әһәмиятле язуларны күчереп алган, олуг шәхесләрнең исемнәрен ачыклаган, төрле шәҗәрәләрне аныклаган.

Ризаэтдин Фәэхреддиннең тарих фәненә карашы һәм мөнәсәбәте аның тарихи темаларга язган хезмәтләреннән дә күренә. Моны бер мисал белән дә ачыклап китик, Әхмәд Ибн Фазлан хакында ул болай яза: «Тарих гыйлеме милләтләрнең хәятларыннан вә гавам-инсаннарның мәгыйшәтләреннән бәхәс итүче бер фән булдыгы хәлдә, безнең иске ислам тарихларыбызның әһәмият бирмеш ишләре таҗ өчен булган сугышлар, тәхет тирәсендә булган мәшһүр маҗаралар вә гомумияте илә хөкүмәтләргә дайр ишләрдән гыйбарәт булып, милләт ихтыяҗлары вә әһали (халык) әхвәле күбесенчә мәскүт буларак камышдыр...» [Шура, №19, 1909 ел]. Тарихка мондый караш белән бары шундый галимнәр генә мөрәҗәгать итә. Ризаэддин Фәхреддин һәр халык үз тарихын үзе язарга тиеш икәнлеген ассызыклап әйтә. Ә татар тарихын урыс гомер-гомергә үзенә ничек кирәк шулай язды.

Тарих фәнен яхшы белгән галим буларак, Р. Фәхреддин борынгы язулы тәңкәләр, кабер ташларыннан күчереп алынгаи язмаларны җентекләп өйрәнеп, борынгы Болгар чорындагы галимнарнең әсәрләрен укып, үзе дә зур күләмле тарихи хезмәтләр яза. Ул шәкерт чагында ук борынгы Болгар чоры галимнәренең исемнәрен ачыклап, теркәп бара. Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләренең, Диния нәзарәтенең кыскача тарихын яза. Рухи остазы Ш. Мәрҗани әсәрләрен ныклап өйрәнеп, аларның күчермәләрен үзендә булдыра. Күренекле гарәп сәяхәтчесе, борынгы Болгар дәүләтенә килгән Ибн Фадланның юлъязмаларын Р. Фәхреддинов беренче булып гарәп теленнән татарчага тәрҗемә итеп, тарихи үткәнебезне ачыклауда зур өлеш кертә.

8. Риза тормышында музыка

Җәдитчелек хәрәкәтенә кадәр татар халкында музыкаль әсәрләрне башкару һәм аңлау, аларны җитди өйрәнү түбән дәрәҗәдә булган. Күпчелек дин әһелләре бу шөгыль дә Ислам диненә каршы килә дип исәпләнгән. Октябрь түнтәрелешенә кадәр төрле уен коралында уйнау, аңа кушылып җырлау күп очракта зур бәйрәмнәрдә генә башкарылса да, музыка хакында уңай фикерләр әйтелмәгән. Гармунда, кубызда, курайда гадәттә аулаграк урыннарда яки качып уйнаганнар. Шулай булса да татар халкы мөңсыз, җырсыз, музыкасыз яшәмәгән. Качып уйнаучыларны музыканы аңлаудан ерак торган бәндәләр саклап торып нык кыйнаганнар, яисә уен коралларын идәнгә салып таптаганнар. Моны күбрәк иске фикерле фанатик дин әһелләре кушуы буенча шәригать хөкемнәрен һәм аның тәртипләрен белмәгән надан кешеләр башкарган. Шундыйрак хәлләрне Ризаэтдин Фәхретдиннең энесе Салих ага да, Кичучат ааылы картлары да еш телгә ала иде.

Ризаэтдин Фәхретдин үзенең хезмәтләрндә шигырь һәм музыка турында гомумән Ислам мәдәнияте мәсьәләләре буенча бик еш телгә алып язган. Галимнең «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләре», «Җәвамигуль калим шәрхе» дигән китапларын укып чыгу гына да безнең зиһенебезне ача. Ризаэтдин Фәхретдин үзе дә музыкадан бик хәбәрдар булган. Аның курай, гармун, флейта, скринкада уйнаучыларны дикъкать белән тыңлавы турында замандашларыннан еш ишетеп булган. Халкыбызның иң нечкә хисләрне уятырлык борынгы! Көйләре — «Сакмар су», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Урал», «сандугач» галимнең иң яраткан әсәрләре булган.

9. Фәхретдинның яшәү тормышы һәм эшчәнлегенең соңгы еллары

Ачлы-туклы килеш туктамыйча эшләве, иҗат итүе аның сәләмәтлеген нык какшата. 1933-34 елларда ул аеруча зур кыенлыклар кичерә. Уй-фикерләрен теркәп бару өчен еш кьна аның язарга кәгазе дә житмәгән. Галим үз язмаларын күп вакыт төрле җирдән җыйган кәгазьләргә язьп барган, шуларны билгелс бер тәртипкә салып китап итеп теркәгән, төпләгән. Кәгазь итеп һәртөрле контора һәм амбар кенәгәләреннән дә файдаланган.

Аның искитәрлек нык иманлы, ихтыяр көченә ия булуы мондый шартларда да рухьна хөрлек, намусына пакьлек китергән. Үз чорының кайбер икейөзле руханилары кебек бер телем икмәк бәрабәренә бер иманнан икенчесенә түнеп, аннан кабат кайтып йөрмәгән. Хакимият башлыкларына ялынып, аларга яраклашьп, ялагайланып, башкаларны каралту хисабына яшәргә дә омтылмаган. Гомумән, тормышта җиңел юллар эзләү аның өчен хас нәрсә булмаган. Ул иң киеренке вакытларда да үз-үзенә хыянәт итмәгән, асыл йөзен саклап калган.

Гадәттә дин әһелләре курсәткән хезмәтләре өчен сәдака сыйфатында файда курәләр. Әмма Р. Фәхреддинов алардан аермалы буларак, дин тотучылардан сәдака алмаган, төрле догаларны, ясин чыгуларны, җеназа һәм хөтбәләрне бушлай укыган. Ул үзенең бу чоры турында болай яза: «Ризык турысында авыр хәлләр үткәрдек. Чәй урынына кайнаган су эчеп тору, бал вә шикәр, сөт вә май, ит шулпасы кебек нигьмәтләрне ашамыйча да көн уткәрә алсак та, ипи ашамый тору мөмкин булмады. Хокуксыз булганлымыздан азык сатыла торган кибетләрнең, ишекләре безнен, өчен ябык иде. Шул сәбәптән табыш алып сатучылар кулыннан ипи һәм арыш оны кебек ризыкларны кыйммәт хаклар белан алырга мәҗбүр булдык. Аның өстенә 1934 елның февралендә көчемез җитмәслек дәрәжәдә өстемезгә налог төште. Төрле урыннарга шикаять итеп йөрсәк тә, чыгым артудан башка файда курелмәде».

Ризаэтдин Фәреддинов бу чорда да гел үлем генә көтеп яшәмәгән, үлемне җиңәр өчен эшләгән дә эшләгән. Шундый төрмәгә хас шартларда яшәсә дә, иҗат итүдән фәнгә, халыкка хезмәт итүдән туктамаган. Большевизмның деспотик идарәсенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең илдә кеше дигән затның, бигрәк тә зыялыларның, фикер ияларенең, иҗат кешеләренең тәмам кадерсезләнүен, хур ителуен, тубәнгә төшерелүен ул үз заманында ук тирән күреп алган һәм үз җилкәсендә татыган. Әмма «Риза казый», ягъни халкыбызның сөекле улы, аның өчен гомеренең һәр мизгелен багышлаган якташыбыз Ризаэтдин Фәхреддинов, халкына, туган җиренә тугрылыклы калг-ан, кайбер замандашлары кебек халкын һәм илен сатмаган. Менә кем булган ул халык телендә олуг хөрмәт белән «Риза казый» дип йөртелгән хөрмәтле акыл иябез. Без бүген аны галим, журналист, әдип, филолог, тарихчы, археограф, публицист, педагог, тарбияче, моралист, философ, рухани, ислам белгече һәм киң җәмәгать белгече буларак беләбез.

10. Риза Фәхретдиннең язган китаплары

Начар кәеф – яман авырудыр,
даруы – хезмәттер.

Мәгьлүм булганча, Р. Фәхретдин үзе исән вакытта 147 китап бастырган. 10 томлап әсәрләре һәм кульязмалары Башкортстан Фәннәр академиясе архивында саклана, Диния нәзарәтендә калып юкка чыккан тагын 40 том кульязмасы булган.

Ризаэтдин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгьлим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта, журналистикада, яшь әдипләр үстерүдә — һәр җирлектә ул үзенә хас, югалмас эз калдырган шәхес. Бер өлкәдә генә башкарган эшләре дә аның исемсн мәңгеләштерергә җитәр иде.

Риза Фәхретдиннең язган китаплары:

  1. ”Китабет тәсрыйф”. 73 бит, 1887 ел, 19 март, Казан.
  2. ”Китабел-игьтибар”. 95 бит, 1888 ел, 19 февраль, Казан.
  3. ”Һәдиятел-ләһфан”. Казан.
  4. ”Әттәхрирел-мөсаффа”. Казан.
  5. “Тәрбияле бала”. 1889 ел, 14 март, 1898 ел, 18 сентябрь; 1899, 24 июнь, 1902 ел, 5 август. Һәр басма 16 бит, Казан.
  6. "Сәгыйдь". 32 бит, 1897 ел, 30 июнь, Казан.
  7. "Моталәга". 72 бит, 1897 ел, 30 сентябрь, Казан; 1903 ел, 29 декабрь, 91 бит, Оренбург.
  8. "Тәрбияле ана". 16 бит, 1897 ел, 29 декабрь, Казан.
  9. "Тәнзыймат". 80 бит, 1897 ел, 26 март, Казан.
  10. "Тәрбияле хатын". 29 бит, 1899 ел, 18 июнь, Казан; 1901 ел, 14 декабрь, 28 бит, Оренбург; 1904 ел, 11 октябрь, 24 бит, Казан.
  11. "Шәкертлек әдәбе". 1899 ел, 21 июнь, 47 бит; 1900 ел, 12 июль, 48 бит; 1903 ел, 30 сентябрь, 48 бит. Һәр басмасы Казанда.
  12. "Сәлимә". 80 бит, 1899 ел, 25 гыйнвар, Казан.
  13. "Коръән вә табагать". 43 бит, 1900 ел, 3 июль, Казан.
  14. "Гаилә". 85 бит, 1901 ел, 14 декабрь, Оренбург; 1903 ел, 30 сентябрь, 60 бит, Казан.
  15. "Нәсыйхәт, беренче". 42 бит, 1902 ел, 30 декабрь, Оренбург; 1904 ел, 19 август, Казан.
  16. "Нәсыйхәт, икенче". 32 бит, 1902 ел, 30 декабрь, Оренбург.
  17. "Нәсыйхәт, өченче". 46 бит, 1902 ел, 30 декабрь, Оренбург.
  18. "Әсма". 130 бит, 1902 ел, 5 август, Оренбург.
  19. "Мәшһүр хатыннар". 130 бит, 1902 ел, 5 август, Оренбург.
  20. "Адабе тәгълим". 95 бит, 1902 ел, 19 август, Оренбург.
  21. "Асар".
    1. [жөзъә-кисәк], 1899 ел, 20 сентябрь, Казан;
    2. [кисәк], 1901 ел, 20 сентябрь, Оренбург;
    3. [кисәк], 1903 ел, 23 октябрь, Оренбург;
    4. [кисәк], 1903 ел, 13 июнь, Оренбург;
    5. [кисәк], 1903 ел, 29 декабрь, Оренбург;
    6. [кисәк], 1904 ел, 5 июль, Оренбург;
    7. [кисәк], 1904 ел, 19 август, Оренбург;
    8. [кисәк], 1904 ел, 11 октябрь, Оренбург;
    9. [кисәк], 1904 ел, 27 октябрь, Оренбург;
    10. [кисәк],1904ел, 29 декабрь, Оренбург;
  22. "Ибне Рөшд". "Шәркы рус" газетасында нәшер ителде. Тифлис шәһәрендә.

11. Педагогик эшкәртмәләре

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм
башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз.

Гаделлек принципларына корылган җәмгыятьяге үзгәртеп коруларны Риза халыкны тәрбияләүдә күрә. Ул иң әүвәл укытучы-тәрбия булуы белән данлыклы, чөнки ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм тәгьлим-тәрбия өлкәсендә яңалыклар, шул исәптэн яшүсмерларгә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагого буларак таныта. Бу эшчәнлек дәверендә ул мәктәп өчен хисап грамматика, әдәптән сабак китаплары чыгара башлый.

Ризаэтдин хәлфә баланы туган көненнән башлап тәрбия итәргә кирәк, ди.Бала тәрбияләү хатыннарның гаилә эчендәгс бурычы гына түгел, ә барлык җәмгыять каршындагы җаваплы бурычы, ди ул. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү алымнарын да җентекләп өйрәтә ул. Балалар белән һәрвакыт дөрес сүз сөйләргә, аларны төрле җеннәр, пәриләр, усал хәлфәләр белән куркытмаска өнди. Балалар белән тыныч, салмак тавыш белән сөйләшергә, аңлатырга, кыйнамаска һәм башка төрле физик җәзалаулар белән эш итмәскә кирәклеген әйтә.

Тәрбия китапларында пакьлек, төрле авырулар, ашау-эчу кагыйдәләре, өс һәм аяк киемнәре һәм башкалар хакында мәгьлүмат һәм киңәшәр китерелә. Аерым булекләрдә хатын-кызларның сәламәтлекләрен саклау кагыйдәләре турында да тәфсилләп әйтелә. Гәрчә бу китапларда мөңарчы билгеле булган тәрбия фәненең нигезләре кертелгән булса да, аларның бар кыйммәте — аңлаешлы итеп язу һәм кеше тәрбияләүнең җаваплы бер эш икәнен исбат итү.

Яшүсмерләргә ялкау кешеләр белән дуслашмаска киңәш бирә. Китапта каралган мәсьәләләрдә зур һәм мәшһүр зыялы затларның фикерләрен, сүзләрен китерә.

Ризаэтин хәзрәтнең, барлык китаплары, бигрәк тә тәрбия-тәгьлим юнәлешләрендәгеләре, халык арасында бик танылган һәм киң таралган. Бу китаплар нәшриятта кабат-кабат басылып торганнар.

Үз кулы белән күчереп язган китапханә булдыруга көчен сарыф итә. «Тәрҗеман» һәм башка төрки басмаларны алдырып укый, шулай итеп шәкерт чагында ук дөньяның күп кенә яклары белән хәбәрдар булып яши. Гәрчә Риэаэтдин хәлфә укытучы булып гомере буе эшләмәсә дә,тәгьлим-тәрбия эшләре белән һәрдаим кызыксына. Ун ел буе баш мөхәррир булып эшләгән «Шура» журналы идарәсендә мәгариф эшләренең һәр ягы тулысынча чагылдырыла. Шулар эчендә халык арасында аң-белем тарату да, ысул җәдиднең нәрсә икәнен аңлату да, мәктәпләр, мәдрәсәләр, китапханәләр, китаплар, борынгы кулъязмалар, уку әсбаплары, укытучылар җитештерү, дөньяви-фәнни дәресләрне кыю рәвештә программага кертү һәм башкалар. Төрле фәннәр методикасы, педагогика, психология, табигать белеменнән тулы дәреслекләр һәм башка фәннәрдән биш йөздән артык төрле мәкаләләр бастырыла.

12. Риза Фәхретдин иҗатында хатын кыз образы

Бала чагында алган тәрбия
чәч агарганчы бергә булыр.
Бала чакта алынган тәрбияне
соңыннан бөтен дөнья халкы
үзгәртә алмас.

Ризаэтдин Фәхреддин иҗатында хатын-кыз мәсьәләсе берече нәүбәттә тора. Аның тәгълим-тәрбия юнәлешендә язылган җитмештән артык китабының, яртысыннан күбрәге хатын-кызны ничек тәрбияләүгә багышланган. Аз санда булган әдәби әсәрләре («Сәлимә», «Әсма») хатын-кызларга тигез хокук, ирек, хөрлек бирү идеясе белән сугарылган. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, «Сәлимә вә гыйффәт» повесте чыккач кадимче вә руханилар төрле җирләргә (Диния нәзарәтенә, хөкумәт чиновникларына) мондый китапларны язган кешене хөкемгә тарттыруны сорап шикаятьләр язалар. Галимнең әйтүенә карата, шул шикаятъләрне бергә җыйсаң, «Сәлимә вә гыйффәт»тән дә калынрак китап булыр иде. «Шура» журналы битләрендә хатын-кыз мәсьәләсенә багышланган җитмештән артык зур күләмле фәнни-иҗтимагый, тарихи-публицистик мәкалаләр бастыра һәм шулар җирлегендә махсус фикер алышу оештырыла. Фикер алышуда бик күп әһле-мөселман хатын-кызлары катнаша. Татар шагыйрәләре һәм язучыларының байтагының әсәрләре белән укучылар башлап «Шура» журналы битләрендә танышып баралар.

13. Риза безнең янәшәдә

Ризаэтдин Фәхретдин исеме тарихи чыганакларда генә түгел, ә хәзерге тормышта да еш очрый. Аңа хөрмәт йөзеннән, аның исемен йөрткән төрле мәдәният биналарын очратырга була.

Кичү-Чат авылында аның исемен йөртүче мәчет, чишмә һәм музей йорты бар. Әлмәт шәһәрендә зур татар гимназиясе салынды һәм үзәк урамнарның берсе аның исемен йөртә. Оренбург шәһәрендә 1986 елның 1 сентяберендә Правда урамы 9 йортка истәлек тактасы куелган. Безнең авылда белем нигезен салучы буларак аңа бурычлыбыз.Безнең мәктәптә туган якны өйрәнү музее ачылгач монда Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган экспозиция дәрәҗәле урын алды. Бу почмакта аның китаплары, аның турында истәлекләр, биографик китаплар, гәҗиттән статьялар, аның эшенә кагылышлы документлар, укучылар тарафыннан эшләнгән рефератлар, Риза Фәхретдин тарафыннан язылган дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре үткәрү өчен эшкәртмәләр, фотолары тупланган.

Мәктәбебезнең икенче катының түрен бөтенләе белән төшерелгән сүрәт бизәп тора.

Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның эшләрен куллансыннар һәм аның белән горурлансыннар!

Кулланган әдәбият:

  1. Ризаэтдин Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык //Казан. “Рухият” нәшрияте, 1999 ел.
  2. Сәмдун Фәрхетдинов. Сайланма мәкаләләр //Әлмәт, 2000 ел.
  3. Ризаэтдин Фәхретдиннең музей йорты. //Әлмәт районы кичүчат авылы, 1995 ел.
  4. Бәширова И.Б. Ризаэтдин Фәхретдинев һәм татар әдәби теле // Гыйлми язмалар. 4 чыгарылыш.(Татар дәүләт гуманитар институты).-Казан.-1998 ел.
  5. Солтанбеков Булат. Мөфти язмышы // Шәһри Казан, 1998 ел.
  6. Әмирхан Равил. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы... // Казан:Татар. китап нәшрияты, 1997 ел.
Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (13.04.2006) | Автор: Ахтямова Гульназ Ринатовна
Просмотров: 6990 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 4.2/4 |

Всего комментариев: 1
1 Рафис Кашапов  
0
Экскурсия в село Кичучат Альметьевского района

23 августа 2008г., учитывая многочисленные просьбы челнинцов-ветеранов, пенсионеров, людей среднего возраста и школьников, Набережночелнинское отделение (НЧО) ТОЦ организует однодневную экскурсию в родное село известного ученого, общественного и религиозного деятеля Ризаэтдина Фахретдинова – в село Кичучат Альметьевского района Татарстана.
Экскурсия посвящается приближающемуся 150-летнему юбилею этого ученого-историка, педагога-воспитателя, чьи труды пользуются широкой известностью. Он много лет служил муфтием мусульман Внутренний России и Сибири, проживал в городе Уфе и умер в 1936 году.
В селе Кичучат работает музей Ризаэтдина Фахретдинова.
Цель экскурсии – ознакомление с музеем Р. Фахретиднова, созданным на его Родине, с памятными местами ученого, посещение величественной мечети его имени в г. Альметьевске, направленные на возрождение духовности, воспитание уважения к культурному наследию – к общечеловеческим ценностям. Желаем активного участия общественности Альметьевска, районов и городов Татарстана в этом мероприятии.
Экскурсия рассчитана на ветеранов войны и труда, пенсионеров, школьников. Для всех участников экскурсии проезд бесплатный, имея в виду помощь спонсоров. Как известно, 2008 год объявлен годом семьи, поэтому люди могут поехать семьями.
Отъезд для челнинцов в 8.00 часов утра 23 августа (суббота) от дома 18/06 Нового города, приезд в тот же день вечером.
Председатель собрания,
председатель НЧО ТОЦ Рафис Кашапов

http://blogs.mail.ru/mail/kashapovrafis/


Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz