Бала-чага, карты-яше Һәммәсе күккә карый: Менә кызык! — Тамаша бу! — Бәла булмаса ярый... — Зыянлы ул, карагыз тик Кара пыяла аша... — Тикмәгә түгел, дөньяның Ахыры якынлаша. — Куркытып йөрмә халыкны, Сезнең заман — онытылган... Гап-гади хәл, тик... бары тик Кояш кына тотылган. Кояш шулай мәңге йөзәр, Жир булыр гел яктырак... Таралыгыз өегезгә, Тормагыз һич аптырап. Уртага чыкты бер бабай, Кушаматы — Ак бабай: — Туктале син, Фәнис балам, Бик өзеп әйтмә алай... — Бабай, исемең Ак булса да, Әйтер сүзең хак түгел. Хәзер безнең фән заманы, Сине тыңлар чак түгел. — Әйе, чыннан да, җәмәгать, Сүзләрем фәнни булмас... — Фәнни булмаган юк-барны Берәү дә тыңлап тормас! — Юк, тыңлыйбыз аксакалны! — Сөйлә, сөйлә, Ак бабай! — Без Кояшны күзәтәбез, Фәлсәфәңне сат, давай! — Сез Кояшка карадыгыз Тәмам онтылгач кына, Һәммәбезне дә яшәткән Кояш... тотылгач кына. Сугышка кадәр — сәгать юк... Аңа карамый идек, Булмаса да вакытны без Бик шәп чамалый идек. Ата-бабалардан калган Борынгы изге гадәт: Бар җиһандагы адәмгә Күренгән Кояш-сәгать! Кояш белән уянабыз, Бердәм китәбез эшкә, Баш күтәрми эшлибез дә Күккә карыйбыз — төшкә! Җир дә, халык та, Кояш та, Үзебез дә канәгать. Һәркем Кояштан оялды Ул вакытта, җәмәгать... Хәзер еллар башкачарак, Күз тимәсен — заман нык! Машиналар, әллә ниләр... Хәйран калып карарлык! Анысы әйбәт... яше-карты Өр-яңа гадәт тапты: Бала-чагасына кадәр Кулына сәгать такты. Вакыт ягына килгәндә... Оланнар, хәйран эшләр... Ничегерәк икән безнең Күк белән бәйләнешләр? — Ак бабай, син —иске кеше, Яшьләргә ни сөйлисең? Ышандыра алмасаң да, Искелеккә сөйрисең... — Без үзебез искерсәк тә, Кояш гел яңа бит ул, Безләргә кадәр дә янган, Бездән дә кала бит ул. Теләсә нәрсә әйтегез: Кояшка табынам мин, Халыкның аңа табынган Чакларын сагынам мин. Кояш белән бергә ятам, Кояш белән — уянам, Шул гадәтне ташлаганнар Өчен янам, оялам. Көпә-көндез анда-монда Җилкуар — урам тулы... Күпләр илаһи Сәгатьне — Кояшны оныттылар. — Сәгать хәзер — гадәти хәл, Ак бабай, ул шуңадыр... — Кояш барын онытканнар Җирдән дә суынадыр. — Шуны истә тот, Ак бабай, Замана алга китте, Кешене авыр хезмәттән Техника азат итте. — Анысы хак, бер сүзем юк. Әнә шул форсат белән Кайберәүләр көн күрәләр Бары тик корсак белән. Маймыл Кешегә әйләнгән, Кояшка карый-карый, Күпләр яңадан маймылга Әверелмәсә ярый... — Борчылма юкка, Ак бабай, Тик бердәнбер юл булыр: Киләчәктә машина һәм Фән ни әйтсә — шул булыр! Бүген Кояш тотыласын Алдан әйтеп куйганнар... — Ник Кояш тотылды дисез? Әйтеп бирим, оланнар! Ул әле безнең бик сабыр, Ул әле безнең — юаш, Вакыт кадерен белмисез дип, Искәртә безне Кояш. Әйткәч шунысын да өстим, Килгәч бер җае белән, Жир сезгә кала, оланнар, Кояшы, Ае белән. Ата-бабалар гадәте Шулай укмы югалыр?.. Галәмебезнең сәгате Бездән, сездән дә калыр... Вакыт билгеләүче — Кояш, Хет санашма, хет санаш... Ата-бабалардан калган Бу минем шәхси караш. — Ак бабайның сүзләрендә Нидер бар... — Хакны әйтә! — Без оныткан бабайларның Уена якынайта. — Бәхәсне ник дәвам итми, Ник дәшми Фәнис балам? — Мин... ни... берни әйтә алмыйм... Мин... үз сүземдә калам. — Киттем, туганнар, Кояшны Бераз озата барам. Чыгар Кояш, сибәр нурын — Шул булыр бездән сәлам...
Кояш баешы ягына Китте ул, бәхәс тынды. Кояшны югалткан авыл Караңгылыкка чумды. Илаһи сәгать югында Кемнәр ниләр уйланыр, Галәм сәгате туктаса, Фәнис ничек уяныр?
|