Четверг, 13.11.2025, 00:42:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Ноябрь » 05 » АУЧЫ БЕЛӘН САНДУГАЧ (Лезгин халык әкияте)
АУЧЫ БЕЛӘН САНДУГАЧ (Лезгин халык әкияте)
17:40:59
Яшәгән, ди, бер аучы. Бик төз мәргән булган ул, аудан бер генә тапкыр да табышсыз кайтмаган. Моның өчен аны бик хөрмәт иткәннәр.

Беркөнне аның авы уңышсыз булган. «Болай кайту оят, туктале, тагын бераз йөреп карыйм, – дип уйлаган ул. – Бәлки, берәр нәрсә эләгер».

Бара икән, күрә бу: бодай башагында сандугач утырган да өзелеп-өзелеп сайрый, ди. Аучы мылтыгын күтәреп сандугачка төзи. Сандугач аучыны күреп ала һәм калтыранган тавыш белән:

– Бетүем шушы икән. Аучы, нишләтмәкче буласың син мине? – ди.

– Атарга җыенам, – д и аучы.

– Синең яхшы мәргән икәнеңне беләм, шуңа син йөргән урманнан качтым, – ди сандугач. – Минем гәүдәм бәләкәй. Итем дә тешеңнән үтмәс, кече телеңә җитмәс, үтермә мине! Чәчәктән чәчәккә куныйм, җырларым белән кешеләрне сөендерим.

– Әй сандугач! Мин сине ашар өчен атмыйм. Табышсыз кайтканым юк, буш кул белән кайту миңа хурлык.

– Атсаң атарсың инде, аңа кадәр мин сиңа өч нәсыйхәт әйтим.

– Ярар, сандугач, әйт әйдә.

Сандугач әйткән:

– Кеше ышанмастай сүзгә ышанма. Эшләгән эшеңә үкенмә. Кулың җитмәгән Җиргә үрелмә.

Бу сүзләрне ишеткән аучы коралын куйган.

– Киңәшләрең бик әйбәт икән сандугач, гомереңне өзмим, яшә!

Сандугач иң өстәге ботакка очып кунган да сайрап җибәргән:

– Әй аучы! Мин үлемнән курыкмыйм, мин сине алдадым. Минем эчемдә каз йомыркасы кадәр асылташ бар. Аны җиде патшалык байлыгына да сатып алып бул- мый. Мин бу таш синең кебек каты күңелле кеше кулына эләкмәсен дип курыктым.

Аучы, мылтыгын чыгарып төзәсә дә, сандугачка тидерә алмаган, аңа яфрак- Шр комачаулаган. Аннары ул агачка үрмәли башлаган. Агач ботагы сынып егылып бизкәй дә, ыңгыраша-ыңгыраша, сандугачны чакыра икән:

– Сандугач, зинһар, ярдәм ит!

Сандугач очып төшкән, аучы янына кунган да болай дигән:

– Әй аучы! һәр авыруга дәва бар, ә сиңа юк икән.

– Нишләп? – дип сораган аучы, аптырап.

– Мин сиңа өч нәсыйхәт бирдем, берсе дә барып җитә алмады. Мин бодай бөртеген дә көчкә йотам, ә син бүтәкәмә каз йомыркасы кадәр асылташ сыйганына ышандың. Мин үзем дә аннан кечерәк бит. Мин сиңа эшләгән эшеңә үкенмә дидем. Син мине исән калдырдың, ә мин асылташ турында әйткәч, шуңа үкендең. Буең җитмәгән җиргә үрелмә дидем - сандугач утырган нечкә ботакка төбәп менеп киттең. Юк, мин сиңа ярдәм итә алмыйм, ахмак аучы. Бөтен авырудан дәва бар, ә сиңа – юк.

Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz