Әхтәмова Гөлназ Ринат кызы бу эше белән татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге II фәнни-эзләнү укуларында катнашты һәм лауреат булып кайтты.
"Мин Илбәк авылында, заманча җиһазландырылган, зур, мәһаббәт мәктәп бинасында укыйм.
Безнең мәктәп тирә як авылларда гына түгел, ә районда тиңдәшсез һәм үзенчәлекле. Мин тарихи үткәнемне белми торып, бүгенге яшәешебезне һәм киләчәгебезне күзаллый алмыйм.
Безнең авылга нигез салучы — Ризаэтдин Фәхретдин. Мәктәпсез авыл — киләчәксез авыл. Мәдрәсә ачылгач безнең авыл үскән, зурайган. Безнең әби-бабайларыбыз да үзләренең белемнәрен тирәнәйткәннәр. Буыннан-буынга килгән мәдрәсә безнең көннәрдә шушындый бинага әверелгән. Хәзерге көндә шушындый мәктәптә укуыбыз белән без Риза Фәхретдингә бурычлыбыз".