Алдар Күсәгә йөз яшь булганда, Зирәк Җирәнчә аны беренче тапкыр күрә. Болай була ул. Җирәнчә авыл артындагы калкулыкта уйланып утыра икән. Берзаман күтәрелеп караса, дала сукмагы буйлап таякка таянган карт килгәнен күрә. Килеп җиткәч, исәнләшеп, Җирәнчә янына утыра карт. Җирәнчә аны танып ала: картаеп бетсә дә, хәйләкәр Алдар Күсәнең яңагында бер генә төк тә юк икән. Җирәнчә, аны күрүенә сөенеп, сүз башлый:
– Алдар Күсә, йөз яшькә җитеп, синең бармаган җирең, күрмәгән илең калмагандыр. Сөйлә әле, зинһар, шушындый озын гомереңдә ниләр күрдең? Бик рәхәтләнеп тыңлар идем.
Алдар Күсә җавап бирмәгән. Дәшми утыруында булган. Ишетмәде, ахры, дип. Җирәнчә соравын кабатлый. Алдар Күсә хәйләкәр елмаеп куя да китаптан укыган шикелле сөйләп китә:
– Зирәк Җирәнчә, дөрес сөйлисең син. Күрмәгән җирем, аяк басмаган урыным калмагандыр минем. Уйлаганымның барысын да эшләдем шикелле. Минем ниләр күрүемне беләсең килә синең. Ярар, җавап бирәм сиңа. Үз гомеремдә мин ун кәҗә, егерме бүре, утыз аю, кырык арыслан, аннары илле симез куй, алар артыннан алтмыш буталган һәм җитмеш өшәнгән алаша, аннары сиксән сасыган йомырка, туксан кара курган күрдем. Курганнар арасыннан болганчык су ага иде. Менә шуларны күрдем. Башка берни дә күрмәдем.
Шулай дигәч, Алдар Күсә урыныннан торган да, таягына таянып, юлын дәвам иткән.
Җирәнчә аның артыннан карап бик озак утырган. Үзалдына кабат-кабат кабатлап караса да, Алдар Күсә сүзләреннән берни дә аңлый алмаган: әллә картлыктан теләсә нәрсә сөйләп йөри, әллә аның сүзләрен аңларга Җирәнчәнең зиһене җитми?
Кәефе кырылган Җирәнчә өенә кайткан, башын салындырып, учак янында утыра ди,бу.
– Ни булды, җаным? – дип сораган аннан хатыны Карачәч. Җирәнчәгә үзенең Алдар Күсәне аңламавы турында әйтүе бик оят булса да, Карачәчкә йөзьяшәр белән очрашуы турында сөйләп биргән.
- Үземне белә-белгәннән бирле бәхәсләрдә оттырмый идем, Алдар Күсә мине аяктан екты, – дигән ул. – Менә шуңа кәефем төште дә инде.
Гүзәл Каракаш елмаеп болай дигән:
– Алдар Күсәнең башваткычын аңладым, ахры, мин. Гомеренең беренче ун елында кеше кәҗә бәтие кебек уйный-шаяра. Егерме яшьлек егет тормышның бөтен шатлыкларына корбанына ташланган бүре кебек ташлана. Утыз яшендә ул аюның көче белән үҗәтлегенә ия була. Кырык яшендә арыслан белән көрәшер дәрәҗәдә кыюлана. Иллегә җиткәндә, арыслан хәрәкәтчәнлеген югалтып, симертелгән бәрән шикелле тазара. Алтмыш яшендә адәмнең йөреше буталган атка, җитмешендә өшәнгән алашага охшый. Сиксәнендә ул бозылган йомырка кебек, ризыкка да батмый, чебеш тә чыгармый. Туксан яшьлек карт авыл артындагы карт курган шикелле, болганчык су – аның төссез күзләреннән аккан яшьләре. Менә, Җирәнчә җаным, шулай итеп Алдар Күсә сиңа бөтен тормышын сөйләп чыккан.
– Шулай икән шул, – дип аһ иткән Җирәнчә. – Ә нишләп йөз яше турында берни дә әйтмәгән соң ул?
– Йөзгә җиткәч, иң озын гомерле адәмгә дә теге дөньяга китәр вакыт җитә, сиңа әйтмичә генә шундый билгесез юл буйлап китеп барасыбызны аңлаткан инде Алдар Күсә дә, – дип җавап биргән Карачәч.
– Рәхмәт, Карачәч! – дигән, сөенеп, Җирәнчә. – Алдар Күсә бик зиһенле кеше икән. Син дә зирәк, Карачәч. Синең ярдәмең белән минем тәкәбберлегем кимеде, һәм акылым артты.
|