Четверг, 13.11.2025, 00:42:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Октябрь » 18 » БЕТМӘС–ТӨКӘНМӘС ӘКИЯТ (Грек халык әкияте)
БЕТМӘС–ТӨКӘНМӘС ӘКИЯТ (Грек халык әкияте)
19:55:40
Яшәгән, ди, бер патша. Ул әкият тыңларга яраткан. Көннәр буе урыннан тормый ята, әкият сөйләтә, ди. Әкиятчеләр патша йоклаган арада гына ял итеп ала икән. Патшалары әкият яраткан бу патшалыкта ничек яшәгәннәрен күз алдына китерәсезме?

Патша яраннарына нәрсә: әкият тек әкият, сөйләргә тек сөйләргә. Ә гади халык борчыла башлаган. Әкияттән башканы белмәгән патша ничек ил белән идарә итә алсын инде? Халыкка бит яшәргә дә, ашарга да кирәк. Ничек тә патшаны әкияттән биздерергә кирәк дип уйлаганнар.

Үч иткәндәй, патша озын әкиятләр яраткан. Атналар, айлар буена сузылганнарын. Ә бер әкиятне хәтта мең дә бер кичә буена сузганнар.

Әкиятнең дә бер ахыры була. Тыңлый торгач, бөтен әкиятләр дә сөйләнеп беткән. Бер әкият тә калмаган. Патша кайгысыннан авырый башлаган. Авырый башлаган да әйткән:

– Бетмәс-төкәнмәс әкият сөйли бөлүчене тапмасагыз терелмим, – дигән ул.

Патшалыкның төрле почмакларына чапкыннар җибәрелгән. Алар, патшаның бетмәс-төкәнмәс әкият белүчене эзләве турында хәбәр таратканнар. Алай гына да түгел, патша ул кешегә бер капчык алтын һем үзенең кызын кияүгә бирергә вәгъдә итә, ди.

Бер дә аз бәя түгел, ө кем белә соң әле ул бетмәс-төкәнмәс әкиятне?

Бөтен кеше дә килеп ялкытмасын өчен патша бер шарт өстәгән: әкият сөйләп туктаучы башыннан колак кагачак!

Халык борчуда икән: ничек кенә итеп патшаны акылга китерергә? Ниһаять, бер батыр табылган бит. Әллә башы кадерле булмаган, әллә башкаларны коткару өчен үз башын кызганмаган – анысы билгесез. Кем акыл биргәндер: атасымы, бабасымы, әллә үзе зирәк булганмы?

Килгән егет патшага, башын орган һәм:

– Бөек падишаһым, бетмәс-төкәнмәс әкият сөйләүчегә бер капчык алтын белән кызыңны вәгъдә иткәнсең дип ишеттем, хакмы шул? – дип сораган.

– Вәгъдә иттем, – дигән патша. – Вәгъдә – иман. Шартымны беләсең булыр?

– Алай булса, мин риза, – дип җавап биргән егет.

Кул сугышканнар. Патша шатлана: йә әкият була, йә егетнең башы муены белән | хушлаша. Тегеләй дә яхшы, болай да начар түгел. Патша кәнәфиенә сузылган да әйткән:

– Әйдә, сөйлә!

Егет паласка утырып сөйли дә башлаган:

– Яшәгән, ди, бер патша. Ул үзенең иксез-чиксез патшалыгындагы кырлардан бодай җыеп алган да ал арны бер амбарга китереп аударган. Амбары бик зур булган, атка атланган килеш тә бер көн эчендә әйләнеп чыгарлык түгел, ди. Илнең башкаласына бәхетсезлек килгән бит - саранча явы ябырылган. Шулкадәр күп, ди, саранча: өйләргә тулалар, урамда кыштырдап яталар, хәтта кояшны каплап бетергәннәр. Бер көн эчендә илдәге бөтен виноградлыкларны кимереп, бөтен урманнарны сыдырып чыккан саранча явы. Тегендә-монда йөргәндә, амбардагы бодай исен сизеп алган бит болар. Амбарга керергә тырышып караганнар, керә алмаганнар. Амбар кирмән кебек тора, ди, тәрәзәсе дә юк, тишек-ярыклары да юк, ишекләре ябык. Бер саранча тәки тапкан бит бәләкәй генә бер тишекне. Тишек шундый да бәләкәй булган, аңа бер саранча гына сыйган. Саранча бер ярма алган да кире чыккан. Икене ала алмаган, ике ярма белән тишеккә сыймаган. Аның артыннан икенче саранча кереп киткән. Икенчесе артыннан өченчесе. Өченчесе артыннан дүртенчесе. Берсе чыга, икенчесе керә, ди.

Көннәр үткән, атналар, айлар, безнең кыю егет патша каршында утыра, үзе һаман әкият сөйли, ди:

– Аннары тагын берсе кереп киткән. Анысы амбардан чыккач, аның артыннан икенчесе бодайга кереп киткән...

Патша түзә алмаган:

– Әйт әле, зинһар, бу саранча амбарга кайчан кереп бетә инде?

– Падишаһым! – дип җавап биргән егет. – Саранча бит әле ярык янындагы бодайны гына ташый, ә амбарның башка җирләрендәге ашлык шул килеш ята.

– Бу саранчаның очы-кырые буламы-юкмы? – дигән ачуы чыга башлаган патша.

– Ашыкма, падишаһым, көтөп тор! – дигән өгөт. – Бәлки, йөз, бәлки, мең ел узар. Башта саранча бөтен бодайны ташып бетерергә тиеш. Без синең белән сөйләшкән арада тагын бер саранча ярыктан бөр бөртек алып чыкты, ә аның артыннан...

Патшаның тәмам түземлеге беткән:

– Саранчаң кадалып китсен! Саранчаң белән акылдан яздырасың! Алтыныңда, кызым да сиңа булыр, бу әкиятеңне генә туктат!

Зирәк егет шулай итеп патша кияве булып куйган. Алтынын мохтаҗларга таратып, үзе патшалык белән идарә итә башлаган. Аның эшеннән барысы да канәгать калган: халыкка гадел, зирәк, кайгыртучан патша күптән кирәк булган. Ә карт патша һаман әкиятләр тыңлап ята, ди.

Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Октябрь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz