Четверг, 13.11.2025, 00:42:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Сентябрь » 18 » АЮ ҺАНС (Алман халык әкияте)
АЮ ҺАНС (Алман халык әкияте)
19:35:34
Күп еллар элек нарат урманында хатыны белән ярлы күмерче яшәгән. Аларның Һанс исемле уллары булган. Малай сабый вакыттан ук көче белән әти-әнисен таң калдыра торган була: бервакыт көчекләр белән уйнаганда, кысып кочаклап чак кына үтерми кала. Әти-әнисе орыша орышуын, Һансның көченә эчтән генә горурланалар да.

Шушы ук урманда ике баласы белән аю да яши. Балаларын аучылар алып китеп, ана аю ялгызы кала. Шундый көннәрнең берсендә, кайгысыннан үкереп урманда йөргәндә, Һансны очрата ул.

Балаларын алып киткән явыз кешеләрдән үч алам дип, Һансны тотып ашамакчы була да, ни хикмәт, нәни малай аюдан курыкмый, бер яшь агачны кубарып ала да аю белән тарткалаша башлый. Аю аның көченә шакката. «Туктале, – ди ул, – үземә алып китеп тәрбиялим әле мин моны. Картаймыш көнемдә таянычым булыр». Аю, Һансны сак кына күтәреп алып, өненә кайтып китә.

Өненә алып кайтып, Һансны үз балаларының йомшак түшәгенә сала. Ана аюның йомшак кына ырлавына малай тынычланып йокыга китә. Иртәгәсен күзен ачса, аю тәпиләренә яңа җыйган җиләк тотып утыра, ди. Ашап, сөт эчеп алгач, малайның кәефе күтәрелеп китә, ул әнкә аю белән уйный башлый, йоннарын чуалта, кулларын чәбәкли.

Һансны бераз уйнатып алгач, аю янәдән азык эзләргә китә, китәр алдыннан өнне зур таш белән капларга онытмый.

Вакыт уза, Һанс та үсә. Бервакыт, бал йә симезрәк куян тотып кайтырга дип аю урманга чыгып киткәч, малай ташны кузгатмакчы була. Ничек кенә тырышмасын, таш бирешми. Аю, кайткач, ташның урыныннан купканын күреп, Һанска усал итеп карап куя. Икенче юлы чыгып киткәндә өнне зуррак таш белән терәтә. Һанс көч җыйганчы качу уеннан кире кайта. Көннәр, айлар уза, Һанс үсә, көч җыя. Үз көченә тәмам ышанып җиткәч кенә, аю төшке аштан соң урманга чыгып киткәч, малай, өнне каплап торган ташны этеп, өннән чыга. Ә урманда шундый матур! Тирә-як ямь-яшел урман, кошлар сайрый, Һанс, аюның әйләнеп кайтуыннан куркып, өннән ераккарак йөгерә.

Чаба торгач, күмерче йортына килеп җитә. Кичкә каршы капка бикле икән. Малайны кызганып, өйләренә чакыралар. Һанс исендә калган кадәр башыннан үткәннәрне сөйләп бирә. Күмерче белән аның хатыны, малайны тыңлый-тыңлый, югалган улларын искә төшереп утыралар. Ахырында аның иңбашындагы миңне күргәч, Һансның нәкъ менә үз уллары икәненә шикләре калмый.

Күпмедер вакыттан соң Һанс, әти-әнисеннән рөхсәт алып, ил гизәргә чыгып китә. Туйганчы сәяхәт иткәннән соң, бер бай крестьян утарына килеп чыга. Озак та уйлап тормый егет, хуҗага эшкә яллана. Бакчада алмалар өлгергән чак була бу, Һансны агач селкетеп алма коярга җибәрәләр. Егетнең агачны селкетәм дип тотынуы була, алмалар ботагы-ние белән килеп төшә. Хуҗа килеп караса, алмагач ботаклары җирдә ята, Һанс:

– Хуҗа, карагыз әле, агачларыгыз картаеп беткән бит, аз гына селкетүгә дә сынып чыктылар! – ди.

Хуҗа алмагачын сындырган өчен орышкан да Һансны урманга агач кисәргә җибәргән. Һанс хуҗа биргән балтаны алып та тормаган, бер чылбыр эләктергән дә урманга киткән. Чылбыр белән агачны эләктереп ала икән дә аудара икән бу. Шулай итеп кичкә кадәр ярты урманны аударган. Хуҗа эшчеләре белән килеп караса, әллә никадәр агач егылган, ди. Болар, сиңа бу хәтле көч каян килде, дип сорый башлаганнар.

Һанс башыннан кичкәннәрне сөйләп биргән дә, ике юан агачны култык астына кыстырып, ашыкмыйча гына кайтып киткән. Калганнар тамыры-ние белән кубып чыккан агачларны арбага урнаштыра алмыйча бик озак җәфаланганнар.

Күп тә үтми, бөтен тирә-якта Һансны аю урлаганы, аю тәрбияләп үстергәне хакында сүз таралган, аны Аю Һанс дип йөртә башлаганнар. Хуҗа белән башка эшчеләр, Һанстан куркып, аның үзен юкка чыгарырга план корганнар.

Хуҗа беркөнне килгән дә:

– Һанс, карале! Түти миңа атамны безнең коега байлык күмеп калдырган дип сөйләгән иде. Коеның суы бетте, шунда төшеп кара әле, – дигән.

Егет коега төшеп эшкә керешүгә, хезмәтчеләр аңа таш ата башлаган. Башта ул игътибар итмәгән, ташлар күбәя башлагач, түземлеге төкәнеп:

– Әй, кем анда, – дип кычкырган, – кое тирәсеннән тавыкларны куыгыз әле, ком тутыруларыннан туктамасалар, хәзинәгезне гомеремдә дә таба алмыйм.

Берзаман Һанс өстене тегермән ташы килеп төшкән. Ул аны муенына киеп куйган да:

– Мине поп итмәкче буласызмы әллә? Шундый киң поп якасы ташламасагыз! – дип кычкырган. – Яле, тартып чыгарыгыз яхшы чакта!

Шулай дип, муенындагы тегермән ташын өскә ыргыткан. Хуҗа яхшы чакта мондый көчле кеше белән саубуллашу хәерлерәк дип, эшләгәне өчен күп итеп алтын биреп, аны озатырга ашыккан.

Һанс, төенчеген асып, юлын дәвам иткән. Юлда барганда, аңа очраган бер кеше король кызы турында сөйли, ди. Имеш, бер алпамша аңа яучы җибәргән, ә кыз кияүгә чыгарга теләми. Король бик кайгыра икән, алпамшаны җиңгән кешегә кызын да, ярты байлыгын да бирергә вәгъдә итә, ди.

Моны ишеткән Һансның, күз кырые белән генә булса да, принцессаны күрәсе килгән. Сарай янына килеп кызны күрү белән, аңа гашыйк булган һәм инде өч батыр рыцарьны җиңәргә өлгергән алмапша белән алышка чыккан.

Һансны күргән алпамша, үзенең җиңәчәгенә шикләнмичә, аннан көлә башлаган:

– И адәмчек, син дә минем белән алышырга килдеңме? Әйдә, иң элек минем кылычымны күтәреп кара, аннары үзеңнекен тотарсың!

Алпамша кылычын биленнән алган да җиргә ташлаган, Һанс кылычны бер кулы белән генә тотып алган да бер читкә ыргыткан, кылыч тоткасына кадәр җиргә батып кергән. Моны күргән алпамша, егетне үгетли башлаган:

– Мондый сугышчыны очраткан юк иде, әйдә, килешик, мин сиңа алтын бирәм, ә син кызны миңа калдырасың, мин аны бик яратам.

Һанс алпамшаны тыңлап та тормаган, принцесса аның өчен дә бик кадерле булган шул, кынысыннан кылычын чыгарып, сугышырга әзерләнгән. Бик каты сугышканнар алар, һәм, ниһаять, Һанс кылычы белән алпамшаның башын өзеп төшергән. Алпамшаның кара каны яшел үләнне каплаган, Һанс, алпамшаның башын күтәреп, сарайга юнәлгән.

Килеп керергә дә өлгермәгән, Һансның каршына король йөгереп чыккан:
– Рәхмәт сиңа, улым! Принцесса да, ярты патшалыгым да синеке!

Принцесса да бик сөенгән, һансны ошатып өлгергән булган инде ул. Карт король үлгәннән соң, Һанс король булып кала. Көннәрнең берсендә ул яшь хатыны белән әти-әниләренең хәлен белергә бара.

Урман эчендәге кечкенә генә йортның капка төбенә алтынланган карета килеп туктагач, өйдәгеләрнең гаҗәпләнгәннәре! Ә корольнең үз уллары, аның хатыны принцесса булуын белгәч, бигрәк тә шатланганнар, Һанс аларны каретага утырткан да аю өненә алып киткән.

Килеп җиткәч, Һанс каретадан сикереп төшкән дә, аю өненә кереп киткән. Мескен аю үлем хәлендә түшәгендә ята икән. Ул каты авырый, көче бетеп, үзенә азык таба алмаслык хәлгә килгән, Һанс килеп җитмәсә, ачтан да үлеп китәр иде. Һансны күреп, аю урыныннан кузгалырга талпынган, хәле булмагач, торып китә алмаган. Һанс хезмәтчеләренә ризык кертергә боерган һәм аюны тәрбияли башлаган. Аю, рәхмәтле күзләре белән карап, Һансның кулларын ялый икән, гүя: «Менә, тәки көтеп җиткерә алдым бит, соңгы минутларымда янымда син, юкка гына үстермәгәнмен», – ди.

Аю бик картайган булган шул инде, Һанс алып килгән азык-төлек кенә аның гомерен озынайта алмаган. Ул корольгә соңгы тапкыр карап алган да җан биргән.

Аюны меңьяшәр имән төбендә җирләгәннәр.

Аю Һанс, якыннарын үз янына алып, гүзәл хатыны белән бик озак еллар гадел патшалык иткән.

Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 118 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz