Пятница, 19.04.2024, 14:49:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Музей

Ил үткәнен онытма син, хәтерләүдән курыкма син...

Үткән атнаның җомга көнендә Илбәк авылының мәһабәт мәктәп бинасында районның 70 еллык юбилее уңаеннан тирән эчтәлекле искиткеч матур кичә үтте. Бүгенге көндә 80 ләп кенә йорты булган һәм шактый өлешендә килгән кешеләр гомер итүче бу авылның районыбыз тарихында үз урыны бар. Авылның гап-гади колхозчы гаиләсе районыбыздагы 4 Советлар Союзы Героеның берсе – Әкрәм Вәлиевне бирә. Тирә-юньдә тиңе булмаган мәктәп бинасының 2 нче кат диварларын мәшһүр мәгърифәтче, авылда беренче мәдрәсә ачып белем бирүгә нигез салып киткән Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859-1938) буй-сыны бизи. 31 яшеңдә имам-хатиб, Мөдәрис дәрәҗәсе белән Бөгелмә өязенең Илбәк авылына имам итеп билгеләнә ул. Мәдрәсә салдыра һәм ир балалар укыта башлый. 627 көн имам булып торганнан соң, Уфадан казыйлык хезмәтенә чакырылу сәбәпле, 1891 елда Илбәктән китә. Авыл яшәешенең үткәнен һәм бүгенгесеннән шактый бай мәгълүмат туплаган һәм кичәне җанлы итеп алып барган Гөлнәзирә һәм Дания ханымнарның биредән 40 тан артык шәхес чыкканлыгын әйтүләре юкка гына түгелдер.


...Бу көнне укучылар да, укытучылар да, авыл халкы да көтеп алды. Жирле үзидарә Советы рәисе Фәнис Газизуллин Чаллы, Әлмәт калаларын ничәмә юлласа юллады – чакырылган кунаклары кышкы юлдан курыкмыйча, ерак араларны якын итеп, гомер иткән авылларына "вәгъдә-иман" дип кайтып төштеләр. Әнә, гөлләргә күмелгән өстәлләр артында бик мөхтәрәм кешеләр: иң авыр елларда авыл мәктәбендә балаларга 40 ел белем биргән Кәшифә апа (кызы Рита, улы Равил белән) – алар Чаллыда яшиләр; бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Мөкәрәмә апа, Ватан сугышы елларында япь-яшь кыз килеш трактор штурвалы артына утырып 27 ел басу-кырларны иңләгән Факия апалар. Бу кичәдә алар белән күпме истәлекләр яңарды да күпме хатирәләр калыкты... Ветеран апаларның күңелләре нечкәрде, күзләре дымланды – әйтерсең лә кабаттан гомер юлын янә үттеләр. Үткән белән бүгенгене чагыштырдылар, залда утырган балаларга бәхетле киләчәк теләп, бу тормышның кадерен белергә чакырдылар. Аларны аеруча авылның үсеше куандырды. Таркалудан, югалудан саклап калып, инде уңышлары, төзелешләре белән республика күләмендә даны таралган Илбәкне шул дәрәҗәгә җиткерүгә күпме көч куйган мәктәпнең элеккеге директоры Фәния ханым һәм хуҗалыкның элеккеге җитәкчесе Рөстәм Закуановларга рәхмәтләрен җиткерделәр.


Кичәнең тагын бер төп кунаклары – Советлар Союзы Герое Әкрәм Вәлиевнең гаиләсе булды. Үтә дулкынландыргыч минутлар иде бу. Ватан өчен барган утлы сугыш еллары ерагайган саен геройларның исеме тарих битләренә күчә бара. 1924 елны Искәндәр ага һәм Шәмсенәһар апа гаиләсендә дөньяга килгән Әкрәм 19 яшендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Гвардиячеләр укчы полкында отделение командиры һәм рота комсомол оешмасы секретаре булган Әкрәм Вәлиевнең Латвияне азат иткәндә Айвиэксте елгасында күрсәткән батырлыгы әнә шулай бәяләнә. Резекне шәһәре янында тар-мар ителгән немец частьлары гвардиячеләр дивизиясе басымы астында Айвиэксте елгасына таба чигенә. Якташыбыз Вәлиев дивизиясе немецлар урнашкан биеклеккә беренче булып барып керә. Дошман елга аръягына чигенә. Ут астында Ә. Вәлиев елгадан немецлардан "бушап" калган агып баручы көймәне кереп ала һәм десантчыларны елга аркылы ташый. Артиллерия уты астында үлем белән яшәү арасында торып 6 рейс ясый ул. Көймә тишкәләнеп бетә. Әмма ярдәмгә төп көчләр килгәнче гвардиячеләр позицияне үз кулларында тоталар. Каты сугышлар нәтиҗәсендә дошман елгадан шактый еракка алып ташлана. Айвиэксте ярларыннан гвардиячеләр Балтыйк диңгезенә, аннан Рига шәһәренә юнәләләр. Аның түшен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр бизи. Тарих битләре якташ Герой хакында әнә шуларны саклый. Әкрәм Вәлиев Ватан сугышыннан 1945 елны кайта. Сугыш елларында авыл Советы секретаре, сугыштан соң клуб мөдире булып эшләгән Салиха исемле кызга өйләнә.


– Килен булып төшкән йорт урынында хәзер Әкрәмгә куелган һәйкәл тора. Кайнанам бик әйбәт булды – балаларымны карарга, үстерергә булышты. 5 балабыз туды, төпчеге Алмаз гына гомерле була алмады, – ди 9 нчы дистәне куучы Салиха апа ул елларны искә алып. Әлеге очрашу кичәсенә кызлары Алсу (Әлмәттә яши), Әнисә (Жәлилдә), кияүләре белән килде әби. Өлкәннәре Атлас белән Светлана (алар да Әлмәттә яшиләр) килә алмаганнар.


– Мин әтидән 13 яшемдә калдым. Герой кызы булып үсә алмадык инде без, андый нәрсә әнидә дә, бездә дә булмады – тормышта һәр нәрсәгә үз тырышлыгыбыз белән ирештек. Булганына канәгать. Әтиебезне искә алулары өчен авылдашларыбызга бик рәхмәтле без, – ди Әнисә ханым.


Сугыштан соң Әкрәм ага Илбәк Мәсгут колхозына кушылганчы 1 ел председатель булып эшли, аннан хезмәт юлын Азнакайда дәвам итә. 1975 елда 51 яшендә вафат була һәм туган авылы Илбәктә җирләнә. Бүген авылның бер урамы аның исемен йөртә.


***



Азнакай төбәкне ойрәнү музеенда Әкрәм Искәндәр улы Вәлиевнең Советлар Союзы Герое таныклыгы, юбилей медальләре таныклыклары, үлүен раслаучы таныклык һәм Мәскәүдән 119 нчы гвардия дивизиясе ветераннар советы рәисе А.С. Ермаковтан җәмәгате Салиха апага килгән хат саклана. Хатта иптәш Ермаков гвардиячеләр Әкрәм Вәлиев, Андрей Черников һәм Осип Денисовларга Латвиянең Айвиэксте елгасын кичкәндәге батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемнәренә лаек булуларын хәбәр итә. Дивизиянең Мәскәүдә музее эшләп килүен һәм Әкрәм аганың шәхси әйберләрен, документларын җибәрә алмассызмы дип гозерен белдерә. Димәк, Мәскәүдә дә безнең Герой якташыбыз турында мәгълүматлар саклана. Ә Илбәктә үткән әлеге кичәдә Геройның гаиләсе Азнакай төбәкне өйрәнү музее директоры Гөлсем ханым Хисамиевага аның инде шактый таушалган кызыл тышлы Советлар Союзы Герое таныклыгын тапшырды. Үсеп килүче яшь буын өчен үтә кыйммәтле тарихи экспонат бу.


...Менә без Әкрәм ага Вәлиев урамыннан үтеп, аның бюсты куелган таш плитәләргә баш иеп кайтыр юлга кузгалдык. Безне озатып калган кичке Илбәк утлары җемелдәшеп, әйтерсең лә, үткәнен белеп яшәгән халыкның киләчәге булуын тагы бер кат искәртәләр иде.


Н. Шәйхутдинова.
«Маяк» газетасы №139 (9887) 22 ноябрь 2001 ел.

Категория: Музей | Добавил: ilbyak-school (07.05.2010)
Просмотров: 2744 | Рейтинг: 0.0/0 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz