Среда, 12.11.2025, 23:14:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Ат карагы
Ат карагы
16:18:08
Өлкәнрәк яшьтәге малайлардан берсе ат карагы, икенчесе йорт хуҗасы булып уйный. Калган яшьрәк малайлар атлар ролен башкаралар. Ат карагы хуҗаның ишеген шакый:

— Тук-тук-тук!

— Кем бар анда?

— Мин бер юлчы. Ерактан кайта идем. Кундырып чыгармас-сыңмы?

— Бик кундырыр идем дә, өем тар шул. Йокла шунда атлар янында, салам өстендә.

— Ярар, алайса.

Хуҗа ята да «йокыга китә». Ат карагы да йоклаганга салы¬шып хырлап-хырлап куя. Әледән-әле, хуҗа йоклады микән, дип сыңар күзен ачып карый. Хуҗаның «йоклаганына» тәмам ышан¬гач, «атларның» берсен эләктерә дә (күлмәк итәгеннән тотып) чыгып чаба. «Аты» да кешнәгән була. Хуҗа куа чыга, әмма каракны тота алмый.

Ә бераздан «карак» киемнәрен әйләндереп кия дә янәдән «хуҗа» йорты янына килә. Өстәвенә әле чатанлаган була.

— Әй, абзый, өеңә кертче.

— Бу караңгы төндә ат урларга йөрисеңдер әле.

— Юк, абзый, юк, ерак-ерак җирләрдән кайтып килешем. Бик туңдым, керт инде.

— Кара аны, атларга тиясе булма. Беркөнне дә бер юлчыны керткән идем, иң әйбәт атымны урлап качты.

— Шулаймыни?! Берәү бик шәп атка атланып Иделне чыгып бара иде—шулдыр әле, мөгаен.
Сүз шул характерда дәвам итә. Бераздан «хуҗа» да, «карак» та йокыга талалар. «Карак» янә бер атны урлап кача. Шулай төрле-төрле «хәйләләр» белән килә-килә «карак» «хуҗа»ның барлык атларын берәм-берәм урлап бетерә. Аннан Ат карагы Хуҗа, Хуҗа Ат карагы роленә кереп уен яңадан башлана.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 43 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz