Чал баһадир Байкал бик бай. Меңнәрчә еллар буена тирә-яктан ясак җыеп туплаган ул байлыгын. Аңа өч йөздән артык тугры хезмәтчесе тирә-як таулардан, далалардан ясак китерә. Байкалның бердәнбер кызы Ангара исемле. Ангара төсе белән дә, килеше белән дә бик матур кыз, үзе тыныч, яхшы күңелле дә. Ангараның гүзәллеге, күркәмлеге турындагы хәбәр бөтен дөньяга таралган, Ангарага байлар да, көчлеләр дә – иң яхшы кияүләр яучы җибәреп карый, берсе дә кызның ризалыгын ала алмый. Ангара барысын да кире борып җибәрә тора икән. Аның йөрәгендә бары тик Енисейга гына урын бар. Ангара күңеленә Енисейның көче, елгырлыгы, аксыл бөдрәләре кереп урнашкан булган.
Тик әтисе барысын да үзенчә хәл иткән. Байкал күптән инде Иркут баһадирны күз уңында тотып йөргән була. Үзе көчле, үзе вәкарь - кызына менә дигән кияү. Инде килешәбез дигәндә, Ангара киреләнә башлый бит. Гомердә күрелмәгән хәл: тыныч, тыңлаучан кызы Иркутка кияүгә чыгарга каршы! Үз сүзеннән кайтмаска күнеккән Байкал туй алдыннан тыңлаусыз кызын йозак астына утырткан. Әйдә, уйлансын, ата сүзенә колак салсын, дип уйлаган.
Ангара таш капчыкта күз яшьләрен түккән, сөйгәнен ярдәмгә чакырып та караган, тик файдасыз, Енисей бик еракта, ишетмәгән шул. Ангара дусларын ярдәмгә чакырган. Елгалар һәм инешләр бик тиз килеп җиткәннәр, Ангара бикләнгән зинданның стеналарын юдыра башлаганнар. Ө вакыт бара, туйга барысы да әзер. Ангара елаудан туктаган. Бөтен көче белән стенага китереп бәргән, таш дивар селкенеп куйган. Икенче тапкыр китереп бәргән - таш ярылган. Бөтен көчен җыеп өченче тапкыр бәргән икән, гранит стена җимерелеп төшкән. Ангара шатланып йөгереп тә чыккан, дуслары - елга-инешләргә рәхмәт әйтеп, сөйгәне янына ашыккан.
Ангараның юкка чыкканын Байкал күреп алган:
– Тукта! Тукта, акылсыз!
– Юк, әтием, мин Енисейга китөм! - дип җавап бирә Ангара.
– Китмә, кайгыдан гүргә кертәсең! – дип шаулый Байкал.
– Хуш, әтием, - дип кычкыра Ангара.
Байкал ачуыннан тешләрен кыскан, үкереп җибәргән. Суларын күбекләндереп, күкләргә кадәр күтәргән. Ангара ваклаган ташларның бөрсен алып, качкын кыз артыннан аткан. Соң булган шул инде... Күпме генә котырынса да, Байкал берни дә үзгәртә алмаган. Кыз сөйгәне янына йөгереп килеп җиткән, аңа тугры хатын булган. Янәшә басып, күзгә күз карашып, киң далалар буйлап йөгергәннәр дә йөгергәннәр Енисей белән Ангара. Дус һәм тату яшәп, мул сулары белән тирә-юньдәге кешеләргә бәхет-шатлык китергәннәр алар.
Яши-яши, тыңлаусыз кызын Байкал баһадир да кичергән. Ата белән кызның бәхәсе хатирәсе булып, Ангара башында Шаман-таш калкып тора - кыз качып киткәндә аның артыннан Байкал-ата ыргыткан кыя-таш шул инде.
|